Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын хәрефләр белән язылган татар театры тарихы

Казанда татар театрының 120 еллыгына багышланган «Алтын хәрефләр» мини-сериалы съемкалары тәмамланды. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

Мини-сериал 15 минутлык 4 сериядән тора. Сюжет XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар театры формалашу чоры вакыйгаларына багышлана. Анда театр әһелләре – Ильяс Кудашев-Ашказарский , Сәхипҗамал Гыйзәтуллина-Волжская, Габдулла Тукай, Габдулла Кариев һәм Галиәсгар Камал образы бирелә. 

Режиссёр Андрей Лысяков проектның максаты татар театры тарихы белән таныштыруны һәм Камал театры артистларын киң аудиториягә танытуны күздә тота.

Төп рольләрне Камал театрының яшь артистлары башкара: Самат Хәбиров (Кариев), Зөфәр Нуретдинов (Тукай), Илүсә Камалиева (Гыйззәтуллина-Волжская).

Кызыклы факт: фильмны төшерү процессында хромакей технологиясе һәм ясалма интеллект мөмкинлекләре кулланылган.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ