«Таян Аллаһка» бәйгесенең « Публицистика » номинациясендә җиңүчеләр эшләре
Публицистика:
Эльмира Хуҗиева, Казан, 1 нче урын:
Түбән Уратма авылы мәчете – Казан сәүдәгәре мирасы
Түбән Кама районында борынгы тарихлы авыллар бик күп. Боларның берәүләре Ширәмәт, Түбән Уратма авыллары тарихи гына түгел, искиткеч матур табигатьле җирдә урнашкан; бу елга буендагы авылларны таулар урап алган. Таулар чылбыры Урал тауларына барып тоташа, аларның башы дип әйтергә дә була. 19 нчы гасырда данлы Ширәмәт авылы тау итәкләрендә кумыс дәваханәсе ачылган, хәзер аннан калган юл тау буйлап сузылып калган. Шереметьевлар XVIII үгасыр уртасында татар морзасы Уркеевтан утар сатып ала, табигатьнең матур почмагы буларак, утарга Түбән Новгород һәм Орел губернасыннан крепостной крестьяннар килеп урнаша башлый. 1965 елларга кадәр Ширәмәт авылы район үзәге булып тора. Ширәмәт районында Түбән Уратма авылы исәпләнә.
Архив мәгълүматларына караганда, Чистай өязенең бу җирләрендә, Николаевка авылы янында («Николаевка экономиясе», 1909 ел), шулай ук Уфа губернасы Минзәлә өязенең Югары Ерыклы һәм Түбән Уратма авыллары янындагы чиктәш җирләрендә гомуми мәйданы 1462 дисәтинә 2168 кв. саж. була. Мәсәлән, Чистайдан 8 чакрымдагы Николаевка (Яңа авыл) авылында Челышевларның биләмәләре урнашкан булган һәм Василий Львович Челышев 1881 елда моңа кадәр гади крестьян өендә укыган малайлар өчен яңа училище бинасына 2500 сум акча биргән. Николаевка авылы Түбән Уратма авыл җирлегенә керә. Старообрядчылар Е.В. Челышевларның богадельнясы исә бүләк актлары нигезендә «мәңгелеккә» милеккә бирелгән богадельняда урнашкан.
Авыл гомер-гомергә үзенең уңган-булган, динле халкы белән тирә-якта дан тота. Риваятьләрдә руханилар тау башына килеп, тал агачлары белән капланган түбәндә булган авылны күрмичә, китеп баралар. Тирә-якта урыс авыллары булуга карамастан, бу авыл халкы чукындырылмыйча кала. Авыл уртасында күккә ашкан бер манарасы белән, өч гасырны күргән мәчет бар. Бу иман йорты 1886 нчы елда эшли башлаган дип фаразлана, нигез ташына уелып язган саннар, шуны әйтә.
Мәчетнең беренче нигез ташы 1860 елда салына башлый. Моны авылда яшәгән Шакиров Коттус (1904 – ?) абый сөйләве буенча беләләр. «Мин әле бик кечкенә чагында үк әтием белән атка утырып бүрәнәгә барганымны хәтерлим һәм шунысы бик истә калган, алар бу агачларны мәчет торгызырга алып кайттылар булса кирәк, дип сөйли торган була К.Шакировның әнисе Рәхимә әби.
Хәзерге Кама Аланы эшчеләр поселогында элеккеге вакытта пристань булган һәм шунда саллар белән бүрәнәләр агызганнар. Бу пристань авылдан 25 км ераклыкта булуга карамастан, аты булган һәрбер кеше авылга мәчет салу өчен шуннан бүрәнә ташыган. Истәлекләр буенча, мәчет Казан Сәйдәшев сәүдәгәрләре нәселеннән булган, Мостафа Әхмәтҗан улы (1863– ?) акчасына төзелгән, 1891 елда ачылган дип фаразлана. Әхмәтҗан Яхъя улы (1840–1912) юмарт хәйрияче буларак танылган. Шәһәр думасында Мөселманнарның хәйрия җәмгыятенә нигез салучыларның берсе булган. Ул Казанның Татар бистәләрен ныгыту өчен күп эш башкара. Шәһәр халкы аны «чайный барон», «Казанның татар губернаторы» дип йөрткән. Казан шәһәрендә яшәүче, мул тормышлы Мостафа Сәйдәшев татар милләтен, динне күтәру өчен күп акча биреп, авылда мәчет салдыра.
Бу яңа мәчет төзелгәнче авылда Урта Чаллы авылы белән уртак мәчет булган. Чөнки Түбән Уратма авылы халкының иман йортын торгызырлык мөмкинлеге булмагач, Урта Чаллы авылы халкы акча биреп торган булган булса кирәк. Әммә бу изге йорт үзенең иман нурын халыкка бик озак бирә алмаган. Ниндидер сәбәпләр аркасында янгын чыгып мәчет шактый гына зыян күрә. Шуннан соң яңа мәчет төзелә.
Шул заманда авылда бик гыйлемле кешесе Садыйк хәзрәт мәдрәсә ача, анда укыту эшләре алып бара. Балаларга гарәп телендә укырга, язарга, Коръән Кәримне укырга өйрәтә.
Бөтен җанын-тәнен биреп дин сабаклары өйрәнеп яткан авыл халкынын шатлыгы озакка бармый. Мәдрәсәләрне, мәчетләрне ябып куялар. Дини китапларны яндыралар. Муллаларны авылдан куалар. Халыкны куркытып, дин юк, Аллаһы Тәгалә юк дигән уйдырмалар белән динсезлеккә этәрә. Әмма авыл халкының дингә бирелүе, Аллаһ юлында булуына бернинди каршылыклар да киртә була алмый. Җомга намазларын качып-посып кына ялгыз яшәүче әбиләр йортында укый торган булалар. Ә икенче җомгада дошманнар сизмәсен өчен башка бер йортка күчеп укыганнар. Бусы кышкы айларда булган, ә җәй көннәрендә зиратка барып әрвахларга догалар кылып, намазларын шунда укып кайта торган булалар. Авылда буйсынмас халык яшәвенә мәчет үзе дәлил.
Совет чорында авыл мәчетен медпункт итеп куллана башлыйлар, җәйге айларда бина балалар бакчасы булып хезмәт итә. Шушы чорның зиһенле һәм зыялы картлары дин йортын ашлык амбары итеп тотарга тәкьдим итәләр. Бәхеткә каршы, бу тәкьдим кире кагылмый һәм бик куп еллар дәвамында мәчет ашлык амбары хезмәтен үти. Шушы ризык аркасында мәчет җимерелмичә кала.
Әмма дә ләкин, мәчетнең манарасы охшатмаган, аны кисеп атарга теләгән кешеләр табыла. Шуларнын берсе Сарман районыннан килгән, шул чор коммунисты Ризванов Кәрәм абзый була. Манараны кисәргә дип кешеләр китерткәч, мәчеткә каршы гына яшәп ятучы Гәбдрәхим бабай мондый вәхшилеккә түзә алмый һәм мылтыгын күтәреп чыга. «Башта сезне атам, аннары үзем атылып үләм», – дигән. Менә шул сәбәпле, мәчет манарасы исән кала.
Тарихка кайтып шуны искә аларга кирәк, авылда салам түбәле өйләр бик еш янган. Бер вакыт янгын чыгып, көчле җил булганлыктан, авылның яртысы диярлек янып бетә. Авыл халкы кая барырга белмичә үз йортларын саклап янгын сүндергәндә, чуваш халкы ярдәмгә килә. Алар арасында бигрәк тә, Корабаев фамилияле абзый мәчет манарасында сакта торган дип сөйләгән бабаларыбыз. Янгын сүндерелгәч, кешеләр авыл үзәгендә көл өеме арасында мәчетнең горур күтәрелүен күрәләр. Моның истәлегенә авыл тимерчесе Макаров Кирилл мәчет манарасы өчен ай ясаган.
«Символом и гордостью Нижней Уратьмы являются мечеть и школа, –дип язып калдырган хәтирә дәфтәрендә авылның беренче татар-рус мәктәп директоры В.Н. Рыцов. – Мәчет берничә тапкыр җимерделәр, Бөек Ватан сугышы вакытында авылда картлар һәм балалар калган чакта, махсус шуның өчен килеп. Шул вакытта, мәчеткә барысы да җыелды. Без, малайларга да берни калмады, без җимерүчеләргә ташлар ыргыта идек. Без Чуваш урамыннан килеп, бер генә нәрсәне белә идек; мәчетне саклап калырга кирәк. Мәчетне бөтен авыл саклады. Гомумән, мин ата-бабаларыбызга бик рәхмәтлемен, гәрчә авылның яртысын кулак диеп сөргенгә куган чакта, бу эштә үз йөзләрен саклап кала алдылар».
Мәктәп директоры буларак, В.Н. Рыцов Әхмәтсәгыйрь белән бергә әлеге тарихи һәйкәлне саклап калырга карар кылалар; авыл аксакалларына мәчетне ашламадан чистартырга рөхсәт бирелә. Ә моннан соң, мәктәп директоры янына берничә өлкән яшьтәге кешеләр, алар арасында авыл мулла хәлендә дә торган булган кеше дә, ярдәм сорап килә: «Без сезне бик яхшы беләбез, сез авыл патриоты, мәктәп төзедегез, урта мәктәп ачтыгыз. Әбиегезне яхшы хәтерлибез, ул безнең өчен абыстай иде, яхшылыктан башка бер нинди начарлык эшләмәде, үзенең башлангыч рус мәктәбен ачты», – диләр. Рыцовлар гаиләсендә миссионер Феона әби була. Ул авылда Миссонерлык җәмгыяте акчасына беренче ике сыйныфлы рус мәктәбен 1900 елда ача. Феона Рыцова Казан руханилар семинариясен тәмамлаган. Шуңа да карамастан, ул үзе укыган һәм балаларын мәчеткә белем алырга җибәргән.
Мәчет манарасы җимерелгән, нигезе черегән икән, мәчетне коткарырга кирәк була. Аксакаллар торбаларны, ярым айны алыштырырга, тимер табаклар белән капларга тәкъдим иттеләр, кирәк-яракны алдан әзерлиләр. Эшкә Хаҗиповлар гаиләсенән, бер туган абыйлар булган һәм Анатолий Макаров алына. Бер иртәдә манараны тимер белән тышлылар, аны яңарталар.
Шулай ук аксакаллар мәчетне саклап калыр өчен, анда туган якны өйрәнү музеен ачарга тәкъдим иткәннәр; ул заманада музей ачарга әлбәттә, тәкъдим бирелми, бу эшләр өчен Н.Рыцов чак кына партиядән чыгарылмый кала. 1976 елда Т. Җиһаншин мәчетне музей итү нияте белән Казанга партия өлкә комитетына баруны, шулай ук матбугат битләре аша дәлилли.
Шул елларны искә алып, Владимир Николаевич болай дип язган: «Төп эш эшләнде. Без мәчетне җимерелүдән коткардык... Хәзер мәчетнең беренче чиратында манарасына карыйм, монда минем хезмәтем дә бар...» (2007 ел.)
Мәчет бүген авыл үзәгендә урнашкан, архитектура һәйкәле булып тора. Түбәсендә бер манарасы булган, ике бүлмәле, бер катлы бина. Төньяк яктан керү урыны һәм намаз уку бүлмәләре, анфиладлар урнашкан. Көньяк фасад ягыннан михрабның туры почмаклы чыгуы ике яклы түбә белән капланган. Өске каттагы баскыч һәм манара керү җирендә урнашкан. Сигез яклы, ике катлы манара биек чатыр белән баетылган.
Авылда беренче дин чылбырын тоташтыручы иман әһелләре Биклән мәдрәсәсендә белем алган Сәхабетдин (Сәхаб) Мифтахетдин улы Шәрәфетдинов, Мөбәрәкша Фәттахетдин улы, Юныс абзый Фазлыйәхмәтов була. Ю.Фазлыйәхмәтов егерме ел шул чорның мулласы булган өчен иректән мәхрүм ителә.1944 елны Түбән Уратма авылына кайтып төпләнә һәм 1975 елга кадәр мулла булып тора. Үзенең күп көчен куйган Юныс мулла вафатыннан соң мулла вазыйфасы Йәхүдә бабай Якуповка күчә. Ул үзенең бөтен көчен һәм тырышлыгын биреп авыл халкын дин юлыннан алып бара. Үзеннән соң улы Бәгьдәнурны муллалыкта калдыра.
Ә 1991 елда мәчет ишекләре кабат ачылып, намазлар укыла башлый. Габделхак Габдерахманов Уфадан муллалыкка указ алып кайта. Аның давәмчысы, авылның беренче хаҗие, мәдрәсә ачкан Садыйк хәзрәт оныгы Ильяс Мәхмурахман улы була. Бүгенге көндә имам-хатыйб вазыйфасын Абдульмалик Наил улы үти.
1996 елда тарихи мәчет бинасы тузуы сәбәпле, анда реконструкция эшләре үткәрелә, мәчет кирпеч белән тышлана. 2003 елда авылда агач бурадан «Өмет» мәдрәсәсе салына. 2011 елда «Өмет» мәдрәсәсе янәшәсендә яңа мәчеткә нигез ташы салына.
Илүзә Курманова, Казан, Чебакса поселогы. 2 нче урын:
Мәңгелек репост
Бүген күпләр блог алып бара. Үзләрен күрсәтәләр, нидер җиткерәләр. Үз тормышларын, ашаган ризыкларын, кәефләрен, максатларын, хәтта берничә секундлык эмоцияләрен дә тараталар. Әмма кеше үзен генә таратса – ул вакытлы нәрсәне тараткан була: бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә дөньяви әйберләр даими яңартылуны таләп итә: тагын тренд, тагын пост, тагын рилс...
Мәңгелек кыйммәтләр исә яңартуга мохтаҗ түгел. Алар гасырлар узса да, әһәмиятен югалтмый. Кайберәүләр зур блогер мине репост итсә иде дип охватлар турында хыяллана. Әмма Пәйгамбәребез ﷺ әйтмәде мени: «Кем Аллаһны искә ала – Аллаһ та аны искә алыр. Кем Аны җәмәгать арасында искә ала – Аллаһ аны аннан да яхшырак җәмгыятьтә искә алыр» (Бохари, Мөслим). Димәк, бу иң яхшы «репост» – күкләрдә, фәрештәләр арасында искә алыну.
Мәңгелек кыйммәтләрне шул ук социаль челтәрләрдә таратырга була. Күп кенә акыллы кешеләр шулай эшли дә. Аларның блогын алдагы сыйфатлардан танып була: анда үз-үзеңә шәхес буларак басым ясау юк, көнчелек белән гәйбәткә сәбәпләр тумый, гәүрәт ачылмый, яхшы гамәлләр кылырга мотивация һәм ак көнчелек кенә барлыкка килә. Болар барсы да пәйгамбәребез ﷺ мисалы – күз белән күрми торган, әмма күңел белән кабул ителә торган үрнәк. Без аның яшәү рәвешен күрмәдек, әмма аның холкын үзебездә булдыра алабыз. Бу – иң югары максат. Һәм бу яктан караганда, һәр мөселман кешесе пәйгамбәребез ﷺ башлап җибәргән челленджда катнаша. Минемчә, безнең изге эшләр кешеләргә барып ирешсә, ә исем – күләгәдә калса, дөресрәк булыр иде. Ә инде кем өйрәтте дисәләр, үзем белдем, пәйгамбәребез ﷺ дип әйтербез.
«Синсез мин яши алмыйм...»
Татарны моңсыз күз алдына китереп була микән? Бишектән үк яңгырый башлаган бу моң – ана күңеленнән чыккан иң назлы сүзләр бит. Кайбер татар җырларында бу тирән моң әле дә сакланып килә. Тере тавышка җырлаганда моны аеруча яхшы тоярга була. Әлбәттә, хәзер җырларны аулак рәвештә, тавышның әманәт икәнен истә тотып җырламыйлар, җыр бүген – ул тренд, ул бизнес. Бу турыда Аллаһ безгә Коръәндә әйтә: «Кешеләр арасында шундыйлар бар: алар Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен күңел ачу сүзләрен сатып алалар» («Локман» сүрәсе, 6 нчы аять). Тәфсирдә галимнәр бу аятьне музыканың, күңел ачу җырларының зыянлы йогынтысына карый дип аңлата. Монда сүз мәгънәсез, зиһенне бозучы нәрсәләр турында бара.
Бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗаниның күпләргә таныш булган гыйбарәсе бар : «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый: милли тел, милли кием, милли гореф». Дөрестән дә, тел гади аралашу ысулы гына түгел. Без, мөселман татарлары өчен, татар теле – динне саклаучы да, җиткерүче дә.
Тел – ул хәтер. Анда – әби-бабаларның догасы, шагыйрь йөрәгеннән чыккан зур хисләр, җыр аша җиткерелгән моңлану. Бүгенге татар теле, әлбәттә, башка төрле. Балалар көндәлек тормышта күптән татар телен кулланмый, ә бу киләчәкнең төп күрсәткече. Телебез яңгыравын ишетер өчен каядыр барырга кирәк: театр, мәдәният йортлары, мәчет, төрле җыелышлар. Ләкин иң еш кулланыла торган һәм кул астында калган формат – ул музыка, җыр. Телебез бүген җырларда яши сыман, анда ул шундый чиста, моңлы, дәртле, исән.
Җырның көе нинди генә матур булмасын, сүзләрендә барыбер мәгънә эзлисең. Кайчак турыдан-туры, кайчак – яшерен. Җырларда, шигырьләрдә, мәкальләрдә – гади сүзләр генә түгел, рухи җепләр сузылган сыман. Һәм аларның очы күп вакытта Аллаһка барып тоташа. Мәхәббәт, сагыш, югалту турында моңлы җырлар бик күп. Сөйгәне өчен бөтен гомерен багышларга әзер булган геройны тыңлап, син үзең дә бу хискә бирелеп китәргә мөмкин. Ләкин без беләбез – чын мәхәббәт Аллаһка гына була ала. Ә ул үзенә карата бик көнче, ягъни кешенең күңелендәге урынны башкага бирүне яратмый. «Бәкара» сүрәсе, 165нче аять: «Кешеләр Аллаһтан башка нәрсәләрне Аллаһка тиң итеп сөяләр...». Мисал өчен алда татар эстрада җырларыннан өзекләр:
«Син минем якты уйлар, син генә – матур җырлар, Син – тормышның мәгънәсе, җәйнең ямьле иртәсе ; Тик синең белән генә күңел кыллар тибрәләләр...»; «Синсез мин яши алмыйм...»; «Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа, сагышларга төренеп көтәрмен...»
Бу сүзләр кешегә түгел, Аллаһка юнәлтелгән булса, алар яңа мәгънәгә ия булып, догага әйләнә сыман. Без бит язарга, җырларга, моңланырга сәләтле халык. Нигә соң бу сәләтне Аллаһка якынаю өчен кулланмаска? Безнең җырларда, шигырьләрдә кешенең җаны һәрвакыт нидер эзләнә. Ул мәхәббәт эзли, мәгънә эзли, терәк эзли. Әгәр бу эзләү Аллаһка китерә икән – әйдә, булсын! Өстәвенә, моңа татар җырлары арасында мисаллар да бар: «Чиксез галәмнәр хуҗасыннан бәхет сорыйм ике дөньяда...»; «Берәү генә Аллаһыбыз – сиңа да ул, миңа да»; «Дога белән иртә кичен, Дога кылсам җитә көчем, Яшәү дәртем артып тора, Рәхмәт сиңа, изге догам».
Кешенең сүзе – күңел көзгесе. Татар халкында акыллы, тирән мәгънәле сүзләр еш кына диннән килә. Юк-бар, гайбәт, көлке түгел, ә вакытында әйтелгән, уйландырган, тәрбия биргән сүзләр. Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән: «Кем Аллаһка һәм ахирәт көненә ышана – шул хәерле сүз әйтсен, яки дәшми торсын». (Бохари, Мөслим) Бу гади киңәш кенә түгел, ә яшәү кагыйдәсе. Татар кешесе дә шундый булсын иде: аз сөйләп, тирән мәгънә җиткерүче.
Ислам – ул бары тик намаз уку һәм ураза тоту гына түгел. Динебез телебездә дә чагыла. Бер җырда – Аллаһка мәхәббәт. Бер мәкальдә – ахирәтне искә төшерү. Бер дәшми калуда – күркәм сабырлык. Бу – безнең байлык, тел аша сакланган иман һәм бу югалмаска тиеш.
Фирая Мингалиева, Мамадыш шәһәре, 3 нче урын.
Әллә Газраил фәрештә булды инде?
Һәрбер узган көн тарихта кала бара. Без аны онытырга да тиеш түгел. Бүген сезгә 1980-1981 еллар турында сөйләп китәргә телим. Без Урта Кирмән урта мәктәбенә йөреп укыйбыз. Халык телендә Уразбахты белән Урта Кирмән арасы 18 чакрым дип исәпләнелсә дә, минем исәпләвемчә, өйдән мәктәпкә кадәр ул 22 чакрымга җыелгандыр. Без тугыз белән унны шушы Урта Кирмән мәктәбендә тәмамладык. Кышын торакта торсак, ә март аеннан башлап менә шул араны көн саен без көн саен җәяү үтәбез. Иртән 5ләрдә мәктәпкә китәбез, кич 5ләргә өйгә кайтып җитәбез. Кайткач, өйдәге эшләр башлана. Чишмәдән су ташу, мич ягу, малларны карау, өй җыештыру... Шуңа күрә кайтканда да, төшкәндә дә, ничек булса да, машинага утыру – безнең төп максат иде. Эссе җәйме, көзге пычракмы, 30-40 градуслы салкынмы, язгы ташумы – безгә барыбер... Мамадышка баручы машина очраса безнең өчен шатлык. Кузовлы машиналар. «Газ - 51», бәлки «53» тә булгандыр. Сөт ташый торган машинаның кырыена тезелеп басабыз. Безгә ниндие дә ярый – бензин багын кочаклап барырга да, сөт багының өстенә тотынып ятып барырга да риза. Иң мөһиме: утыртсыннар гына. Ул абыйларга: «Утыртмагыз бала-чаганы», – дип тә әйткәннәрдер. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре ул вакытта да булгандыр. Тик ул изге күңелле абыйларыбыз безне беркайчан да калдырып китмәскә тырыштылар.Юл буе туктап, бөтен бала- чаганы төяп кайталар иде. Юлда калдырмадылар. Аллаһка шөкер, алар изге ниятле булгангадыр инде, беребез дә имгәнмәгән. Безнең авыл догалы. Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән ышанучы кешеләр яшәде. Безнең йортыбыз мәчет каршында. Мин аның янына чыгып утырып уйланып утырырга ярата идем. Кыз бала чакта теләгән теләк кабул була, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Совет власте елларында районыбызның өч кенә авылында – Мамадыш районының Түбән Ушма, Уразбахты, Нормада гына манараларын горур тотып айлы мәчетләр басып торды. Дин әһелләренең йорт-җирләре тартып алына, алар яшь балалары белән урамга куып чыгарыла, атыла, Себергә сөрелә. Мөселманнарның иң изге хисләрен аяк астына салып таптаучы эш-гамәлләр кылына: мәчетләрне ябып, анда дуңгыз асраулар, изге китапларны җыеп яндырулар, дини бәйрәмнәрдә мәчет тирәсендә төрле уеннар оештыру, такмак җырлаулар дисеңме, берсе дә калмый. Иң аянычлы вакыйга 1940 елда була: авылыбызның беренче мәхәллә мәчете манарасына балта чабыла. Өлкәннәр әйтүенә караганда, манара кисүче кешеләрнең берсенең исеме Мәүли, икенчесе Урта Кирмән авылыннан килгән Ахун исемле укытучы булган. Мәүлие сугыш кырында ятып калган. Әлеге вакыйганы халык бик авыр кабул итә, алар урамнар тутырып, афәт көткәндәй, елашып әлеге вакыйганы күзәтәләр. Иман нуры чәчеп, кешеләргә дөрес әхлак юлы күрсәтеп торган айлы манара, гөрселтәп җиргә ава. Мондый түбән эш белән кыйбла якны рәнҗетәсе килмәгәндәй, бөтен гәүдәсе белән капма-каршы якка килеп төшә ул. Кап-кара тузан күтәрелә, ай читкә тәгәри. Авылдашлар, ыгы-зыгыдан файдаланып, изге айны коткарып калырга омтылалар, аны яшереп куялар. Ул заман өчен үзе дә зур батырлык түгел мени бу?! Шул вакытта авылның гаярь ир-егетләре айнып киткәндәй була: аларны бер уй берләштерә, ничек тә булса икенче мәчетнең манарасын кистермичә саклап калырга. Алар бердәй дулкын булып беләкләренә кызыл чүпрәк бәйләгән әлеге активистлар өстенә ташланалар. Вакыйганың мондый борылыш алуын көтмәгән балталы динсезләргә качып китүдән башка чара калмый. Шул көннән башлап авылдашларым чиратлап кизү торып манараны саклыйлар. Манарасы киселгән мәчет мәктәп булып торса, манарасы киселмәгәне, манарасын шәмдәй тотып, 47 ел клуб, 28 ел склад ролен үти. Ремонт, хәстәр күрмәгән мәчетнең манарасы 100 елдан соң, узган гасырның 1985 елында, бер давыллы көндә авып төшә. Менә шундый авылда туып үстем мин.
Ә бервакыт минем белән могҗиза булды. 10 нчы классны яхшы билгеләренә бетереп, чыгарылыш кичәсенә Урта Кирмәнгә бардым. Әти кисәк кенә авыртып китте, йөреп торган җирдән. Очып кайттым әти янына. Әти гомер буе ат белән булды, ул аның җан дусты иде. Бакый дөньяга да әтине ат озатты, ап-ак кашовкалы иде. Әниемнең 1997елның 10 июнендә язган сүзләре: «Бер борчылмый, борчымый гына вафат булды да китте картым, балалар атасы – Нәгыймуллам. Үләсе көнне көндез яныма чакырды да: Синең каршыда минем гаепләрем булса, кичер, бәхил бул. Догалар күп беләсең, догадан калдырма диде», – тормыш итү өчен киңәшләр бирде. Мин: «Бәхил бул», – дидем дә, елап җибәрдем. «Елап үзеңне бетермә, мин сиңа бик бәхил, сабырның да сабыры булдың, калган балалар, Фирая кызым бар, ташламаслар», – дип кулымны тотты, кысмады – хәле бик авыр иде. Шул көнне миңа Мамадышка барырга кирәк иде. Әйе, мин әти белән саубуллашып чыгып киттем. «Кызым бәхилләшик, мин сиңа бик бәхил, кабат күрешә алмабыз, бик тырыштың, карадың безне, рәхмәт сиңа балам», – дип кочаклап кулларымнан тотты. «Рәхәттә яшә», – диде. Мин: «Әти алай димә әле, яшисең Алла боерса. Мин киткәндә иртәнге сәгать уннар булгандыр. Сәгать икедә Мамадыштан кайтырга чыктым. Авыл турында автобустан төшеп калдым. Каршыма кашовкалы ап-ак ат чаба. «Нигә бу ат кирегә чаба, Уразбахты ягына чапмый. Мин аңа утырып кайтыр идем», – дим. Мин аның Урта Кирмәнгә таба юлдан чапканын карап калдым, ә кашовкада бер кеше дә юк. Нинди ат булды соң әле бу, бер кеше дә утырмаган дип сәерсендем мин һәм юлымны дәвам иттем. Шулай итеп, урман яныннан узган идем, бер козгын-тилгән кычкыра иде. Кычкырыпмы-кычкыра. Миңа хәбәр бу дим, әти, мин әйтәм, әти. Тилгән миңа: «Тизрәк, авылыңа таба атла!» – дигән күк тоелды. Мин әйтәм, теге кашовкалы ап-ак ат та әллә Газраил булды микән, дим: «Мин кайтканда әти исән иде». Аллаһы Тәгаләм: «Әтиеңне тәрбияләдең, карадың, хөрмәт күрсәттең, хәер догасын алып калдың, сиңа әтиең бәхиллеген биреп китте», – дигәндер. Әтиебезне зурлап хөрмәтләп, әби белән бабай янына озаттык.
Комментарийлар