Сигезенче сыйныф укучысы - халыкара олимпиада җиңүчесе
Казан инженерия лицееның сигезенче сыйныф укучысы ясалма фәһем буенча «Иннополис Опен» халыкара олимпиадасында җиңү яулаган.
Акыл ярышында барлыгы 902 мәктәп укучысы катнашкан. Финалга Россиянең 20 төбәгеннән 7-11 сыйныфында укучы 60 бала чыккан. Олимпиаданың ике сайлап алу этабы онлайн форматта, соңгысы Иннополис Университетында үткәрелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Абсолют җиңүче – Казан шәһәре «Инженер үзәге – лицее»ның 8 нче сыйныф укучысы Арслан Галиев. Ул киләсе көндәшенә караганда 35 баллны күбрәк җыйган. Арслан Иннополис Университетына керү мөмкинлеген ала.





Комментарийлар