Театр – сөйләтә дә, уйната да
Театр ул – һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да, без билгесез режиссёр язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз.
Гүзәл СӘРВӘРОВА,
Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире
Театр ул – һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да, без билгесез режиссёр язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен театр хисле-эстетик тәрбия чарасы булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балалар бакчасында бала тормышына төрлелек кертә, аңа сәнгатькә кагылудан шатлык бүләк итә. Театральләшкән уеннар күп кенә актуаль педагогик һәм психологик проблемаларны, шул исәптән сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүне чишәргә дә ярдәм итә.
Әкияттә – кунакта
Безнең эшебездә иң җаваплысы – балаларга туган телдә дөрес тәрбия һәм белем бирү. Әлбәттә, уртак көч кую зур нәтиҗәләргә ирештерә. Нинди генә эшкә тотынсак та, коллективыбыз белән бергәләп башыннан ахырына башкарып чыгабыз, җиңүләребезгә куанабыз, дәртләнәбез һәм алга таба да планнар, хыяллар корабыз.
Эшебез нәтиҗәле, балаларга һәм ата-аналарга да кызыклы, файдалы булсынга «Балалар бакчасында театр эшчәнлеге аша балаларның сөйләмен үстерү» темасын уңышлы булачак дип таптык. Бакчабызның «Әкияттә – кунакта» проекты аша балаларда татар телендә матур сөйләм, табигатькә, туган якка, әти-әнигә, өлкән буынга карата хөрмәт хисләре тәрбиялибез. Һәр тәрбияче үз төркеме өчен проектларын булдырды. Алар «Тылсымлы театр», «Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез», «Бияләй театры», «Буйдаш курчаклар», «Тылсымлы таяклар», «Әкиятләр сандыгы», «Тылсымлы театр дөньясы» проектлары аша балаларның үзара диалог төзү, ишетү сәләтен, фантазияләрен, хәтерне, күзаллауларын үстерү өстендә эшли.
Бакчабызда иң беренче эш итеп кечкенәләр төркемендә рәсем, дидактик уеннар аша әкият геройларын танырга өйрәтәбез, алга таба бу эшне бармак уеннары, өстәл театры белән катлауландырабыз. 4–5 яшьлек балаларда театральләшкән уенга кызыксыну, персонажларның үсешен hәм үзара аралашуын күзәтеп, уен этюдларында катнашу теләге уяна. Уртанчылар төркемендә балаларга үзләре теләгән әкиятне сайлап, туган телдә кечкенә өзекләр күрсәтергә мөмкинлек бирәбез. Бакчабызда театр почмагы булдырылды, костюмнар һәрвакыт яңартылып тора. Сәхнәдә барысы да булырга тиеш бит: елмайган йөз, нурлы күз, рольгә туры килгән образ һәм бу рольне башкарырга ашкынып торган теләк!
Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләренә ошаган әкиятне сайлап, аңа кирәк булган әйберләрне дә үзләре әзерлиләр. 6–7 яшьтәгеләр тамашага, костюмнарына да үзгәрешләр кертергә, куелган тема хакында фикер алышырга мөмкин. Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга тамаша куйганчы, үзләре теләгәнчә, геройга яңа костюм тегәргә, музыкалар сайларга, әсәргә үзгәрешләр кертергә рөхсәт ителә. Ел дәвамында һәр төркем бер тамаша әзерли. Соңыннан ул зур театраль тамашага әверелә.
Остаз актёрларыбыз
Элек балаларга сәхнә тәрбиясе эләкмәгән, әмма араларында зур сәхнәдә танылу алган якташларыбыз – Татарстанның атказанган артистлары Нур Хөсәенов, Дилбәр Әбүнәгыймова (Камалова), Гөлсинә Хисмәтуллина (Усманова); элек бакчабызда тәрбия алган Алсу Булатова, Миләүшә Зәкиева бар. Балаларны туган телдә сәнгатьле сөйләмгә өйрәтүдә аларның да роле зур – очрашулар, мастер-класслар оештырабыз. Шушы чаралар аша балаларда артистлык сәләтләрен үстерәбез.
Балаларны зур сәхнәгә әзерләгәнче, аларга матур киемнәр әзерләү, зәвыклы җиһазлар булдыру да әкиятләр кую эшенең бер мөһим өлеше булып тора. Моның буенча да бакчабызда күп эшләр башкарыла: һәр әкият өчен җиһазларны үз көчебез белән әзерлибез. Бакчабызга бирелгән грант акчаларына «Әкият йорты», агачлар, проектор алынды, киемнәр тектерелде. Курчаклар да балалар бакчасы педагоглары, кече тәрбиячеләре ярдәмендә тегелде. Агачлардан, зуррак материаллардан җиһазларны үз фантазиябезне җигеп, бөтен коллектив белән әзерлибез. Әти-әниләребез, педагогларыбыз арасында төрле бәйгеләр уздырып, балалар өчен әкият персонажларын «Кашык, бияләй, бармак, таяк театры» аша яңартып торабыз. «Әкияттә – кунакта» проекты аша балалар белән Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар»; татар халык әкиятләреннән «Ике кыз», «Үги кыз» әкиятләре, рус халык әкиятеннән «Казлар-аккошлар» сәхнәләштерелде, аларны төрле бәйгеләрдә күрсәттек.
Уйнамасаң – кул чапмыйлар
Тәрбиячеләребез балаларны театр аша әнә шулай туган телдә матур сөйләшергә, үзен иркен тотарга, оялмаска, кыю булырга өйрәтә. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә сөендерә.
2023 елда «Язгы бөреләр» курчак театры бәйгесендә районда 3 нче урынны, «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрлары бәйгесенең район этабында
2024–2025 елларда 1–2 нче урыннарны яуладык. 2025 елда Айсель Шәмсегалиева «Сөмбелә чибәре»ендә 1 нче урынга, «Нәүрүз гүзәле» төбәкара бәйгесендә абсолют җиңүче титулына һәм «Татар егете, татар кызы – 2025»тә Самир Мирзашәрипов белән бергә Гран-прига ия булды, Ясминә Мөхәмәтдинова 1 нче урынны алды. Адилә Шәкурова «Иң матур җырлаучы» номинациясендә җиңүгә иреште.





Комментарийлар