Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярты гасырга сузылган остазлык юлы

«Укытучыга иң җаваплы бурыч йөкләнгән – ул кешене формалаштыра. Педагоглар – кеше җанының инженеры». (Ю. Олеша)

Укытучыларны бәяләгәндә, гадәттә, купшы сүзләр кулланырга яратабыз. Иң абруйлы һөнәр ияләре, иң белемле һәм затлы шәхесләр, дибез. Бу чыннан да шулай. Мәктәп – җәмгыятьнең көзгесе. Шулай булгач, педагог, телиме-теләмиме, җәмгыятькә йогынты ясый. Аның эшчәнлеге җәмгыять яшәешенә турыдан-туры бәйле.

Ярты гасырга якын бер мәктәптә

Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә урнашкан 129 нчы рус-татар урта белем бирү мәктәбе бай тарихлы белем учагы буларак дан тота. 1960 елда үз ишекләрен ачкан бу мәктәп быел 65 еллыгын билгеләп уза. Ярты гасырдан артык дәвердә биредә үзләренә генә хас матур гадәтләр, традицияләр яшәп килә. Ә иң кыйммәтлесе шул: әлеге мәктәптә һәрвакыт бала җанлы, үз эшенең чын осталары гына хезмәт куйган. Шундыйларның берсе – 44 ел буе башлангыч сыйныфларга белем бирүче, Татарстанның халык укытучысы Зөлфия Хәбибуллина.

Зөлфия ханым – Казан кызы. Ул үзе дә башкаланың 129 нчы мәктәбендә укыган. Ә 8 нче сыйныфтан соң Казан педагогия училищесына укырга керә. Укытучы дипломына ия булгач та, туган мәктәбенә эшкә урнаша. Югары белемне Алабуга педагогика институтында ала. 1981 елның 15 августыннан башлап, фәкать бер белем учагында гына укыта. Бер урында ярты гасырга якын эшләгән остазның сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел!

Озак еллар узса да, инде үзе тәҗрибәле мөгаллим, халык укытучысы дигән мактаулы исемнәргә ирешкән Зөлфия ханым беренче укытучысы Мария Захарованы гел күңел түрендә йөртә икән.

– Ул бик ягымлы иде, шул ук вакытта таләпчәнлеге дә исемдә калган. Чын педагог булуы минем дә һөнәр сайлавымда зур роль уйнагандыр, – дип искә ала Зөлфия Хәбибуллина. – Мин алтынчы сыйныфта укыганда, апам пединститутка укырга керде. Үземә кечкенә балалар белән эшләү ошый иде. Шуңа 8 нче сыйныфтан соң ук педучилищега юл алдым. Миңа гыйлем һәм тәрбия биргән остазларыма бүгенге көнгәчә рәхмәтлемен! Математика укытучысы Гөлчирә Сираҗетдинованың педагогик алымнары әле дә ярдәм итә. Ул безгә математика фәне, аны балаларга укыту методикасы буенча төпле белем бирде. Аңарда укып чыкканнан соң да, остазым белән озак еллар аралашып, фикерләшеп яшәдек. Мине тәүге тапкыр эшкә алган, үзенең аталарча яратуы белән аерылып торган мәктәп директоры Ринат Фәйзуллинга, шулай ук педагогик үсешемә зур этәргеч биргән Людмила Зюзева һәм хәзер хезмәтемә югары бәя биргән директорыбыз Динә Габдрахмановага олы рәхмәтемне белдерәм.

ХХI гасыр мәктәбе бусагасын атлап кергән һәм бүлмәдә утырган утызлап баланың игътибарын җәлеп итеп, белем бирергә омтылган укытучы инде ул каһарман санала. Совет чорыннан ук балаларга гыйлем орлыклары салучы Зөлфия ханым гаять катлаулы хезмәт юлы узган. Бөтен Җир шарын дер селкетеп торган СССР таркалган чагында да ул үз миссиясен җиренә җиткереп башкара. Мәктәпләрдә айлар буе, хәтта яртышар ел хезмәт хакы тоткарланган елларда да намусына тугры кала.

– Укытучыларга иң кирәкле сыйфатлар шул: үз фәнеңне яхшы белү, грамоталы белгеч булу һәм балаларны ярату. Бу бик мөһим әйбер, әгәр яшь белгеч шушы сыйфатларга ия булмаса, аның башка һөнәр сайлавы хәерлерәк! – ди 40 елдан артык башлангыч сыйныф балаларына белем бирүче халык укытучысы.

Методик яктан белемле укытучы, нинди генә җирлектә яшәвенә карамастан, укучыларга «ачкыч табу»ны алгы планга куярга тиеш. Әмма шунысы да мөһим: ата-аналар белән мәктәп берләшеп һәрвакыт балаларда хезмәт сөючәнлек, җаваплылык тәрбияләргә бурычлы. Әгәр дә бу сыйфатлар мәктәпкә керер алдыннан формалашкан икән, ул чагында кыенлыклар булмаячак, дип искәртә Зөлфия ханым.

Башлангыч мәктәп – бар һөнәрнең нигезе

Педагог үз эшендә күпьеллык бай тәҗрибәсен оста файдалана. Шәхси юнәлешле алым, технологияләр куллана: төрле-төрле уеннар һәм эшчәнлек методы технологиясе, проблемалы укыту, мәгълүмати коммуникация, критик фикерләү технологияләрен куллану яхшы нәтиҗә бирә икән.

– Башлангыч сыйныф укытучысыннан зур җаваплык таләп ителә. Баланың мәктәптәге беренче елларында алынган белеме һәм үз-үзен тотышы, югары сыйныфларда да ачык чагылыш табачак. Башлангыч укытучысы – дөньядагы барлык башка һөнәрләрнең нигезе булган иң гуманлы, иҗади һәм кирәкле һөнәр ул. Башлангыч сыйныф укытучысы – педагог та, тәрбияче, психолог та, логопед та, режиссёр да булган күпкырлы шәхес. Ул бөтен фәннәр буенча дәресләр үткәрә. Күңел ачу чараларын, балаларның ялын оештыра. Шул рәвешле, мәктәп укучыларын аякка бастыруда зур роль уйный. Иртәгә җәмгыятебезнең нинди булачагы шул педагогның эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйле. Укытучы укучылар өчен уңайлы шартлар тудырганда гына балалар үзен рәхәт һәм ышанычлы хис итә. Ә бу исә үз чиратында мөгаллимнең уңышлы белем бирүенә һәм шәхси үсешенә ярдәм итә. Башлангыч сыйныф укытучысының төп бурычларыннан берсе – һәр баланың индивидуаль сәләтен ачыклау һәм үстерү. Укытучы, үз укучыларының талантын һәм кызыксынуларын танып-белеп, аларга ярдәм итәргә, шулай ук аларны үстерүдә булыша белергә тиеш. Күргәнебезчә, балаларны тәрбияләүдә башлангыч сыйныф укытучысының роле бәяләп бетергесез! Кечкенә сыйныфларда белем бирүче педагоглар балаларга зур дөньяга беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Аларда гомер буена җитәрлек әхлакый кыйммәтләр формалаштыра, – ди ул.

Башлангыч мәктәп укытучы һөнәре белән танышу чоры буларак та һәр баланың күңеленә уелып кала. Шуңа күрә Зөлфия ханым үзенә йөкләнгән миссиясен җиренә җиткереп башкара да инде. Аның үз һөнәренә карата җаваплылыгы елдан-ел арта гына бара. Профессиональ ялчыгу, һөнәрдән тую ише мәсьәләләр аңа хас түгел, андый хисләр безнең мөгаллимәне читләтеп уза. Балалар белән аралашуда туган яңа кичерешләр, яңа фикер-идеяләр көн саен үзеннән-үзе нәтиҗәлерәк эшләргә рухландырып тора. Мәктәптә ата-аналар белән уңышлы эшләү ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырудан, ачык һәм намуслы аралашудан, шулай ук уртак максатларга бергә ирешүдән тора. Болары да Зөлфия ханым өчен аксиома кебек анык.

Һәр гаиләнең үзенчәлеген истә тоту да мөһим. Уңышлы итеп эшлим дисәң, ата-аналар, шулай ук балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы төрле-төрле чараларны үзара хезмәттәшлек формаларында оештыру мөһим. Остаз үз эшендә ата-аналарны төрле чаралар әзерләүгә җәлеп итәргә тырыша. Ата-аналар белән бергәләп әкиятләр әзерлиләр. Мәктәп янындагы бакчага чәчәкләр утырталар, бергәләшеп чәй эчүләр дә оештырыла. Концертлар куйганда, бер-берләре белән аралар якыная, күңелләр күңелгә тоташа... Ә инде мавыктыргыч сәфәр, экскурсияләр сыйныфтагы укучыларга гына түгел, әти-әниләр өчен дә бик файдалы.

– Озак еллар мәктәптә балалар белән эшләү дәверендә, истә калырлык гыйбрәтле хәлләр һәм вакыйгалар да шактый булды. Миңа 1 нче сыйныфка кергән укучыларым исемлеген бирделәр. Яхшылап карасам: сыйныфта 34 бала. Шуларның алтысы – кыз, 28 е – малайлар. Ә малайлар шундый шук һәм шаяннар бит... Күңелне курку хисе биләп алды. Ләкин тора-бара кыюлыгымны җыйдым. Шул укучыларым барлык бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Үзләрен барлык яктан да үрнәк итеп күрсәттеләр. Хәзерге вакытта бер укучым махсус хәрби операциядә катнаша. Бүген инде һәрберсенең уңышларына сөенеп-куанып яшим.

Белем һәм тәрбия аерылгысыз

129 нчы мәктәптә 1119 укучы белем ала. Уку йортын Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Динә Габдрахманова җитәкли. Коллективта 58 педагог эшли. Шуларның күбесе үз осталыклары өчен югары бүләкләргә дә ия. Мәктәптә белем алучылар һәм педагоглар өчен шартларны яхшырту буенча саллы гамәлләр кылына. Барлык сыйныфлар да техник укыту чаралары, уңайлы җиһаз белән тәэмин ителгән. Мәктәп укучылары район, шәһәр, республика, Бөтенроссия, Халыкара конкурсларда, олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Биредә белем бирү тәрбия белән аерылгысыз бәйләнгән. Укытучылар, балалар үз сәләтен камил рәвештә үстерсен өчен, тәрбия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен сайлап, кирәкле юлга салырга омтылалар. Күп еллар дәвамында бу мәктәптә үсеп килүче яшь буында тормышның барлык өлкәләренә карый торган традицияләр барлыкка килгән. Мәсәлән, биредә ел саен 2–11 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп дәрәҗәсендә, ә 5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучылары өчен шәһәр күләмендә «Солдат язмышы» дигән конференция уздырыла. Җиденчеләр өчен лицей сыйныфы ачыла. Лицей укучылары бу сыйныфка кабул ителүне истә калырлык итеп үткәрәләр. Көньяк-көнчыгыш яшь армия отряды, һәрвакыт төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Мәктәптә яшь инспекторлар хәрәкәте отряды да оешкан. Бу уку елында укучылар, «Иминлек тәгәрмәче» ярышында катнашып, җиңүле урын алганнар. «Үлемсез полк» акциясендә дә катнашалар. Башлангыч сыйныфлар өчен истә калырлык итеп «Беренче сыйныфлар балы» уза. Ел саен көзге каникул вакытында «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән ярыш актуаль. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар белән очрашулар оештырыла. Төрле конкурсларда катнашучыларга багышлап, «Йолдызлар олимпы» дигән чара уздырылып килә. Дәресләрдән соң балалар төрле түгәрәкләргә йөри. Мәктәптә тормыш кичкә кадәр кайнап тора. Яздан алып көзгәчә мәктәп яны шау чәчәккә күмелә. Һәр сыйныф үз түтәлләренә чәчәкләр утырта.

2022–2023 елларда «Бөтенроссия сыйныф сәгатьләре» кертелгәч, мәктәптә каһарманлык хисләре тәрбияләүгә күбрәк вакыт бирелә башлый. Бу сәгатьләрдә үз туган ягыбыз турында сөйләшүләр, тарихи фактларны белү балаларга гына түгел, укытучыларга да кызыклы. Бу – бик яхшы идея. Атна башында сыйфатлы итеп үткәрелгән сөйләшүдән соң гадәти-көндәлек дәресләрдә дә фикер алышулар активрак уза икән.

– Озак еллар балалар белән эшләвемнең төп сере – сабыйларны ярату. Һәрвакыт алар белән бер дулкында булырга кирәк, – ди стажлы педагог. Эчке дөньясы бай, энергиясе ташып торганнар гына чын мөгаллим була ала шул.

Хәбибуллиннар – педагоглар гаиләсе. Зөлфия ханымның ире Рәфкать әфәнде дә җәмәгате эшләгән мәктәптә физкультура укыта. Аның да хезмәт стажы 42 ел. Шулай ук мактауларга лаек шәхес. Гаиләдә бер егет тәрбияләп үстергәннәр. Зөлфия ханымның апасы да Чаллы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан.

Сүз дә юк, педагог эше иң хөрмәтле һәм шул ук вакытта авыр эш санала. Укытучы балалар өчен мәктәп белемнәренә генә түгел, тормыш зирәклегенә дә өйрәтергә тиешле хәлиткеч шәхес булып тора. Хәтерегездәдер? Һәрберебез аларны зурлап «апа» дип мөрәҗәгать итә идек. «Әни» дигәннән соң әйтелгән икенче сүз. «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе бергә саркып чыга йөрәктән!» Шагыйрь Фәннүр Сафин бу юлларга тирән мәгънә салган…

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ