Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның балалар омбудсмены итеп Светлана Захарова билгеләнде

Бу постта ул Ирина Волынецны алыштырды.

Светлана Захарова Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Бу карар VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 13 утырышында кабул иттелде.

Светлана Захарованың депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды — ул Дәүләт Советында 16 ел эшләде, социаль сәясәт буенча комитетны җитәкләде.

Депутат, Социаль сәясәт буенча парламент комитеты рәисе Светлана Захарованың балалар омбудсменына кандидатурасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Миңа шундый зур вазифа ышанып тапшырулары — зур дәрәҗә», – диде Захарова. 

Фото: «Татар-информ» 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ