Логотип Магариф уку
Цитата:

Ютазы мәктәбе базасында “Урталай бүлгән алма – 2025” әдәби фестивале узды

25-26 нчы сентябрь көннәрендә Ютазы мәктәбе базасында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте чыгуга 90 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Галимә (Алима) Кутуеваның тууына 120 ел тулуга багышланган III төбәкара “Урталай бүлгән алма – 2025” әдәби фестивале узды.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары һәм катнашучылары арасында Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәләре белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Миләүшә Госманова; «Мәһәриф» журналының баш мөхәррир урынбасары Лилия Хисмәтова; Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова; режиссер, журналист, сценарист, Татарстан Башкортстан һәм Язучылар берлеге әгъзасы Нәсур Йөрешбаев; сценарист, кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин; «Ялкын» журналының баш мөхәррир урынбасары Зилә Дәрҗеманова; «Ялкын» журналының веб-мөхәррире Әдилә Закирова; Казан медицина көллиятенең татар теле һәм әдәбияты ветеран-педагогы, Иске Урыссу авылында туып үскән Миңнегөл Субаева; Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте музеена нигез салучы һәм аның җитәкчесе (Ютазы авылында) Илмира Гобәйдуллина, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре бар иде.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов сәламләделәр.

Фестиваль кысаларында Лилия Хисмәтова «Уңышка һәм үсешкә юл» дигән чыгышында укытучыларга файдалы электрон русурслар, Мәгариф редакциясендә чыккан «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» басма журналлары һәм «Мәгаиф –Татар теле», «Мәгариф РФ» электрон басмалары белән таныштырды, хезмәттәшлек юнәлешләре тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучы укытучылар Ясалма фәһем белән эшләү үзенчәлекләре, дәреслекләр белән эшләү буенча киңәшләр белән бүлешкәне өчен дә әлеге чыгышны югары бәяләделәр.

«Ялкын» яшьләр журналы хезмәткәрләре Зилә Дәрҗеманова һәм Әдилә Закированың «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге вәкилләре белән очрашу үткәрделәр.

Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова укытучыларга ассоциация эшчәнлеге, белем бирү стандартлары турында сөйләде

Казан медицина көллияте педагог-ветераны, Иске Урыссу авылы укытучысы һәм мәгърифәтчесе Рабига Камаеваның кызы Миңнегөл Субаева да әнисе һәм авылдашлары турындагы истәлекләр белән бүлеште. Аның пьесасының өзеге укучылар тарафыннан театральләштерелеп сәхнәгә куелды.

Фестиваль кысасында үткән конференциядә катнашучы- җиңүчеләрне тәбрикләү җыр-бию белән үрелеп барды.

Кичен Ютазы авылы мәдәният йортында Нәсур Йөрешбаев һәм Фәрит Дәүләтшинның ике кыска метражлы кинофильмы – «Нигез йорт» һәм «Капка»күрсәтелде һәм режиссерлар белән фикер алышу үткәрелде.

Белешмә: Фестивальнең инициаторы Илмира Гобәйдуллина. Илмира Гобәйдуллинаның әнисе, кымыз дәваханәсендә баш хисапчы булып эшләгән Аклимә Камаева «Тапшырылмаган хатлар»повесте төп героинясы Галия прототибы һәм Гадел Кутуйның хатыны Галимә Кутуева була белән дус булып эшли. Илмира ханым берничә ел элек Миркасыйм бабайның 1923 елда төзелгән йортын торгыза башлый һәм аның диварларында музейга нигез сала. Әлеге йортның бер бүлмәсе узган йөзьеллыкның 30 елларына багышлана, икенчесе - революциягә кадәрге елларны күзалларга булыша. Истәлекләргә килгәндә, Галимә Кутуева Бөек Ватан сугышына (1934-1935) кадәр Ютазы амбулаториясендә эшли. Ә пенсиягә чыккач, ул кабат Ютазыга күченеп кайта һәм дүрт ел Ютазы кымыз шифахансен җитәкли. Күп телләргә тәрҗемә ителгән«Тапшырылмаган хатлар» повесте китабының нигезенә Галимә Кутуева хикәяләре салынган дип сөйлиләр.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ