27 июль 2026 яңалыклары
-
Балтачта балалар сәнгать мәктәбе төзелә
Балтач бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе төзелә. Объект агымдагы елда 126 млн сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән. Аны төзү 2027 елда да дәвам итәчәк. Бу хата ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Энергетикадан мәгълүмати технологияләргә кадәр: Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» яшьләр форумы башланды
Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагерының мәйданчыгында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды. Биш көн дәвамында 600 гә якын чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караячак. Форум Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән катнашучыларны, шулай ук Россия Федерациясенең 10 нан артык субъектыннан делегацияләрне берләштерә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Иҗади инспекторлар
5 август – Халыкара Светофор көне.




