Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөмбел Кыямова романслар кичәсе оештырды

Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең орган залында «Татар романсы классигы» дип атала торган «Татар романслар антологиясе» циклының икенче концерты булып узды.

XX гасырның күренекле композиторлары иҗат иткән шедеврларны Казан консерваториясенең доценты, Ф.Шаляпин премиясе лауреаты Сөмбел Кыямова башкарды.  Рояль артында Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Болотнова иде. Концертны Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов алып барды. 

Татар романсы ул – аерым бер дөнья, анда халык күңеле академик мәдәният белән кушыла, анда көй йөрәк теленә әверелә. Концертларның бу циклы үткәннәргә ихтирам билгесе генә булып тора. Романс традициясе яшәсен, үссен һәм музыкантларның һәм тыңлаучыларның яңа буынын илһамландырсын. 

Программада ХХ гасырның күренекле татар композиторлары: Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин һәм Рөстәм Яхин әсәрләре яңгырады. Вокаль осталык белән беррәттән Сөмбелнең әсәрне җиткерә белүе, актерлык таланты да, нечкә зәвыгы да игътибарга лаек.  Концерт барышында тамашачы татар вокаль классикасы битләре буйлап сәяхәт итте – фәлсәфи тирәнлектән алып якты лирикага кадәр, драматизмнан алып илһамлы шигърияткә кадәр. «Татар романслар антологиясе» циклының 3 нче концерты яз айларына планлаштырылган.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ