167 мең бала ял иткән
Бүген социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның ялы һәм сәламәтләндерү чаралары буенча җәйге кампаниягә йомгак ясалды. 2025 елда республика буенча 167 мең бала ял иткәнлеге билгеләп үтелде. Моннан тыш, депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектларын карадылар.
«Быел барлык депутатлар да республиканың сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, анда балаларның ял итү шартларын, туклануын оештыру, оешмаларның матди яктан тәэмин ителүе белән таныша алдылар», – дип билгеләп үтте социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, утырышны ачканда.
Республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Денис Лулаков 2025 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында Татарстанның 1624 оешмасыннан 166 919 баланы ял иттерү ниятләнгән булган. Республикадан читтә ял итүгә килгәндә, Денис Лулаков әйтүенчә, Кара диңгездә 6 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгыткан. Моннан тыш, җәй көне Татарстанда Россия төбәкләреннән килгән 485 бала ял иткән. 12,5 мең бала палаткалы лагерьларда булган. Шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1642 балага ял итү оештырылган.
Утырыш дәвамында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов халыкка адреслы социаль ярдәм буенча республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте. Аның нигезендә хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Фото ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар