Дөньяны матурлык коткарыр!
Агымдагы елның 27 нче сентябрендә Туймазы районы татар телен сөюче балалары өчен бик матур шигъри бөйрәм узды.
Туймазы шәhәре 2 нче санлы урта мәктәбенә 3-4 нче сыйныф укучылары hәм аларның остазлары җыелды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Укытучылар көне, Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм елы кысаларында 3-4 нче сыйныф укучылары арасында оештырылган “Дөньяны матурлык коткарыр” сәнгатьле укучылар муниципаль бәйгесе чираттагы сәхифәсен ачып җибәрде. Гадәтенчә, уку елы нәкъ шушы матур чара белән башланып китә.
Конкурста катнашып, җиңүгә барлыгы 26 бала дәгъва итте. Әйткәндәй, чыгыш ясаучылар башкарган шигъри әсәрләр яшәешебезнең төрле тармакларын колачлап, темага яраклы рәвештә, бик күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне иҗади ачарга тырышты. Батырлык, каhарманлык, Туган илгә чиксез мәхәббәт, аналарга карата ихтирам, ветераннар, яугирләр турында хатирәләр hәм, әлбәттә, сөекле укытучыларга карата эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады. Муса Җәлилнең “Чәчәкләр”, “Бүреләр” әсәрләре белән беррәттән, Эльмира Шәрифуллинаның “Минем бабай”, якташыбыз Самат Шакирның “Бабамның медальләре”, Миңнетдин Шәфыйковның “Җиңеп кайтыгыз!”, Наҗар Нәҗминең “Каен”, Хәйретдин Мөҗәйнең “Бүләк” кебек тирән патриотик хисләр белән сугарылган әсәрләре яңгырады. Резеда Вәлиеваның “Кайт, балам!” шигыре газиз баласын яу кырыннан көтеп ала алмаган ананың җан өзгеч сүзләрен бигрәк тә тетрәндергеч ачты.
Әлбәттә, хөрмәтле укытучыларга багышланган шигырьләр дә тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Алар арасында Салиха Гаязованың “Укытучыма”, Фәнис Яруллиннның күпләргә таныш “Сез кирәк” әсәрләре мөгаллим хезмәтенә мәдхия булып җиткерелде.
Бәйрәм искиткеч матур, җылы, бердәм үтте. Монда укучыларның ата-аналары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре дә килгән иде. Бәйгечеләрне бәяләүче мөхтәрәм жюри әгъзалары барлык катнашучыларның да җитди әзерлеген ассызыклап үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча укучыларның hәркайсы да мактау кәгазьләре, “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Туймазы район бүлекчәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Өстәп, кыйммәтле бүләк - татарча китаплар алып кайтып китте. Барлык катнашучылар да мондый чараларның кирәклегенә инанып, тагын да зуррак иҗади планнар белән өйләренә юнәлде.
Шигырь бәйрәме кысаларында Казаннан килгән мәртәбәле кунагыбыз “Мәгариф” журналының баш редактор урынбасары Лилия Хисмәтова белән очрашу да булды. Дәреслекләр авторы, үзе дә күп еллар мәктәптә эшләгән Лилия ханым балачак хатирәләре белән бүлеште, укытучыларга Мәгариф журналы, ә әти-әниләргә, балаларга “Гаилә һәм мәктәп” журналы, аның геройлары турында сөйләде.
Зинфира Нурисламова,
Туймазы шәhәре 1 нче санлы интернат-мәктәбенең
татар теле hәм әдәбияты укытучысы,
Башкортстанның атказанган укытучысы
Автор фотолары
Комментарийлар