ЯҢАЛЫКЛАР
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттән ике күпбалалы гаиләгә машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге ике күпбалалы гаиләгә «Лада Ларгус» автомобиле ачкычларын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә әкият трамвае йөреячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан буйлап әкият персонажлары белән тематик трамвай йөри башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яңа ел төнендә казанлылар өчен ике тематик мәйданчык эшләячәк
Яңа ел төнендә Казанда бәйрәм программасы Черек күл паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янында оештырылачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре кысаларында Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты. Үзәк елына 3,5 мең сабыйга исәпләнгән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Республикасында өлкәннәр өчен 1800 дән артык төрле чара оештырылган
2025 елда Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер» программасы кысаларында 45 муниципалитетта 1,8 меңнән артык чара оештырылган. Программа өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, һәм 480 меңгә якын татарстанлы спорт һәм ял итү чараларында катнашкан.
-
Археолог – тарихны укучы
Татарстан – бай тарихлы, күп катламлы мәдәнияткә ия төбәк. Ул тарихның иң серле, иң кызыклы сәхифәләрен безгә ачучылар – археологлар. Аларның эше – гади эзләнүләр генә түгел, ә борынгы заманнарга сәяхәт, безнең ата-бабаларыбызның рухи хәзинәләрен, тормыш-көнкүрешен, дөньяга карашларын ачу. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Вәлиев белән археология фәне серләрен ачабыз.
-
Кыш бабай Казанга поездда килә
Башкалага Кыш бабай Яңа ел поездында «Казан-1» вокзалына 22 декабрьдә килергә җыена. Мэриядән хәбәр итүләренә караганда, ул вокзалда 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак.
-
Татар каһарманнары. Бәдамшаһ Курамшин
Сембер губернасының Буа өязе татарлары XVIII–XIX гасырларда дәүләт крестьяннары булып саналганнар, шуңа күрә император Пётр I нең 1722 елгы указы нигезендә аларга рекрутлык йөкләмәсе кагылган. Бизнә авылында (хәзерге Чүпрәле районы Татар Бизнәсе) туып үскән Бәдамшаһ Курамшин 1791 елда рекрутлыкка алына һәм Балтыйк флотына эләгә.
-
«Мәгариф» журналы Мамадыш районында кунакта
2025 елның 18 декабрендә «Мәгариф» журналы вәкилләре очрашулар һәм профессиональ тәҗрибә алмашу максаты белән Мамадыш районына эшлекле сәфәрдә булды.
-
Чигүче майор
Менә шушы күз явын алырлык мендәрләрнең авторы майор, хокук сакчысы дисәләр, һич кенә дә ышанмас идем. Татар бизәкле, нечкә тоемлы зәвык белән башкарылган, нәзберек куллар гына җитештерә алырдай бу матурлыкны, чыннан да, әзмәвердәй ир-ат тудыра. Дөресрәге, бу шөгыль –Лилия белән Фәрит Вафиннар гаиләсенең уртак иҗаты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Путин Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыруны югары бәяләде
Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм милләтара татулыкны саклау буенча системалы һәм киң күләмле эш алып барыла, дип белдерде Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров. Бу хакта «Вести Татарстана» хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан мәктәбендә түшәм ишелгән
Казанның мәктәбендә түшәм ишелгән. Әлеге хәл дәрес вакытында булган. Беренче мәгълүматлар буенча 4 нче сыйныф укучысы зыян күргән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Түбән Кама мәктәпләре грипп авыруы сәбәпле «дистант»та
Соңгы атнада Түбән Камада грипп вирусын тагын 120 кеше йоктырган. Шулай ук ОРВИ белән авыручылар саны арткан.
-
Татарстанда 18 меңнән артык гаилә ана капиталы сертификатына ия булды
2025 ел башыннан Татарстанда 18,3 меңгә якын гаилә ана капиталы сертификатларын алды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта Татар-информ яза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Идел буе округы буенча туристик рейтингта лидер
Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында туристлар өчен иң популяр юнәлеш буларак беренче урынны алды.




