Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучылары уникенче мәртәбә җыелды

Авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен республикабызда «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары тарафыннан 2014 елда гамәлгә куелган «Авыл укытучысы» конкурсында катнашучылар саны елдан ел арта бара. Укытучыларның абруен күтәрү, һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел уникенче тапкыр үткәрелде.

Быел, бәйге исеменә туры китереп  «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Лилия Шакирова эшләгән Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә уздырылды. Аңа кадәр «Авыл укытучысы» конкурсының йомгаклау этаплары Республика олимпиада үзәге, «Татмедиа», «Китап» музее,  Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, 18 нче «Галәм» гимназиясендә  узган чаклары булды.

       Татарстан  Дәүләт Советы, Мәгариф һәм  фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конрессы  әлеге бәйгене  үткәрүгә теләктәшлек белдерүләре белән авыл укытучысының абруен күтәрү кирәклеге уртак эш булуын күрсәттеләр. Авыл укытучысы ул һәр төбәкнең киләчәген билгеләүче белгечләр дә бит әле. Республикабыз җитәкчелеге дә  моны һәрдаим искәртеп килә. «Авыл укытучысы – 2025» конкурсының финалын ачу тантанасында да оештыручылар бу хакта кабат әйтеп үттеләр.

    –  Авыл укытучы һәм авыл тәрбиячесе  һөнәри конкурсының  республика күләмендә  киң җәелүенә без бик шат. Әлбәттә, оештыру,  бәйгене үткәреп җибәрү эшләре җиңел түгел.  Ләкин  без булдыра алмый торган эшләр юк. Бәйге ул укытучының  дәрәҗәсен дә, эшчәнлеген дә күтәрә торган бер сәбәп.  Чөнки ул ярышка әзерләнгәндә тагын да эзләнә, яңалыкка омтыла, тәҗрибәсен арттыра. Һәм шулар нигезендә үзенең осталыгын жюри  алдында күрсәтергә, ачып салырга  тырыша. Үзе дә остазларның киңәшләрен  күңеленә салып,  тәҗрибә алып кайтып китә.  Шуңа да мондый конкурслар  бик кирәк һәм ул дәвамлы булсын, – диде Имәнкискә мәктәбе директоры, Татарстанның  атказанган укытучысы Алия Шәймөхәммәтова. Конкурсның финал өлешен үткәрүгә җитәкчедән башлап, укытучыларның, укучыларның һәркайсы аеруча җаваплы караганлыклары һәр эштә күренеп тора.  Тәрбиячеләр  мастер-класслар буенча ярышны «Карлыгач»  балалар бакчасында  күрсәтергә әзерләнеп килсәләр дә, монысы да мәктәп базасында узды.  Бу төрдә балаларның булуы  мөһим тугел.

       Бәйгенең баштагы этапларында йөздән артык эш кабул ителсә дә, аның  ахыргы турында Әлки, Әгерҗе, Балтач,  Биектау, Саба, Питрәч, Кайбыч, Мөслим районнарыннан 8 мөгаллим һәм 4 тәрбияче  генә калды. Район Мәгариф  бүлеге идарәсе башлыгы  Лия Хөсәенова аларның һәммәсенә дә уңышлар теләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Укытучылар арасында татар, рус, инглиз телләре, химия,  математика,  физика-информатика белгечлегенә ия булганнары, башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр  бар иде.  Ике укытучы – Чүпрәле районы Яңа Үби  төп мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Александровна Ярухина белән Пермь крае Барда муниципаль округы Үдик урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Фердәүс кызы Назарова билгеле сәбәпләр аркасында һөнәри  бәйгенең финалында катнаша алмавы гына кызганыч булды. Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең һәркайсы  бәйгедә җиңүгә ирешү  теләге белән әзерләнеп килгәннәр. Жюри алар күрсәткән  ачык дәресләрне һәм мастер-классларны энә күзлегеннән  үткәреп, конкурс таләпләреннән чыгып бәяләде. Әле анда да җиңүчеләрне игълан итү хокукын узган елдагыча ТР Мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллинга тапшырдылар. Монысын бәйгедә катнашкан укытучылар тагын бер кат сынау буларак кабул ите. Шулай итеп «Авыл укытучысы – 2025» конкурсы тарихына түбәндәге укытучылар һәм тәрбиячеләр кереп калды.    

 

 

«Авыл укытучысы» номинациясендә

Гарипова Наилә Әсхәт кызы, Әлки районы Алпар урта мәктәбенең математика укытучысы.   

Дәүләтова Илгина Газинур кызы, Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы  

Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызы, Биектаудагы 4 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сафиуллина Гөлинә Җамалетдин кызы, Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.   

Шакирова Зилә Фәрхать кызы, Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Җиһаншин Алмаз Равил улы, Кайбыч районы Кошман төп мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы 

Латыйпова Энҗе Флүс кызы, Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбенең химия укытучысы

Мортазина Ләйсән Габбас кызы, Мөслим районы Мөслим  гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы   

«Авыл тәрбиячесе» номинациясендә

 

Сәйфуллина Гүзәл Илгизәр кызы,  Саба районы Шәмәрдән авылындагы

 2 нче балалар бакчасы тәрбияче

Сәлахова Мәрьям  Искәндәр кызы, Балтач  районы  Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

 

  Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, Лаеш районы Комлы Кавал авылы балалар бакчасы тәрбияче

Хитцова Алена Викторовна, Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток»   балалар бакчасы укытучы-логопеды.

       Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025  конкурсы җиңүчеләрен       Бөтенроссия укытучылар көне  чаралары кысаларында тәбрикләү   каралган.

  «Авыл укытучысы – 2025»  конкурсында катнашучылар фикере:

Алмаз Җиһаншин, Кайбыч районы Кошман төп мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы

     – Һөнәри үсеш мөмкинлеге авыл укытучысы өчен зур кыйммәткә ия. Дистанцион белем бирү технологияләре бу мәсьәләне шактый җиңеләйтте. Мин һәрдаим онлайн курсларда белемнәрне камилләштерәм, чит төбәкләрдәге онлайн конференцияләрдә, һөнәри конкурсларда катнашам. «Ел укытучысы – 2025» конкурсының район этабында җиңүче булдым. Моннан тыш, актуаль темаларга мәкаләләр язып үз тәҗрибәм белән уртаклашам, семинарларда чыгыш ясыйм.  «Яндекс Дәреслекнең Кадрлар Резервы» проектында  быел призлы урынга лаек булдым. Телеграммда бу проектның чаты булдырылган, анда  тәҗрибәле информатика укытучылары үз фикерләре белән уртаклашалар. Анда без бер-беребезгә киңәшләр бирәбез, уку-укыту материаллары белән алмашабыз. «Авыл укытучысы» конкурсы да безгә һөнәри яктан үсәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга киң юл ача. Бу бәйгедән мин  рухланып, яңа көч туплап кайтам дисәм дә була.  Төп һөнәреп итеп  математика һәм информатика фәннәрен сайлавым очраклы түгел. Мәктәп яшенннән үк компьютерлар белән мавыгып үстем. Авылда беренчеләрдән булып  миңа әти белән әни компьютер алып бирде. Мәктәптәге информатика дәресләрен аеруча зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Бу фәннәр бүгенге көндә дә укучылар өчен иң кирәклеләрдән, алар баланы мөстәкыйль фикерләргә, технологияләр дөньясында югалмаска өйрәтә. Авыл балаларының потенциалы зур, аларга заман сулышы белән беррәттән, үз тамырларын да аңлатырлык укытучы кирәк. Үземне шундыйларның берсе дип хис итәм.

        Мәрьям Сәлахова,   

       Балтач  районы  Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе:

  • Арбаш авылында туып, 2 чакрым ераклыкта Карадуган авылында урнашкан «Ак каен» балалар бакчасына тәрбия алып үстем. Арча педагогика көллиятенә укырга кердем. Хәзерге вакытта үзем бар көчемне сабыйлар тәрбияләүгә бирәм, инглиз телен дә өйрәтәм. Минем өчен һәр бала ул аерым бер дөнья, аның үз фикерләре, хисләре, теләкләре бар. Минем төп максатым – балаларны укырга, фикерләргә, иҗади, социаль яктан адаптив,киләчәкнең сынауларына әзер булган, үз-үзләренә ышанган, мәктәпкә аяк басканда әзерлекле укучы итеп тәрбияләү. Бу тармакта балаларны һәм үз эшен ихлас яраткан кешеләр генә эшли ала дип әйтер идем. Хәзерге тәрбиячеләргә таләпләр бик зур.
  •     Энҗе Латыйпова, Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбенең химия укытучысы:

      – Авыл укытучысымы син, шәһәрнекеме заман безгә берүк таләпләр куя: без балаларны белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Укыту программаларына куелган таләпләр дә, бердәм дәүләт имтиханы да, методик алымнар да, технологияләр дә авылныкына,  шәһәрнекенә бүленми. Димәк, укытучы кайда да укытучы булып кала, шул ук эшне башкара. Дөрес, шәһәрдә балалар саны күп. Бу үз чиратында зур сайлап алу мөмкинлеге тудыра. Баланы үзе кызыксынган юнәлештә, киләчәктә конкурентлыкка сәләтле итеп үстереп югары нәтиҗәләргә ирешеп була.  Авылның азкомплектлы мәктәбендә укучы бер бала  берьюлы 5–6 юнәлештә  олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурсларда  катнашырга мәҗбүр була һәм бала өчен физик яктан да, акыл ягыннан да зур көч куярга туры килә. Бу үз чиратында нәтиҗәгә дә тәэсир итми калмый. Ничек кенә булмасын, авыл мәктәбе укытучылары балаларга белем бирүдә шәһәрнекеләрдән бер дә калышмый. Укучыларым ел саен БДИларны югары баллга тапшыра. Алар арасында 100 балл нәтиҗә күрсәтүчеләр дә бар. Илебезнең абруйлы уку йортларында белем алып, табиб, инженер, провизор, технолог булып эшләүчеләрнең шактый булуы моңа дәлил.

      Мәктәп –  ул авылның йөрәге. Авыл яшәсен дисәң, аның заман белән бергә атлаучы гөр килеп торган  мәктәбе булу зарур.

Автор фотолары

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/magarifgaile

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ