Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Сәфәрова һәм Ленар Мухин: «Иң рәхәт җир – өй»

Моннан ун ел журналыбыз тышлыгын бизәгән гаиләләрне барлауны дәвам итәбез. «Баланы аванс белән мактарга кирәк», – дигәннәр ул чакта Резедә белән Миңназыйм Сәфәровлар. Бүген исә гаилә кыйммәтләре турында Гөлназ Сәфәрова һәм Ленар Мухин белән сөйләштек.

«Син – иң яхшысы!»

Зур чараларны алып баручы һәм сценарийлар авторы, юлын журналист буларак башлап, радиода, телевидениедә үзенең оригиналь тапшырулары аша танылган Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән таныштырып тору да артыктыр. Аның тормыш иптәше Ленар – белгечлеге буенча инженер, медиадан ерак шәхес. Аның гаилә тормышы турында сөйләгәнен бер тапшыруда да очратмассыз, шуңа күрә бүгенге язма – үзе бер могҗиза.  

Сүзне «аванс белән» макталган Гөлназга бирик, ә ул исә рәхмәттән башлый. 

– Әти белән әни безне психологик яктан шулкадәр дөрес тәрбияләгәннәр икән, дим.  Кечкенәдән «Син – иң яхшысы» дип үстерделәр. Конкурсларда бик күп катнаштым. Анда балалар күплегеннән каушап калсам да: «Харап икән, син бит яхшырак сөйлисең, каяле, сөйләп күрсәт әле», – дип, сүзне борып җибәрәләр дә мин тынычлана идем. Хәзер дә бик җаваплы һәм катлаулы чаралар вакытында борчыла башласам, әтигә йә әнигә шалтыратам. «Син дә булдырмагач инде!» дигәннәрен ишетү җитә. 

Иремнең дә миңа шулай ышануы белән бәхетлемен. Ул бер сүзе белән авыр  ситуацияне тәмам юкка чыгарып, җиңеләйтеп, мине шулкадәр күтәреп куя ки, үземә ышанычым шундук кире кайта.  

Яхшы күңелле, тормышка яраклашкан, объектив фикерле, дөреслек яклы, позитив, принципларым бар – мин менә шул тәрбиянең нәтиҗәсе. Әгәр әти-әни ысулы дөрес юлдан илтә икән, нигә әле шуны ук үз баламда да кулланмаска ди! 

 

Анализ – бөек әйбер

Мактаудан борын чөелү куркынычы да бар бит әле. «Балансны ничек сакларга соң?» – дип кызыксынам. 

 – Анализ – бөек әйбер. Түгәрәк өстәл янында фикерләшү – кечкенә чактан килгән гаилә традициясе. Сөйләшергә, сөйләшергә! Теләсә кайсы чараны, проектны үткәннән соң, сүтеп җыярга кирәк. Югыйсә үсеш тә, алга бару да туктый. «Менә болай эшләсәң, яхшырак булыр иде, бу өлешен җиренә җиткермәдең, бу фикерне ник әйтмәдең син?» Әтиемнең принцибы электән шундый иде: кире кагасың икән – үз тәкъдимеңне әйт! Аңлат, дәлиллә! 

Үсмер Айдан да, аз сүзле Ленар да кайчакта теләмичә генә кушылган  булалар. Өстәл янына килеп сөйләшә башлагач, әңгәмәгә үзеннән-үзе кызып кереп китүләрен сизми дә калалар. (Елмая.) Бу гадәтне мәҗбүриләп саклыйбыз. Тик безнең гаиләдә кеше тикшереп утыру тыела. 

 

Әйтү белән әйтмәү бер түгел

Үсмер чагы шома гына узмый Гөлназның. Ирек яратучы, бунтарь, кызу холыклы кызга әти-әниләрне тыңлау мәҗбүри түгел кебек тоела. Гел үзенчә эшләргә омтылган кирлемәнгә анда да кырт кисеп каршы килми аның зирәк әти-әнисе. Һаман да шул сөйләшү белән җиңәләр. Бикләп кую, акча бирмәү, җәзалау дигән ысуллар юк бу гаиләдә. Кесәсендә һәрчак көндәлеккә акчасы була. Беренче курста укыганда, төнге клубка да җибәрәләр хәтта. Тик шарты бар: «Ярый, бар, ләкин без сине үзебез каршы алабыз, нәкъ 01.00 сәгатьтә чыгасың». Шул рәвешле, әти-әнисе аны көтеп утырып, иптәш кызларын да кайтарып куялар. Гөлназ әниләре ияреп йөргәнгә уңайсызлана да, тик клубка баруның шарты шул булгач күнми дә хәле юк, барасы килә бит.

«Бу – минем булачак хатыным»

Традицион рәвештә, Ленар белән Гөлназның танышу тарихын сорамый калмыйбыз. Кыз 4 нче курста укыган вакытта татар дискотекасында алып баручы булып эшли.  Андый чараларны бөтенләй яратмаучы Ленар берьюлы энесе Марат белән клубка килә. Озын буйлы, кап-кара чәчле егетне Гөлназ күрми калмый: 

– Булатка әйтәм (Бәйрәмов. – Авт.), карале, монда чит ил кешеләре дә бар бит, дим. Син нәрсә, Марат Мухинның абыйсы бит ул, диде Булат. 

Гөлназ кайтып китүгә, Ленар да: «Синең белән алып баручы кыз кем ул?» – дип кызыксынып, Булаттан телефон номерын сорап ала. Язышулар, шалтыратышулар... Декабрь аенда беренче тапкыр очрашкач: «Сәлам, мин – Гөлназ!» – дип, гади генә күрешкән кызның кулын учына алуга: «Бу – минем булачак хатыным», – дип уйлап куя егет. Укып бетерүгә, сөйгәненең өенә бер кочак розалар күтәреп килә дә гаиләсе алдында тәкъдим ясый. 

– Ленар мине үзенә акыллы, саллы фикерләве, тормыш зирәклеге белән каратты. Очрашкач та, минем кеше бит бу дигән хис туды. Башымда хаос булганда, гел аның белән киңәшәм, – ди хатыны. – Ә кайбер мөһим мәсьәләләрдә вакыт үтү белән минем фикер дөрескә чыкса, «Син хаклы булгансың», – дип әйтә белүе дә кадерле миңа, бик сирәк ирләргә генә хас бит бу сыйфат.  

Барлык финанс мәсьәләләре аның кулында. Никадәр актив эшчәнлек алып барсам да, гаиләдә иремнең ышанычлы җилкәсенә ышыкланып яшәве бик рәхәт миңа. Минем Ленар, кешесез утрауга ташласалар да, исән калачак, әле анда йорт җиткереп, мунча да төзеп куячак. 

 

«Әнкәйгә әйтәм»

– Әти гомер буе Себердә эшләде, бер ай монда, бер ай тегендә... Миңа әни тәрбиясе нык эләкте, – ди Ленар. – Әни шулкадәр акыллы, корыч холыклы хатын-кыз иде, һөнәре буенча инженер. Без ике малайга дөрес яшәү рәвешен сеңдереп карады ул ичмасам! Режим белән туклану, кышын чаңгыда йөрү, подъезд каршында яланаяк карда йөгерү, су белән коену тәнне дә, рухны да чыныктырды. 7 яшемдә үк энем Маратны балалар бакчасына үзем илтә идем. Өй ачкычын муеныма тагам да бар әйберләремне җыеп, бассейнга чыгып китәм. Өйдәге бар эшне дә уфтанмый башкарабыз. Тормышта бер вакытта да куркып калмавым әнә шул мөстәкыйльлек тәрбиясеннәндер, дим. 

Гөлназ да сүзгә кушыла: «Каенаналарын яратмыйча сөйли башлаучыларга аптырап карыйм. Безнең әнкәй искиткеч кеше иде. Андагы рух ныклыгына шакката идем, эчендә ут булса да, ул аны тышка чыгармас. Айданны карарга бик булышты. Иртәнге эфирга җыенганда, төгәл сәгать 6 да килеп кыңгырауга баса иде. Ленар белән бәхәсләшә башласак та, гел мине яклады. Ирем белән сүзгә килсәк: «Әнкәйгә әйтәм хәзер», – дип «яный» идем, чөнки аның миңа сүз әйттермәсен беләм. Аның сүзе уллары өчен гел авторитет булды. 

«Соңгы тапкыр «Яратам» дип кайчан әйттең?» – дип сорыйм Ленардан. Икесе дә көлеп җибәрәләр. Баксаң, бу гаиләдә романтиклар яшәми, андый төчеләнү бөтенләй юк икән. «Нәрсәгә әйтергә соң аны, болай да билгеле бит инде», – ди алар.   

Айдан

Айданга 14 яшь тула, 7 нче сыйныфны тәмамлаган. Айдан өчен әтисе – авторитет, чын ир-ат нәкъ менә аның кебек булырга тиеш. Ул – кырыс, коры кеше, хисләрен чәчми, бар мәсьәләне хәл итәргә сәләтле. Егетнең холкы исә әнисенә тартым, кызып-кызып бәхәсләшкән чакта әтиләре бер сүз белән генә «урыннарына» утырта. Үз сүзен сүз итәрдәй бала булсын дип сораган теләге кабул булган ананың.  

– Айданга телләр өйрәнү җиңел бирелә, өч телдә дә камил сөйләшә. «Тел өйрәтү – минем теләк, – ди әнисе. – Теле иртә ачылды, спектакльдә дә катнашты бит әле ул. Инглиз теле дәресләренә 3 яшендә үк йөртә башладым.  Юләрме әллә, бу яшьтән нигә кирәк ул, диделәр. Аннан 4 ел менталь арифметикага йөрде. Кабат, нәрсәгә ул, башын бутап, диделәр. Нәтиҗәдә хәзер чит илгә ялга баргач, инглизчә иркенләп сөйләшә, ә зиһенле булуын  математикадан күрәм. Беренче сыйныфта ук телефонына куйган блокны алып атарга өйрәнгән иде инде ул. КФУның физика институтындагы математика курсларына йөри. Сәламәтлек өчен бассейнда йөзә, спорт залында шөгыльләнә. 

Бөтенләй башка буын балалары үсә хәзер. Аңа IT-юнәлеш кызык. Төрле регионнардагы балалар белән берләшеп, уеннар уйлап чыгаралар һәм саталар. Хәтта бер газлы эчемлек компаниясе рекламага заказ бирде. Акчасын гадел итеп бүлештеләр. Алар акча белән эш итәргә өйрәнеп үсә.

 

Өй – гаиләнең үзе ул

«Иң рәхәт җир – өй», – ди Ленар. Көнозын эштә булса да, чит илләргә командировкага барса да, өенә ашыга ир. Никадәр җитди һәм кырыс күренмәсен, өй, мунча, бакча дигәндә, матурлык тудырудан тәм таба ул.  Бакчаларындагы ландшафт дизайнеры зәвыгы белән утыртылган чәчәкләр, төз туялар, һәрчак каралган газон – барысы аның хезмәте. «Розаларның нинди генә төре үсми бездә. Бер чәчәк утыртканым да, су  сипкәнем дә юк. Әнисенең каберенә дә матур чәчәкләрне үзе утырта», – ди Гөлназ. 

Өй алу хыялы шәһәр фатирында үскән Гөлназда туа. «40 яшьләргә булдырырбыз әле», – дип исәп-хисапка тотынган иренә «хәзер үк кирәк»не дәлилли, өзми дә куймый ул. Әнә шул максатчанлыгы, кайнап торган идеяләре өчен гашыйк та инде аңа Ленары. 

– Безнең өчен өй – гаиләнең үзе ул, – ди Гөлназ. – Улыбыз да 5–6 яшьлек чагында, берәр каян кайтып керүгә, «Өем» дип стенаны үбә иде, ышанасызмы? 

Өй – безнең өчен җылы оя. Бирегә әти-әниләрне, туганнарыбызны чакырып уңай энергия белән тулыландырабыз. Ашлар уздырырга яратабыз. Ленарга да ошый аш мәҗлесләре, өстәл әзерләргә булыша, савыт-саба да юып куя ала. 

Өебезгә туганнардан кала бер кеше дә чакырганыбыз юк. Әйе, дуслар белән күрешәбез, йөрешәбез – тик өйдә түгел. Клининг компанияләр чакыру турында да сүз дә юк. Ленар өч көн саен генераль җыештыру ясавыма үртәлә инде, ә мин башкача булдыра алмыйм, өем ялт итеп торырга тиеш.

Үзенең социаль челтәрләре аша Арчадагы Гөлсинә әбисенә дә бар кешене гашыйк иттерде Гөлназ. Аның тормыш сөючәнлегеннән, аек акыллы киңәшләреннән, замана вазгыятеннән хәбәрдар булуына күпме кеше канатланып, үз әбиләрен дә искә аладыр. Әбисе гел Ленарны яклый, Гөлназга күбрәк үгет-нәсыйхәт эләгә. Суыткычларындагы тәмле чия сиробы да  – Гөлсинә әбинең Ленарга махсус күчтәнәче. Менә шундый кечкенә күчтәнәчләр аша гаиләдәге күренмәс җепләр тагын да ныграк бәйләнә. 

 

Гөлсинә әбинең иң шәп киңәшләре:

1. «Җүләр сатып йөрмә!» 

2. «Баш ярылып күз чыкмаган. Ходай яратып биргән». 

3. «Догаларыңны укып йөр». 

4. «Син инде 35 не уздың, гел чабып эшләп йөрмә, өйдә утыр, гаиләң белән бул, үзең өчен яшә, организм бик тиз бетә ул, сәламәтлегеңне, тынычлыгыңны сакла». 

5. «Кайда гына булсаң да, эшең никадәр тыгыз булса да  ашарга вакыт тап, беркайчан да акчаңны жәлләмә. Тәмле итеп ашап йөр!» 

6. «Көчеңнән килгәнчә, кешегә ярдәм ит! Нинди генә ситуациядә булсаң да,  кеше булып кал». 

7. «Беркемгә дә караңгы чыраеңны күрсәтмә!» 

8. «Телеңне тыеп кал. Бөтен әйтәсе килгән сүзне әйтеп бетерергә ярамый». 

9. «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен».

10. «Кияүгә чыкканда уйлап чык, кире кайтып йөреш булмасын».

Акча һәм игелек фәлсәфәсе

35 тән соң тормышка карашы үзгәргән Гөлназның. Үзен тыңлыйк әле:

– Хәзер командировкаларны киметтем. Әби әйтмешли, бөтен әйберне колачлап бетереп булмый, барысына берьюлы алынырга ярамый. Яшь вакытта акча артыннан куа идек, тәүлеккә ике сәгать йоклап эшләгән чаклар аз булмады. Хәзер алай түгел.  Режим сакланырга тиеш. Сәламәтлек тә, карашларым да икенче. Эшсез калудан курыкмыйм. 

Акчаны учлап утырырга ярамый. Ходай сиңа акча бирә икән, бүлешергә дә кирәк. Туганнар арасында да бу дөньяда кемнеңдер акчасы әзрәк, кемгәдер  күбрәк керә. Аллаһ Тәгалә синең  аша бәлки туганыңа дип бирәдер аны, син бары сәбәпче генәдер?

Акча турында гына әйтүем түгел. Җылы сүз, киңәш, яхшы гамәлләр турында әйтәм. Әйтик, ихластан комплиментлар әйтергә әнидән өйрәндем. Ул кешенең дә йөзенә елмаю куна, үзеңә дә шулкадәр рәхәт булып китә. 

Әти-әнием мисалы күз алдында: балалар рәнҗешен алмыйм дип, балаларга, студентларга күпме игелек эшләгәннәренең әҗерен хәзер күрәбез. Начар укучы, хулиган дип аермый, һәр баланың самими күңеленә ачкыч ярата беләләр иде. Чын педагоглар! Аларга шулкадәр хөрмәт белән безнең аша да күпме рәхмәтләр, җылы сүзләр тапшыралар. Менә ничек яшәргә кирәк икән, дим.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ