Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка» бәйгесенең «Шигърият» номинациясендә җиңүчеләр эшләре

Шигърият:

Алсу Идрисова, Балтач районы, Норма авылы. 1 нче урын:

 

***

Әниемә килдем.

Сандык ачып,

Үлемтекләр барлап утыра.

– Бу – юганга,

– Монсы – иңдергәнгә...

Ипләп шулай кабат тутыра.

Шундый авыр

Бу сандыкка карау.

Белсәм дә мин аның кирәген.

Бозлы сулар

Койсалар да баштан

Болай туңмас кебек йөрәгем.

– Бүген төштә

Әтиеңне күрдем.

Чакырамы шунда янына...

Бик сак кына

Карап ала үзе

Тәрәзәдән зират ягына.

Юк, әнием,

Юк, бирешмә әле,

Ашыкмачы  әле китәргә.

Ике кызың,

Син булганга күрә,

Шөкер әйтә һәрбер иртәгә.

Акыл аңласа да,

Йөрәк белән

Кабул итмим шушы сандыкны.

Гомер бирче, Раббым, әниемә.

Бирче аңа өеп саулыкны.

 

***

Мәңгелек йорт.

Син изге һәм шомлы...

Капкаң һәрчак ачык, бикләнмәгән.

Ел дәвамы

Килеп, күреп була.

Зират-йортта вакыт чикләнмәгән.

Әби-бабай,

Әти ята монда.

Көтеп ята безнең адымнарны.

Капка ачып,

Дога укый-укый,

Чардуганга килеп кагылганны...

Көтеп ята,

Йомшак кына дәшеп,

Тормыш хәбәрләрен сөйләгәнне.

Тыңлый алар.

Күреп торсалар да,

Белеп торсалар да безнең хәлне.

Көтә алар.

Ә без онытабыз:

Текәлгәнбез яшәү ноктасына.

Әй чабабыз...

Сирәк тотына кул

Зират капкасының тоткасына.

Рәнҗемәгез,

Зират әһелләре.

Онтабыз шул үлем кануннарын.

Үзебез дә

Монда ятасы бит

Балаларның көтеп адымнарын.

 

***

Аллаһның бар эше хәерле –

Ул белә безгә ни кирәген.

Кайчакта мең кыен ашыйсың,

Тормышка ашсынга теләгең.

Дөньяны кичеп тә тапмыйсың,

Насыйпка язылган булмаса.

Көтмичә дә килә хәләлең,

Аллаһы бирергә уйласа.

Их, шөкер әйтергә өйрәнсәк...

Өс бөтен бит әле, тамак тук.

Калганы маңгайга язганча,

Аллаһның хәерсез эше юк.

 

 

Ильмира Нуруллина, Яшел Үзән. 5 бала әнисе. 2 нче урын:

 

Сакла!

Сакла безне, Раббыбыз!

Милләтебезне сакла.

Бәхеткә юл күрсәткән

Ислам динебез сакла.

 

Күңелләргә үтеп кергән

Иманыбызны сакла.

Туры юлга күндергән

Изге Коръәнне сакла.

 

Син изге йортың иткән

Мәчетләребезне сакла.

Белем-мәгърифәт биргән

Мәдрәсәләрне сакла.

 

Туып үскән, яшәгән

Туган җиребез сакла,

Белем ачкычы биргән

Туган телебез сакла.

 

Ата-бабалардан килгән

Гореф-гадәтне сакла.

Сикәлтәле юллар үткән

Милләтебезне сакла.

 

Безгә гомер бүләк иткән

Әти-әниләрне сакла.

Яшәр өчен көч-дәрт биргән

Балаларыбыз сакла.

 

Ана васыяте

Балаларым минем, бәгырьләрем!

Ирешсен сезгә минем васыятем.

Ашыгыгыз аны башкарырга,

Ана сүзенә колак салырга.

 

Аллаһ берлегенә китереп шәһадәт,

Үтәгез намаз, ураза, хаҗ, зәкәт.

Коръәннән ятлагыз күп сүрә һәм аять.

Насыйп булыр сезгә мәңгелек Җәннәт.

 

Җан тынычлыгы табыйм, дисәгез,

Раббым Аллаһны зикер итегез.

Бик бай булырга теләсәгез,

Канәгать булып, гыйлем өстәгез!

 

Иң хәерле кеше булыр өчен,

Коръән ятлап, башкага өйрәтегез.

Озын гомерле һәм бәхетле булыр өчен,

Туганлык җепләрен һич тә өзмәгез.

 

Бер-береңә терәк булыгыз,

Авыр чакта сабыр итегез.

Нык иманлы, мәрхәмәтле булып яшәп,

Чикле вакытның кадерен белегез!

 

Бу дөньяда гамәл бар – хисап юк,

Һәрчак изге гамәл кылыгыз.

Ахирәттә хисап бар – гамәл юк,

Изге гамәл булсын юлдашыгыз.

 

Аллаһ кушканнарны үтәгез,

Тыйганнардан тыелыгыз.

Шайтан коткысына төшмәгез,

Гөнаһлардан ерак булыгыз.

 

Динебезне, телебезне, шәҗәрәне,

Гореф-гадәтләрне саклагыз.

Әгәр дошман сугыш игълан итсә,

Халкыбызны, илебезне яклагыз.

 

Баланың ата-анага догасы

Иншаллаһ кабуллардан булыр.

Аллаһ хозурына киткән анага

Иң кадерле бүләк – дога булыр!

 

 

Лилия Вәлишина, Арчадан. 3 нче урын:

 

Төнге урам. Фонарь

Төнге урам. Фонарь яна.

Кар бөртеге бөркелә, бөркелә.

Кыш хөр рәссам акка мана.

Күңел сере сирпелә, сирпелә.

 

Асыл бизәк җиргә ята,

Карлар уктай ургыла, ургыла

Басыл йөрәк, җилне йота!

Бу уй-хисләр агыла, агыла...

 

Әллә нигә уйландыра:

Бар табигать агымлы әйләнә,

Күңелемдә тынлык сөрә,

Зар-мәшәкать ташкыны атыла.

 

Бу төн чиксез, уйландыра:

Бар дөнья сер, могҗиза чынында.

Төн – хис көрсез, ул чакыра.

Күңелем хөр, югалам җиһанда...

 

Әллә нигә хисләндерә:

Ут бөркелә. Бер фонарь. Буш урам.

Күңелемә җылы керә.

Ай җәелә. Төн белән кушылам.

 

Аралаша кебек галәм -

Бар бөртекләр биешә, сөйләшә,

Бөек Там Аң ... нәни адәм,

Яза күкләр ак инша тырыша.

 

Без бербөтен. Күкләр төзә...

Очам сыман. Ачыклык уйларда.

Без бербөтен – Галәм сыза.

Тынлык яра. Илаһ җан биредә.

 

Күтәрелә, Җан бушана.

Мәңгелектә мин һичкем, һичнәрсә.

Мин кагылам әкрен Аңа.

Бу төш өндә. Юк беркем. Яктыра.

 

Төнге урам. Фонарь яна.

 

Аңлатма: там (совершенный) — камил, тулы, төгәл. Хөр (свободный) – ирекле, бәйсез.

 

 

Ә син, каен, яшә

Җырлый-көйли чишмә,

Ага җем-җем сулар,

Тирә-юньгә исә

Аның моң-зар җырлар.

 

Вакыт шулай ага,

Язгы ташу була,

Сиздермичә оча,

Үргә ургып ала.

 

Кинәт яшьлек сулар

Ага, кая китә?

Кайтмас үткән юллар

Мизгеллеккә илтә.

 

Тик ялгызы үсә

Сылу каен монда.

Ялгызлыктан мәллә

Моңсу булган шунда?

 

Аксын, барсын чишмә

Мөһим түгел вакыт!

Ә син, каен, яшә

Матурлыкны багып!

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ