27 июль 2026 яңалыклары
-
Гаилә – иң зур терәк
54 нче татар гимназиясенең «Гаиләмнең туган теле» проекты – республика күләмендә дә кызыклы һәм файдалы тәҗрибә. Бу проектның нәтиҗәлелеге гимназиягә килүче балалар саны елдан-ел арта баруы белән исбатлана. Уку йортларын сайлап алу мөмкинлекләре булса да, якын-тирәдә яңа мәктәпләр ачылуга карамастан, ата-аналар 54 нче гимназияне сайлый.
-
Балтачта балалар сәнгать мәктәбе төзелә
Балтач бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе төзелә. Объект агымдагы елда 126 млн сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән. Аны төзү 2027 елда да дәвам итәчәк. Бу хата ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Энергетикадан мәгълүмати технологияләргә кадәр: Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» яшьләр форумы башланды
Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагереның мәйданчыгында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды. Биш көн дәвамында 600 гә якын чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караячак. Форум Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән катнашучыларны, шулай ук Россия Федерациясенең 10 нан артык субъектыннан делегацияләрне берләштерә.
-
100 еллык тәҗрибә
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия – укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә 100 елдан артык тәҗрибәсе булган уку йорты. Бу – шәһәребездәге иң борынгы, иң тирән тамырлы мәктәпләрнең берсе. Биредә буыннан-буынга күчеп килүче милли рух тудырылган. Һәрбер укучы үзен зур бер гаиләнең бер өлеше итеп тоя.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Иҗади инспекторлар
5 август – Халыкара Светофор көне.




