Логотип Магариф уку
Цитата:

Намазлыклар җыела

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияты музеенда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмә оештыру планлаштырыла. Күргәзмә өчен халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыклары җыела.

Татар намазлыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң?

Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган  чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла. 

Күргәзмә узганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарылачак!

Әйдәгез әле, татар намазлыкларын кире кайтарып, дөньяга күрсәтик!

Намазлыкларны тапшыру өчен элемтә номеры:

 +7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ