Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәмлекнең алтын баганасы

2026 елның 15–17 апрелендә Казан бөтендөнья татар мәгарифенең башкаласына әверелде. «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Адымнар» полилингваль комплексы, Россия ислам университеты, берничә татар гимназиясе һәм балалар бакчасы бу өч көн эчендә Бөтендөнья «Туган тел» җыенының эш мәйданчыкларына әверелде. Сигез йөздән артык делегат: Татарстанның 45 районыннан, Россиянең 28 төбәгеннән, чит илләрдән килгән кунаклар туган татар телебезне үстерү, саклау киләчәк буынга тапшыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан бергә җыелды.

 

Беренче көн

15 апрель – хәтер һәм рухият көне. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре янына чәчәкләр салу, әлеге язучыларның һәм «Белем» мәгариф музеена сәяхәт беркемне дә битараф калдырмады. Татарстан Фәннәр академиясендә форумның тантаналы ачылышы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар узды. Әмма көннең истәлекле мизгеле – «Татарча диктант» акциясе булгандыр. «Корстон»ның «Баллар залы»нда йөзләгән кеше, кулларына каләм алып, тынлык эчендә туган телнең орфографик серләренә төшенде. Ул тынлыкта милләтнең бердәм сулышы сизелә иде.

 

Икенче көн

16 апрель – дискуссион-методик мәйданчыклар көне. Форум үзенең иң продуктив форматына күчте. Иртән «Корстон»да Татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Төштән соң Казанның төрле почмакларында урнашкан сигез мәйданчык үз ишекләрен ачты. Беренче мәйданчык – «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы – мәктәп директорларын һәм Россия Федерациясе мәгариф идарәсе органнары вәкилләрен кабул итте. Икенче мәйданчык – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар өчен төп локация булды. Биредә галимнәр институт буенча экскурсия үткәрделәр: кунаклар Габдулла Тукай кабинеты, татар фольклоры кабинеты, «Манзара» күргәзмәләр залы, би- һәм полилингваль белем бирү кабинетлары комплексы, шулай ук Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее белән таныштылар. КФУ галимнәренең профессор Гөлшат Галиуллина, доцент Эльвира Денмөхәмәтова, профессор Нурфия Йосыпова, доцент Рамилә Сәгъдиева, доцент Кадрия Фәтхуллова чыгышлары татар филологиясенең бүгенгесе һәм киләчәккә планнар, яңа проектлар, магистратураның яңа юнәлешләре, белем бирү платформалары турындагы презентациясе, шулай ук «Туган (татар) тел һәм  әдәбият» яңа буын дәреслекләренең үзенчәлекләренә багышланган түгәрәк өстәл аеруча кызыклы булды.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе (мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм методистлар өчен), Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясе, «Галәм» татар гимназиясе (18 нче гимназия), 162 нче балалар бакчасы (мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре өчен), Россия ислам университеты (мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәре, «Насыйри» үзәкләре һәм якшәмбе мәктәпләре вәкилләре өчен), шулай ук Каюм Насыйри исемендәге  80 нче мәктәп тә җыен кунакларын кабул итте. Һәр мәйданчык – үзенчәлекле тәҗрибәләр, проблемалар, чишелешләр. Көн ахырында «Адымнар» комплексында «Аршын мал алан» спектакле куелды, ул, катнашучыларның күңелен күтәреп, форумның икенче көнен җиңел һәм рәхәт итеп тәмамларга ярдәм итте.

 

Өченче көн

17 апрель – пленар утырыш көне. Иртән «Корстон»да катнашучыларны теркәү дәвам итте, шул ук вакытта фойеда «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе эшләде. Стендларда электрон уку әсбаплары, интерактив такталар өчен программалар, мобиль кушымталар, хәтта тел өйрәтүче тренажёрлар тәкъдим ителде.

Пленар утырышны Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов алып барды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен игълан итте. Рәисебез, «Туган тел укытучысы ул – милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч», – дип ассызыклый.

Татарстан мәгариф һәм фән министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Илсур Һадиуллин чыгышын Әбрар ага Кәримуллин сүзләре белән башлады: «Милли тел язмышы ул – милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый». Ул соңгы 3 елда мәктәпләрдә туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булуын, бүгенге көндә Татарстанда – 578 татар мәктәбе, Россия төбәкләрендә 1100 дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килүен әйтте. Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу мөһимлеген ассызыклады.

– 2023 елда татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары федераль белем бирү программасына кертелде. Бүгенге көндә 90 дәреслек федераль исемлектә. Әлеге дәреслекләр белән Россиянең барлык төбәгендә дә татар теле укытыла ала. Телне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн мәктәбе эшчәнлеге торгызылды, ресурс хәзер Россия платформасында эшли, – дип чыгышын дәвам итте министр. – Республика җитәкчелеге һәм дәүләт программасы кысаларында Татарстанның белем бирү оешмалары һәм туган телдә укытучы педагоглар өчен грант бәйгеләре булдырылды. Мисал өчен, 2024 елда 100 укытучы һәм 100 тәрбияче 50 шәр мең сум күләмендә, 50 мәктәп һәм 50 балалар бакчасы 500 әр мең сумлык грантка ия булдылар. Мөгаллимнәр өчен грант бәйгесе быел да уздырыла. Татарстаннан читтә татар телен саклау һәм үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Төмән, Самара, Әстерхан, Саратов, Омск, Түбән Новгород, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән татар теле укытучылары 100 әр мең сумлык грант алдылар. Грантка тәкъдим ителгән проектларның дәвамлы булырга тиешлеген онытмыйк. Милли мәгарифне үстерү өчен барлык оешмаларның да бергә, бердәм эш итүе бик мөһим. Дәүләт органнары, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм ата-аналар бер максатка юнәлеп эш иткәндә генә туган телебез һәм мәдәниятебез үсеш алачак.

 

Пленар утырыштагы чыгышларда Россиянең төрле төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча эшчәнлек тәкъдим ителде. Удмуртия Республикасы Балезино районы Кистем урта мәктәбе директоры Зөһрә Касыймова «Мәгариф эчтәлегендә этномәдәни (татар) компонентлы мәктәп: тәҗрибә һәм перспективалар» дигән темага чыгыш ясады. Пенза өлкәсе татар мәктәпләре директорлары ассоциациясе рәисе, Пенза өлкәсе Городище районы Югары Әләзән урта мәктәбе директоры Мәрьям Тачукова «Татар телен үстерү, аның кулланылыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә Пенза өлкәсе мәгариф системасы тәҗрибәсе» белән таныштырды. Самара өлкәсе Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәерова «Балаларны туган телгә нәтиҗәле укыту өчен тел мохите булдыру» темасын күтәрде. Саратов шәһәре милли татар гимназиясе директоры Венера Салихова «Милли мәгариф. Хәзерге заман меценатларының туган тел саклауда роле» дигән кызыклы тәҗрибә белән уртаклашты. Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина «Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча югары белем бирү: тәҗрибә һәм бурычлар» дигән  темага чыгыш ясады. Әлеге эшчәнлекләр белән сез тулырак итеп «Гаилә һәм мәктәп» журналының 2026 елның апрель санында таныша аласыз.

 

Һәр халыкның үз теле

Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова «Хәзерге белем бирү процессында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең роле» дигән дигән темага чыгыш ясады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүеннән башлап, бу фактның татар теле өчен әһәмиятен ассызыклады. «Бердәмлек дигәндә, без һәр халыкның үз милли йөзен, үз телен, үз рухи мирасын саклап, уртак Ватаныбыз мәдәниятен баетуны күздә тотабыз, – диде ул. – Бу бөек бердәмлекнең алтын баганасы – туган тел һәм әдәбият укытучысы». Аның чыгышының иң көчле мизгеле – укытучының абруе турындагы сүзләре иде: «Без укытучының югары статусы турында еш әйтәбез. Әмма абруй үсеш өчен мөмкинлекләр булган җирдә генә туа. Әгәр укытучыга үсәргә, яңарырга, заман белән бергә атларга шартлар булмаса, аның абруе турында сөйләшү  хыял булып калачак».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ