Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка» бәйгесенең «Чәчмә әсәр» номинациясендә җиңүчеләр эшләре

Лилия Галиуллина. Самара өлкәсе Денис авылыннан. Бүген Казанда, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында администратор булып эшли. 1 нче урын:

Җан тартмаса, кан тарта

(Хикәя)

Иртәнге азанны әйтеп кайткач, Габдулла бабай, көндәгечә, су буендагы зур аланлыкка печән чабарга төшеп китте. Берүзе, иртән иртүк, таң әтәчләре уянган вакытта, чалгысын тотып, киң, иркен аланга төшеп печән чаба башлады. Матур чиккән түбәтәен, әтисеннән калган ак күлмәген, кара чалбарын һәм оекбаш белән калошларын киеп куйгач, ул чын татар егетенә охшап китә. Әйе, нәкъ егеткә! Чөнки аңардагы хезмәт көче көннән-көн арта гына бара. Габдулла бабай ун ел артык берүзе яши. Авылда торган кешене ялгыз яши дип тә булмый. Бар халык берләшеп, гамәлләшеп тора бит. Тирә-күрше дә гел ярдәмдә. Габдулла бабайның тормыш иптәше Фирая әби үлгәч, малае Самат гаиләсе белән кайткан иде, шуннан бирле күренгәннәре юк. « Вакытлары юктыр, шәһәрдә авылча түгел», – дип юатмакчы булалар үзен тирә-яктагы апалар, ләкин Габдулла бабай алар сүзенә ышанмый. Бер тапкыр Габдулла бабай Саматка хат та язып карады, малае Илгизне авылга кайтарыгыз, бала авыл һавасын сулап үссен дип, тик аңа җавап язучы булмады. Хәер, ул язган хатка да инде күп вакыт узды. Күптәннән инде ул аңардан җавап көтми. Үз көенә, әкрен генә яшәргә күнеккән ул. Иртәләрен печәнгә китсә, кичләрен дә ялгыз үткәрмәскә тырыша. Көтү кайтканын авыл картлары белән урамда сөйләшеп көтәләр.

Бүген Габдулла бабай печәнен чабып кайткач, өйлә намазына кадәр бакча утап кермәкче иде. Зур аланны чабып бетергәч, инеш ярына утырып, тыныч кына аккан суга карап ял итте дә, чалгысын тотып, ашыкмыйча, үз-үзенә нидер сөйләнеп, кайтырга юнәлде. Ул кайтканда авыл халкы малларны көтүгә озаткан иде инде. Габдулла бабайның малларыннан аты гына бар. Ул аны ындыр артына алып чыгып яшел чирәм ашата. Күбесенчә, ул көннәрен аты белән уздыра. Печәнне дә аңа дип, һәр көн чаба ул.

Утынлык алдына чалгысын куеп, Габдулла бабай бакча ягына барганда, урам ягыннан койма аша кемдер дәште. Карт борылганда, капкада кара күзлек кигән егет басып тора иде. Габдулла бабай танымады. Кыяфәте дә авылныкы түгел. Танымагач, карт якынрак килде. Озын буйлы егет күзлеген салгач, бабай аның йөзендә таныш чалымнар күрде.

– Исәнме, бабай!

– Аллага шөкер, улым! – диде карт, танымыйча. Якынрак килгәч, « Илгиз!» – дип, капканы ачты. Бабайның йөзенә карап торды егет. Карт аңа ачу тота дип уйлады Илгиз. Күпме еллар бер хәбәрсез яшәгән оныгы көннәрдән бер көнне килеп төшсен инде! Капкадан узгач, куркып кына исәнләшергә кулын сузды.

Илгиз озын буйлы, кара чәчле һәм кара күзле, ачык йөзле егет. « Нәкъ әтисе!» – дип уйлап куйды карт.

– Бик шатмын сине күрергә, бабай! – дигән сүзләр картның күзләренә яшьләр китерде. Ләкин ул аларны күрсәтмәде. Озак итеп егеткә сокланып карап торды. Әйе, күптәннән аның якын кешесеннән мондый сүзләр ишеткәне юк иде.

– Әти-әниең кайда? Бер-бер хәл булмагандыр бит? – дип сискәнеп куйды карт. Әллә берәр ни булып, ни эшләргә белмичә, чарасызлыктан егет авылга кайтырга булганмы дигән уй тиз генә керде аның башына.

– Барысы да яхшы. Әтиләр исән-сау, шәһәрдә алар, эшлиләр, как всегда, вакытлары юк, – бабайны куандырам дип, авыр булса да татарча әйтте Илгиз. Шулай да аның тавышында бу турыда сөйләшәсе килмәгәне сизелде. Шуңа карт егетне сорашып интектермәде. Сөйлисе килсә, сөйләр диде ул үзенә. Тагы әтисе турында сорашасы килде аның, ләкин теле әйләнмәде. Әйтерсен, вакыты җитмәгән.

– Әйдә, өйгә керик, – диде карт һәм өй алдындагы кечкенә чиләктәге яңгыр суы белән кулларын юарга кереште. Егет сәерсенеп каранды. Тиз генә йортка күз салды. Габдулла бабайның йорты элеккеге заманча иде. Агач капкадан килеп керү белән матур яшел чирәм күренә. Сул якта түбән, әрдәнә булып өелгән утынлык тора. Янәшәдә мунча урнашкан. Арттарак койма белән аерылып алынган маллар сарае. Капкадан уң якта кечкенә генә өйгә алып бара торган сукмак. Егетнең йөзендә елмаю балкыды. « Бәләкәй чакта истә калган йорт түгел инде бу хәзер», – дип уйланды Илгиз.

Өйгә уздылар. Илгиз уңайсызланды, аңа бабай алдында әтисе өчен оят иде. Хәбәрсез, күпме еллар картны рәнҗетеп торганы өчен, бер хәбәр җибәрмәгән өчен. Нигә кайтканын ничек итеп аңлатырга дип уйланып, башын кашып торганда, аңа карт иң эчке бүлмәгә узарга кушты.

Габдулла бабайның өенә кергән кеше бу өйдә ялгыз карт тора дип уйламас. Карават өсте ап-ак япма белән каплаган. Мендәр өстенә Фирая әбинең чиккән бирнә челтәре ябылган. Бар нәрсә дә үз урынында тора. Кухняда кечкенә мич, аңа каршы тәрәзә янында җыйнак өстәл урнашкан. Идәннәре әле генә юып чыгарган кебек ялтырап тора. Чиста, пөхтә, җыйнак – бу сүзләр йортның девизы сыман.

Алар кухняга уздылар. Бабай чәй әзерли башлады. Алар озак итеп сөйләшеп утырды. Габдулла бабай инде андый сөйләшүләрне оныткан иде. Ул бик рәхәтләнеп, күңелен биреп аралашты Илгиз белән. Сөйләшүдән карт егетнең күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаганын, кечкенә чагыннан бирле көрәш белән шөгыльләнгәнен, һәр җәйге каникулларда аны, теләге булмаса да төрле-төрле лагерьларга җибәргәннәрен, әтисе күптәннән зур начальник булганын белде. Улы өчен бик шатланды, горурланды карт. « Нәчәлник булганга кайта алмыйдыр инде», – диде карт. Илгизнең « Юк, аның өчен генә түгел», – дип әйтәсе килде, ләкин бабай шул уй белән үзен юатканын күргәч, әйтмәскә булды. Гомумән, ул Габдулла бабай белән аралашканда кирәкмәгән сүз әйтергә куркып сөйләште. Һәрбер сүзгә картның ничек һәм нәрсә уйлаганын йөзеннән белеп торды егет.

« Әй гомер дигәннәре... Әле генә шул егетне, авылдан киткәндә юлда еламасын, әнисен интектермәсен дип кулына агачтан үзем ясаган кечкенә балык уенчыкны тапшырган идем. Инде менә, нинди егет утыра минем каршымда,» – дип уйланды карт. Әрнеште, бик әрнеште Габдулла бабай егетнең үскәнен күрми калганга.

– Мин өйләне укып алыйм әле, улым. Аннары сөйләшүне дәвам итәрбез. Син арыгансыңдыр, ятып тор, – дип бабай чыгып китте.

Илгиз озак кына өстәл артыннан тормыйча, каранып, уйга батты. Булган хәлләрне, ә иң мөһиме – авылга нигә кайтканын ничек итеп бабасына әйтергә дип уйланып, тәрәзәдән урамга карады. Андагы матурлыкка сокланды. Габдулла бабайның йорты кечкенә аланлык каршында урнашкан. Шул аланлыкта ике әби каз бәбкәләре саклап утыра. Икәү сөйләшеп вакыт уздыралар. Берсе икенчесенә кулларын болгый-болгый, нидер аңлатып маташа. Шул әбиләрдән башка урамда бер кеше дә күренми. Кызу вакыт. Өйләрендә кояштан качып яталардыр, дип уйлады егет. Әмма ялгышты. Авылда, гомумән, кеше әз, урамга чыгучылары юк. Авыл зур, өч йөзгә якын йорт, ләкин һәрбер йортта берәр кеше, алары да – карт-коры. Һаман да заман модасын куып, шәһәргә качып беткәннәр. Авылдагы бер сәрхүш әйтмешли, эштән качалар бөтенесе, җир эшеннән. Кем белә, нидән качып һәм нәрсәләр эзләп китәләрдер алар...

Уйларын җыеп өстәл артыннан торып киткәндә, тәрәзәдән бер кызның йортка кереп килгәнен күреп алды. « Габдулла бабай, гәҗитләреңне ишек алдында калдырам», – дигән тавышка Илгиз ишек ягына ашыкты, ләкин өлгермәде, кызның капкадан чыкканын гына күреп калды. Йөгереп урамга чыкты, ләкин кыз киткән иде. Габдулла бабай намазын укып бетергәч Илгизнең өйдә булмавын абайлады, шикләнеп, куркып куйды. Шул вакыт аңа оныгының кайтканы, тәмле чай артында икәүләп сөйләшеп утырулары төш кенә булдымы әллә дигән уй килде. Ләкин Илгизнең ишек алдындагы биек бусагага абынып керүен ишеткәч, куанып елмайды.

– Бусага биек шул безнең. Карабрак йөре, улым, – диде. Егет үзенең игътибарсызлыгыннан, Габдулла бабайның аңа карата кайгыртучан булуыннан елмаеп куйды.

Кичен ул Илгизгә « кояшлы як» дип, үзенең бүлмәсенә ятарга урын әзерләде. Үзе тәрәзәләрен миләш агачы каплаган ышык бүлмәгә ятты. Габдулла бабайда үзенә таныш булмаган хис уянды. Әллә кайгырту, әллә курку хисе бу? Бер карасаң, ул чын күңелдән шатланып оныгы белән аралаша. Ә икенче яктан, ул Илгиз тиздән китәр дип курыкты. Аның олыгайган көннәрендә булса да якын кешесен күреп, аралашып каласы килә, ул бар нәрсәне дә эшләргә әзер, Илгиз генә китмәсен. Күптәннән көткән иде карт бу көнне. Йокларга яткач та, ул Аллага шөкер дип, дога кылып, рәхмәтләр укыды. Ә Илгиз бабайның мондый каршы алуын көтмәгән иде. Ул аны ачуланган дип уйлады. Чөнки, Илгизнең әтисе белән Габдулла бабай арасындагы зур бушлык, аңлашылмаучанлык бар.

Тирә-күршеләрнең ишетеп өлгергәннәре Габдулла бабайга оныгы кайтканын сөйли башлаганнар иде. Ә бу инде авыл кешесенә сөйләргә менә дигән сәбәп. Кешеләр Илгизне яманлап, Габдулла бабайның йортын үз исеменә яздырырга кайткан дип сөйләде. Янәсе, әтисе җибәргән. Кемдер Илгизне әти-әниләре белән сөйләшми, барыр җире булмаганга кайткан дип тә сөйләде. Шулай ук яклаучылары да булды. Алары инде егетнең әтисен яманлады. Янәсе картның хәле белән бер дә кызыксынмый. Хәер, Илгизнең кайтуына ике көн, ә авыл кешесе имеш-мимешләр кушып берсен-берсе уздырып сөйли башлады. Габдулла бабай тирә-күршеләргә хәбәрне җиткерде. Ул күршеләрен бик якын күрә. Ялгыз булганга, ул шулай алар белән аралашырга, серләрен хәбәрләрен сөйләргә керә иде. Нигәдер үзе әйтмәсә, күршеләре ачуланыр дип уйлады. Һәрчак ярдәмгә килүче, кайгыртучан кешеләр белән күршедә тора Габдулла бабай. Карт Илгизнең кайтканын үзе хәбәр итмәсә дә, алар ачуланмас, алар аңларлар иде әле.

Күп еллар элек, Фирая әби үлгәч, Самат, Илгизнең әтисе, Габдулла бабайның йортын сатып, аны үзләре белән шәһәргә алып китәргә чакырган иде. Аңа үз бизнесын ачар өчен акча кирәк вакыт иде булса кирәк. Габдулла бабай моңа каршы булганга, алар арасында бәхәс туды. Самат ачуланып киткәненнән бирле, бер хәбәр дә бирмәде. Картның тормышы белән дә кызыксынмады. Авылдагы карт – корыга балалары акча салган вакытта, Габдулла бабай, җавабы булмаганын белә торып та, Саматка хат язды. Карт үз сүзендә торса да бәхәсләшмәде, улына ачу тотмады. Самат та, соңрак, картны аңлап, кайтыр әле, дип уйлады Габдулла бабай. Әлеге көнгә кадәр көтте. Илгизнең кайтуы да шуңа бәйле дип уйлады ул. Саматның үзенә кайтып бу турыда сөйләшергә авыр булганга, Илгиз шуңа кайткан сыман булды аңа.

Габдулла бабайның иртәнге печәнгә йөрүенә Илгиз дә иярде. Беренче көнне егеткә авыл эшләре сәеррәк булып күренде. Һәр эшнең нигә кирәклеген аңламый уйланып торды. Бабайның аңа карата уңай мөнәсәбәтенә, һәм эшләрен җиренә җиткереп башкарганына башта исе китеп карады. Аннан күнегә башлады, картның тырышлыгына, картларча сөйләшүенә һәм эшләрен оста башкаруына сокланды. Ләкин әле сәнәк тотарга, атның арбасында селкенеп барырга һәм ишек алдындагы биек бусаганы атлап керергә өйрәнә алмады. Бакчадагы кортларга да Илгиз шаккатты. Ул бәрәңгене, кешеләрдән башка, кортлар да яратканын авылга кайткач кына белде. Агу сибәргә дигән Илгизнең тәкъдименә, « Аллаһ бәндәләре, аларга тияргә ярамый, – диде Габдулла бабай, пластик шешәләргә берәм берәм кортларны чүпләп, – читкә илтеп җибәрергә кирәк аларны». Бабайның бакчасындагы череп бара торган коймаларны күреп, Илгиз бабайга аларны яңартырга тәкъдим итте. « Аргы як Фәнил көзгә таба имәннәр алып кайтам диде. Шуны көтәм. Алла боерса, көзге эшләр тәмамлангач, төзәтеп куярбыз,» – дип җавап кайтарды Габдулла бабай. Телефоны беренче көннән үк « тотмаганына» да күнде инде Илгиз. Ә менә телевизорда яхшы күрсәтә торган өч дүрт каналдан башка ике шытырдап күрсәтә торганы егетнең күңелен төшерде. Замана баласына замана « уенчыклары» кирәк шул. Сер түгел, егетнең икенче көнне китәсе дә килде, ләкин бабай алдында яхшысынмады. Әйтәсе сүзләре дә әйтелмәгән бит әле. Түзәргә тырышты.

Бу елны картның өй артындагы алмагачы күп итеп алма бирде. Мондый уңышка шатланып, Габдулла бабай  күршеләренә алма өләште. Кып-кызыл алмалар, хуш исләрен таратып, йортка ямь өстәде. Иртән Илгиз торып чыкканчы, карт ике як күршеләргә берәр чиләк алма кертеп чыккан иде инде. Үзе малкайны карап алганчы, улын беренче тыкрык кырыенда урнашкан яшел капкалы йортка алма итеп кайтуын сорады. Илгиз бакчага кергәч, алма исенә исерде. Бу ис аңа кечкенә чакта гаиләсе белән кайткан вакытларын хәтерләтте. Кечкенә Илгиз бабасы артыннан « Ни эшлисең, мине дә үзең белән ал әле», – дип йөгереп йөргәнен исенә төшерде. Озак уйланып утырганнан соң, чиләген тутырып яшел капкалы йортны эзләргә китте. Тыкрык сүзен Илгиз аңламас дип, Габдулла бабай уйламады да. Яшел капкалар күп булып чыкты авылда. Йортлар, гомумән, матур дип күз салды егет. Барысы да үзенчә ямьле, уңайлы, нурлы. Кызыл капкалар, яшел түбәләр, матур-матур тәрәзә кырыйларын бизәгән рамнар Илгизнең күңелен җылытты. Шул йортларда, өйләр кебек ямьле, матур, әйбәт кешеләр яши кебек тоелды аңа.

Беренче яшел капкага килеп җиткәч, шул йортта нидер эшләп йөргән бер кызны күрде. Теге көнне гәҗит китерүче кыз булып чыкты ул. Аяк астындагы мәчегә нидер сөйләнеп, бер чиләк алма тоткан кеше сүрәте күренде. Авылча киенгән, чәчләрен өскә җыеп куйган кыз капка төбендә аңа карап торучы Илгизне күрде.

– Сәлам! – диде Илгиз каушап кына. Нигәдер ул йорт белән адаштым диеп уйлады. – Мине бабай җибәрде, алма өләшергә. Менә, – дип, чиләгенә күрсәтте. – Бу елны алма күп ди.

– Сәлам. Ә, Габдулла бабаймы? – диеп сорау белән җавап кайтарды кыз, кем оныгы икәнен аңламыйча.

– Әйе, Габдулла бабай.

– Ии, рәхмәт, үзебезнең дә алма күп шул. Ләкин Габдулла бабайныкы аерым тәмле, – дип капканы ачты кыз. – Уз, кер, әйдә.

Заманча җиһазланган йорт Илгизгә кызык тоелды. Ат урынына – мотоблок, чалгы урынына – электрочалгы, коедан чәчәкләргә су сибелеп тора. Габдулла бабай йорты белән мондый заманча йорт арасындагы аерма егетнең авыл турындагы уйларын үзгәртте.

Бу кызның исеме Ләйлә булып чыкты. Мәктәпне тәмамлаган авыл кызы. Соры күзле, алтын чәчле, тулы, түгәрәк битле кыз. Илгиз алдында шундый эш киемнәре белән күренүенә оялып, кызның битләре, Габдулла бабайның алмалары сыман, алсуланып китте. Ләйлә бик матур кыз. Хәзерге замана кызлары кебек түгел. Үзенә бер сөйкемле сөяге бар. Бер-ике сүз сөйләшкәндә, Илгиз кызның күзләрендә шулкадәр җылылык, сөйкемлелек күрде.

Чиләкне ишек алдындагы болдырга куйды егет. Кергән кунак белән танышырга дип килгән мәче баласын сыйпап алды да, күрше кызы белән саубуллашып чыгып китте. Габдулла бабай капка төбендә Илгизне көтеп утыра иде. Егетне сәер елмаю белән каршы алды ул. Егет, кызыксынып сорагач, « Эх, яшьләр! Барысын да сөйләп бир аларга», – дип көлеп җибәрде. Габдулла бабайның шул яшел капкалы йортка аны юри җибәргәнен егет тиз генә аңламады. Икенче көнне чәй артында карт Ләйлә турында сүз кузгаткач кына барып җитте аңа. « Ул безнең урамның горурлыгы. Бик тырыш, акыллы бала. Гәҗит таратучыбыз авырып киткән, миңа почтага кадәр ерак дип, узып баруышлый минем гәҗитләрне алып кайта». Нинди гәҗитләргә язылганнарын, кайсы сәхифәне көтеп алып укыганнары да сөйләп китте бабай, ә Илгиз аны тыңламыйча, кичәге « алмалы» очрашуны исенә төшереп утырды. Егетнең күзләре янып киткәнен сизеп, бабай, тагы, кичәге кебек сәер елмайды.

Кичләрен Илгиз интернет « эзләп» авыл буйлап йөри башлады. Бер тапкыр шундый эзләнеп йөргән айлы кичтә, авылның киңлеген, матурлыгын, саф һавасын тоеп урам буенча барганда, үзе дә сизмичә кабат яшел капка янына килеп җитте Илгиз. Интернет галәмәте нәкъ шул йорт янында тоткач, Илгиз капка төбенә утырды. Рәхәтләнеп вертуаль илдә аралашып утырган вакытта, йорттан кемдер чыгып килгәнен ишетеп, тизрәк телефонын кесәсенә тыгып куйды. Капкадан Ләйлә чыкты. Кызның сораулы карашына нинди җавап кайтарырга белмәгән Илгиз болай дип сүз башлады: « Сәлам! Сине көтеп утыра идем, йортыгызга керергә уңайсызландым. Авыл белән мине якынрак таныштырырга каршы түгелме?». Ләйлә сәерсенеп елмайды һәм: « Ындыр артына барып атка су илтәм. Аннан соң барырбыз», – диде. Аңа егетнең сүзләре сәер булып тоелса да, бик шатланды. Илгизгә карата кызыксынуымы, әллә инде башка хисме, Ләйләнең йөзе балкыды.

Ындыр арты дигәне Илгиз өчен бик ерак булды. Ат яныннан кайтканда караңгы төшә башласа да, алар авыл буйлап йөрергә киттеләр. Яңа дус тапканына Илгиз шатланды. Шундый матур итеп, тәмле итеп сөйләүче кызны ул беренче тапкыр очратуы. Ләйлә авыл, аның халкы турында күп сөйләде. Күл буенда яшәүче аксак, усал Гариф бабай турында, авылда иң матур киенүче апа һәм күп маллар тотучы ялгыз Инсаф абый турында Илгиз аңламаса да, зур игътибар белән тыңлады. Озак йөрделәр яшьләр. Күп нәрсә турында сөйләшеп өлгерделәр кебек, ләкин бер дә кайтырга ашыкмадылар.

Мондый очрашуларны Илгиз белән Ләйлә бик ошаттылар. Илгиз кайчак юри аңламаганга салышып берәр сорау белән кыз янына килә иде. Почтада ничек телефонга акча салырга, кибеттә карта белән түләп буламы дип кергәләде. Бер тапкыр шундый « зур» йомыш белән килгән вакытта, Ләйләнең компьютеры эшләмәгәнен белде. Ул инде икенче көн интернетка чыга алмый икән, ә экзаменнарга әзерләнергә кирәк, ул журналист булырга хыяллана. Илгиз, егетләрчә, үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Техника белән дус булуына үзе дә сөенде егет, озак казынды, ләкин кызның интернетын җайлап бирә алды.

Илгиз авылда ике атнага якын яши иде инде. Егеткә кыен булса да, бабайны тыңлап, аның карашына, фикеренә каршы килмичә, авыл кысалары белән яшәде. Габдулла бабай өчен бу көннәр бәйрәмгә тиң иде. Шулай икәнен күрсәтмәскә тырышса да, аның эшләре, егеткә карата мөнәсәбәте шатлыгын күрсәтте. Илгизнең күңеле тулганын Габдулла бабай сизде. Сөйләшәсе килә аның, ләкин нәрсәдәндер куркып, сүз башлый алмый, уңайсызланып йөри егет. Кайту белән бар серне ачып булмый дип, карт сүз кузгатмады. « Үзе сөйләр, кирәк диеп уйласа», – дигән уй белән үзен тынычландырды. Әйе, егетнең, чыннан да, сөйләшер сүзләре бар иде. Вакыты җиткәнен көтте. Егетнең авылга ияләшкәнен күргәч, бабай сөенде. Кайткан көнендә үк шәһәренә юл тотар диеп уйлаган иде Габдулла бабай. Күрше кызы белән аралашуларын күреп, аларны юри очраштырырга, « йомышлар» белән яшел капкалы йортка Илгизне ешрак җибәрде. Күрше кызы Ләйләне дә Габдулла бабай ярата иде, үз оныгы сыман карый иде аңа. Ләйләнең әби-бабасы булмагангадыр, кыз балага кайгыртучанлык күрсәтүе Габдулла бабайның үзе өчен дә бик мөһим иде.

Гадәттәгечә, кич белән күршеләрнең көтүен бергәләп каршы алганнан соң, карт ялгызы гына капка төбендә кошлар сайравын тыңлап утырганда, аның янына Илгиз чыкты.

– Ай тулган. Якты төн була, – диде карт, егетнең сүзе барын сизеп. Шулай аңа сүзне башларга җиңелрәк булыр дип уйлады. – Син капка төбе белән ялгышмадыңмы соң? Ләйлә тегендәрәк тора бит. Мине саклап утырма, бар, – дип шаяртты Габдулла бабай.

– Юк, мин синең янга чыктым, бабай. Сиңа сүзем бар, – диде егет, кыюланып. – Ике көннән китәм мин.

Егетнең йөзе үзгәрде, куллары белән битен сыпырып тирән сулап куйгач, сөйләп җибәрде:

– Армиягә китәм мин, бабай. Бу турыда берсе дә белми. Сиңа беренче ачылуым, – дигән сүзләрдән соң, Габдулла бабай Илгизне качып торырга авылга кайткан дип уйлап алды һәм сорады:

– Ә әти – әниең?

– Юк. Аларга әйтергә кирәкми. Мине авылга синең белән сөйләшергә әни җибәрде. Дөресрәге, әти өчен гафу үтенергә дип. Әтинең холкы авыр, бер киреләнсә, җайлап булмый, ди әни. Синең хәлеңне белеп, гафу үтенеп кайтуымны сорады.

Тирән фикерле кеше белән өстенрәк уйлаучы егет арасында тынлык барлыкка килде. Илгиз олы кешегә дөрес сүзләр табып сөйләргә тырышты. Аңламас дип уйлады. Сүзен дәвам итеп, әтисенә университетка керер өчен башка шәһәргә курслар үтәргә киттем дип, алдап авылга кайтуын, әтисе Илгизнең риза булмаганына карамастан, акча түләп зур уку йортына укырга керергә теләгәнен, аның белән шул хакта талашканын сөйләп бирде егет.

– Әтиеңә хәбәр бир! – диде карт каты, ләкин тыныч тавыш белән.

– Әти белән сөйләшәсем килми. Мәктәпне тәмамлап армиягә китәргә уйлыйм дигәч, өйдә давыл күтәрде. Минем алдагы тормышымны үзем хәл итәсем килә дидем.

– Сабыр ит. Әтиең белән сөйләш, күңелеңдә ачу белән китмә. Дөньяда ниләр генә булмый: шатлыгы да, кайгысы да. Адәм баласына шул хис-кичерешләре белән уртаклашырга якын кеше кирәк. Туган кешең кебек ихластан синең өчен тырышучы кеше булмас. Кемдер әти-әнисе булмаганлыгы белән интегә. Ә сез? Исән-имин кешеләр бер-берсе белән сөйләшә алмасын инде. Тьфу!

Бу сүзләрдән соң Илгиз уңайсызланды. Бабай бит үзе дә шул кичерешләр белән яши. Аның ничә ел якын кешесе янына утырып, хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашканы юк. Ул ялгыз! Янәшәсендә иптәше булмаганлыгы белән генә түгел, күңеле белән ялгыз! Аның өчен чын, ихлас күңелдән янып торучы кешесе юк! Дөрес әйтә, исән кешеләр була торып, сөйләшә алмасын инде! Теле һәм колагы булган адәм баласы бер-берсен ишетә белмиме соң?

Озак уйланды егет. Мәктәптә зыян иткәннән соң укытучы орышып алган сыман булды аңа.

– Бабай, мин әти исеменнән синең алдыңда гафу үтенәм. Ул үзе кайчан кайтып сөйләшәсен әйтә алмыйм. Әти ничек сүзне башларга белми, нинди тупас икәнен беләсең инде. Мине шулай җылы каршы алуыңа зур рәхмәт, дөресен генә әйткәндә, кире кагарсың диеп уйлаган идем.

Мондый сүзләрдән соң Габдулла бабай, елмаеп, Илгизгә карап торды. Бу кирәкле сүзләрне ишетү - аның зур теләге иде.

– Үзеңә рәхмәт, улым! Кирәкле, минем өчен иң мөһим сүзләрне ишеттердең, – диде карт, Илгизне җилкәсеннән кочып.

Алар капка төбендә сөйләшеп утыруларын дәвам иттеләр. Хәзер инде аларның икесенең дә иңнәреннән таш төшкәндәй булды. Иркенләп сөйләштеләр. Күбесенчә Илгиз сөйләде: шәһәр тормышы, үзенең зур хыяллары һәм әтисе белән әнисе турында.

– Аңарга әйттеңме соң? – дигән сорауга егет башын чайкагач, – Эх, сез, яшьләр! Сөйләшмичә китмә, аңлашылмаучанлыклар барлыкка килмәсен өчен сөйләшергә кирәк. Әйтми-нитми китеп барсаң, ул сине аңламас. Аралашуны өзде дип уйлар. Әгәр инде синең араларны өзәсең килсә, туры әйт, хыяллар белән башын тутырмасын. Кыз бала бит ул, рәнҗетә күрмә.

Мондый темага сөйләшкәндә Илгиз оялып китте Габдулла бабайга Ләйлә белән дусларча гына аралашканын аңлатып карады, әмма карт бер сүз генә әйтте: « Мин карт булсам да, күзләрем яхшы күрә». Әйе, Габдулла бабай « сукыр» түгел иде, Илгиз белән Ләйләнең мөнәсәбәте көннән-көн ныгый барды. Бер елдан соң Ләйлә журналистика факультетының беренче курсын тәмамлап, ә Илгиз хезмәт итеп кайткач, алар шәһәрдә күрешергә сүз бирделәр. 

Авылга кайтып карт белән сөйләшүдән соң, тәҗрибә алгач, күп сорауларга җавап табып китте Илгиз. Ниндидер дәрәҗәдә ул шундый хәләттә калганына шатланды. Чөнки аңлап бетермәгән сорауларга башка күзлектән карап һәм карт фикерләрен ишетеп, сорауларына җавап тапты. Кеше өчен кешенең кирәклеген һәм якыннарыңның кадерен белү бик мөһим икәнлеген аңлады егет.

...Һәрбер авылда ташландык йортлар бар. Алар авылның бар ямен югалтып, картаеп, череп торалар. Кайсы берсе инде бөтенләй ишелеп беткән. Шул ташланган, ишелгән йортларга карагач, күңелне авырлык, моңсулык баса. Кайчандыр шул өй ишеге алдындагы тапталган сукмак та җәен чирәм белән каплана, ә кышын ул сукмакны чистартучы да юк... Элек бу өйдә кешеләр яшәгәннәр. Эш көннәрендә эшләп, ял – бәйрәм көннәрендә ял итеп, өйнең рәхәтен күреп торганнар... Ә хәзер... тәрәзәләре елап тора сыман. Тәрәзә – өйнең күзләре, диләр бит. Кайчандыр шул йортта гөр килеп яшәгәннәр... Ташланган йортлар бит ул ятим калган кеше кебек. Аларга да игътибар кирәк.

Илгиз солдатка киткәч тә, Габдулла бабайның йорты шундый ташландык йортлар санына кергән иде. Ялгызлык белән көрәшкән, һәрвакыт кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булырга өндәгән картның йорты елап калды. Карт егетне озаткач, озак тормады, көзнең беренче көннәрендә якты дөньядан китеп барды. Әйтерсең лә Илгизнең кайтуын көтеп кенә торган. Габдулла бабайның иң олы теләге – йортны хуҗасыз калдырмау, нигезне таратмау иде.

Чынлап та, бабайның теләге тормышка ашты. Авылга башка кайтмам дип киткән Илгиз, армиядән соң бабайның йортына әйләнеп кайтты һәм бакчаның коймаларын төзәтергә кереште. Нәкъ Габдулла бабай теләгәнчә, имән агачтан тотты. Илгизне авылга ниндидер көч, ниндидер хыяллар тартып кайтарды, эшләнмәгән эшләре калган иде сыман. Җан тартмаса, кан тарта диләрме әле?..

 

 

Гөлфия Насыйбуллина, филолог-лингвист, педагог-психолог, чит телләрне һәм мәдәниятләрне укыту белгече. 2 нче урын:

 

Биш бала белән сәхәр

(Хикәя)

Тәрәзә пәрдәсен күтәреп Сабира урамга карады. Халык уянган. Авыл тәрәзәләреннән сүрән генә яктылык күренә. Таң атарга шактый вакыт бар әле. Казандагы ботканың да исе чыга башлады. Кичтән бүрттерергә калдырган тары боткасы такмаклый. Казан астындагы учак шарт-шорт килеп утыра.

Сафаны уятырга кирәк, тәһарәт ала торсын дип, аралыкка юнәлде Сабира. Пәрдә артында Сафа юк. Ничек күрми калдым соң мин моны? дип чираттагы гаҗәпләнүен яшерә алмады ул. Песидән дә болайрак, аяк тавышы да ишетелмәс, тыны да чыкмас, бер кәлимә әйтмәс. Шул уйларыннан кабат ботка казаны янына килде. Учактагы күмерләрне таратты да, боткага сөт өстәде, казан капкачын каплап куйды.

«Нишләп керми инде бу?» дигән уйларыннан, ишеккә карады. Күп тә үтмәде, ишек ачылды. Аннан, сакалында су тамчылары да кипмәгән Сафа күренде.

– Сиңа әйтәм, балаларны сәхәргә уятыйкмы? Сабиха белән Асиянең яшьләре җиткән, уразага керсәләр дә була бит, – дип дәште Сабира тавышын күтәребрәк.

Сафа сакалын сыпырып куйды. Һични әйтмичә, ишек төбендәге дүртъаякка килеп утырды да, кәвешен салды, читегенең балтырын мөешкә кыстырган чүпрәк кисәге белән сөртте.

– Гомерем үтә, әпәпә белән... – дип сукранды Сабира. Яулык чите белән авызын капласа да, сүз әйтелгән иде инде.

Сафа үз уйларында. Әкрен генә урыныннан торды, аш почмагына кереп, казан капкачын ачты да, «Сөбханаллаһ» дип иренен ялап куйды. Сөт эчендә шап-шоп килеп утырган ботка исе өйгә таралды, ботка буы тәрәзәләргә ягылды, җылы рәхәт һәм татлы бер тәм барлыкка килде.

– Аллага тапшырдык! – дип әкрен кенә өстәл артындагы урынына барып утырды.

Сукыр лампадагы май элпәсеннән тымызык кына яктылык агыла. Өстәлдәге чынаяк, бизәкле агач кашыклар шул ут яктысында төрле төсләргә керә. Өстәл эскәтерендәге чигүле чәчәкләр җанлана, чигүле самовар җәймәсе самоварны көтә.

«Балаларга дигән өлешне дә салыйммы икән?» дигән уй белән, агач табакка казандагы бөтен ботканы бушатты Сабира. Май тәпәненнән зур гына кисәк сары май алды да, табак уртасына утыртты. Ботка табагын өстәлгә куйды. Җылы ботка эчендәге май әкрен генә, җай генә эреп, сары-аксыл күлдәвеккә әйләнде. «Бисмиллә»сын әйтеп, Сафа агач кашыгы белән ботка кырыеннан өлешен алды да, күлдәвеккә чумырды, аның артыннан Сабира иярде. Боткалы агач кашык барып кайтырга өлгермәде, алдагы ызбаның ишек катында чәчендәге ал ленталары сүтелә башлаган Асия күренде.

– И бәбекәем торган, – дигән сүзләрен кабатлый-кабатлый Сабира кызы янына ашыкты. Кызның битләрен юдырды да, өстәл артына утыртты, кашык тоттырды.

– Ботканы ашап бетермәгез! – дип аның артыннан Сабиха да килеп утырды. – Маен күп аласың дип, Асиянең касыгына төртте.

– Бәбекәем инде, – дип кенә әйтә алды Сабира. Чая иде олы кызы, чая. Сафа өстәл почмагында өелеп торган гәзитләрне алды да, «Укы!» дип Сабиха алдына куйды. Көндәлек гадәт. Чәй табыны янында атасы кызга гәзит укыта.

Апалары артыннан уртанчы кыз – Сафия дә җитеште.

– Кызларыбызның борыннары исне яхшы сизә Аллага шөкер, малайларның танавы катырак ахыры – дип, әйтмичә булдыра алмады Сабира. Сафаның ирен читендә сизелер-сизелмәс елмаю күренде.

– Бәрәкәт! Малайларыбыз да торган бит! – дип ишек катында терәлеп торган Риза белән Мөдәррисне әниләре юындырып, табын янына утыртты, аларга да кашык тоттырды.

Рамазан аеның иртәнге сәхәрендә җиде кашык тары боткасы салынган зур агач табакка таба бер барып бер кайта иде шулай.

 

Мал зәкяте

(Хикәя)

Шатланырга да куркыныч. Эшләре уңга бара Зөфәрнең. Аллаһның биргәненә шөкер. Өч ел элек башлап җибәргән эше әти-әнисенә ярдәм итәргә, гаиләсен туйдырырга, көяз хатынының теләкләрен үтәргә, балаларын шатландырырга, туган-тумачаларына өлеш чыгарырга җитә. Артык калганы тагын шул ук бизнесына һәм күңел кушканча тотарга ярый. Инде куанып бетерә торган түгел. Аллаһның бәрәкәте артканнан арта бара. Үз чиратында Зөфәр эшендә хәрәмләшмәскә, ихлас булырга, олылар сүзенә колак салып, үзенчә эшләргә, зәкят малын чыгарырга тырыша. Моның хәтлесе барып чыгамы юкмы, анысы Зөфәргә билгесез. Күңел кушканча, хәленәчә кылана.

Менә быелгы ураза ае да ничектер үзенчәлекле. Моңа хәтле тотарга фарыз дигәннән генә тотылган уразаның да «тәме» барлыкка килде. Шуны тоя Зөфәр. Шатланып сәхәргә тора, намазын укуга ук эшкә чыгып китә. Ашау кайгысы булмагач, тиз-тиз генә эшлисе эшләре эшләнә. Шулай көн үткәне дә сизелми, нәтиҗәсе дә сөендерерлек.

Рамазаннан рамазанга бәрәкәт тоя Зәфәр. Әнә быелгы керемен санап караган иде дә, шактый гына булган. Налогтан калганына бер яхшы машиналык кына зәкят чыгара алам икән дип, сөенеп куйды. Артык сөенергә ярамас, тизрәк урнаштырырга кирәк. Кемгә, кая бирергә дигән уй килә. Фәкыйрьләргә, мескеннәргә, бурычлыларга, акчасыз юлчыларга бирергә була. Фәкыйрь-мескен дип беркемнең дә маңгаена язылмаган анысы. Хәер сорап утыручысы да мескенгә охшамаган. Андыйларга да, картлар йортына да, ятим-ятимәләргә дә биргәне булды. Бу юлы ничектер башкачарак эшләп карыйсы килә. Аллаһка тагын да шөкер итәрлек халәт кичерәсе килә Зөфәрнең. Инде ел буена хәрәкәтләнүеңнән, тапкан малыңнан күңел рәхәте табу да кирәк бит, дип зәкяткә җыеп куелган акчасын кабат барлады ул. Җае чыгуга чыгарып бирерлек булсын дип, акчаны эреләндерде, түш кесәсенә салып куйды. Кулы түшенә тигән саен, баш катырып тормыйммы соң, дип уеннан кире кайта иде. Әнә әтисенең абыйсы, кайткан саен: «Башкалар затлы машинада йөри, машинаны алыштырырга кирәк», – дип зарлана. Әллә аңа гына тоттырасы инде, дип кабат-кабат бу уеннан кире кайта. Ни хикмәттер, күңел дигәне алай эшләргә теләми. Җанга рәхәтлек бирә торган итеп, күңел кушканча эшлисе килә аның. Шул уйларыннан, әти белән әни янына кайтып килим әле дип юлга чыгасы итте Зөфәр. Сәхәрен ашап, намазын укыды да, хатыны төенләгән күчтәнәчләрен алып, юлга кузгалды. Ара-тирә гаиләсез генә, «уйларын» гына янына утыртып, авылга кайтып килә торган гадәте бар аның. Туган якларга кайтканда хәтирәләр яңара, уйлары төзекләнә. Беркем комачауламый. Туган якның чатыр-чотырлы юлы да җанга якын. Балачакка, нигезгә илтә бит ул. Һавада очыргаланып йөрүче каргалардан башка, авыл юлында машиналар күренми. Юлның бер кырыеннан яшел урман үсентеләре, икенче ягыннан ямь-яшел кыр, аның очы-кырые юк. Яшеллек күктәге зәңгәрлек белән тоташа. Тоташкан урын беленер-беленмәс булып кына сиземләнә. Магнитофонын да кабызмады Зөфәр. Үзгә тынлык. «Уйлары» янында «машина тавышы» икенче иптәше. Юлда – Зөфәр, уйлары һәм машина. Җилдерәләр.

Ерактан каршына машина шәйләнә. Якынлашкан саен, бик тә сәер килүе күренә. Исерек дисәң, исерек түгелдер инде шоферы. Караса, инде музейларда гына сакланырлык «запорожец» машинасы. Бәрәч, Зөфәр кечкенә вакытта алган әтисенең беренче машинасы да шундый иде бит!

Хатирәләрен кире җибәрмәскә тырышып, Зөфәр тизлеген киметте, ян көзгегә тагын бер күз төшереп алды. «Запарай» Зөфәр карашын күтәрә алмады, шып туктады. «Нигә туктады икән?» дип машинасыннан төште. «Запророжец»тан күренүче бабайга:

– Әссәләмүгаләйкүм, бабай, – дип, ике кулын сузды. Кая киттең, болай, таңнан? – дип кызыксынды.

– Китте ди, – бу «иптәш» белән таңнан чыксаң да төшкә генә барып җитешле, – диде бабай эчкерсез елмаеп. Район үзәгенә барып кайтырмын дигән идем, вак-төяк эшләрем бар. Берәр җире килеп чыкмаса гына ярар инде, дип йөрим. Көяз кыз кебек, гел җайлап торырга кирәк. Ай саен майлап торам үзен, – дип, машина копоты астына башы белән кереп китте.

– Алай икән! – дип куйды Зөфәр. Болай мәшәкатьләнгәнче, юлларда ватыла-җимерелә йөргәнче, яңаны гына алсаң? – дип авызын ачкан иде дә, бабайның:

– Әй, олан, шулай инде дә бит, каян аласың инде аның яңасын. Уналты яшемнән тракторга утырдым. Кулда трактор булгач, машинаны кирәксенмәдем дә. «Итекченең итеге булмас» ди, халык. Кабат машина алырлык акчасы булмады инде аның. Хәерле булсын! Монысы да аның Аллаһ бүләге. Энем яңаны алган, монысын миңа бирде. Йөреп торырга ярый, олан, йөреп торырга ярый, – диде.

Зөфәр куен кесәсенә кулын тыкты. Машиналык акча урынында иде. Акылына килгән уеннан кире кайтмады.

– Мә, бабай, монысы да Аллаһ бүләге, – дип куен кесәсеннән акча төргәген чыгарып, бабайның учына салды. Бушап калган кесәгә җылылык йөгерде. Йөрәкне җылытты. Бу җылылыктан җанга ниндидер аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек иңде. Зөфәр таулар күчерергә әзер иде.

Гомер буена тракторда эшләп тә, машиналык акча юнәлтә алмаган юлчы бабай исә, кулына тоткан акчаларга карап өнсез калды. Бары тик: «Йә, Аллам! Ураза аеның хикмәте инде бу!» – дип кенә кабатлый алды.

Шулай итеп, чираттагы мал зәкяте тиешле урынын, тиешле кешесен тапты. Ураза аендагы мал зәкятенең хикмәте иде бу!

 

 

Галия Муратова, Әгерҗе районы, Девятернә авылы, ветеран-мөгаллимә. 3 нче урын:      

Аллаһка таян, улым!

(Хикәя)

Төн буена йокы кермәде аның күзенә бүген. Хәер, монда, алгы сызыкта, берәү дә өйдәге татлы йокылар турында хыялланмый да инде. Йокы монда тукыма кисәкләреннән тегелгән юрган кебек. Унбиш-егерме минутлык ямаулыклардан – « китеп алулар»дан гына тора. Кысан блиндажда кан исе,тир исе аңкый. Янда яткан яралы чуваш егете « братцы, воды!» дип илерә. Почмактан аңа рус егете эндәшә: « Нет, брат, воды, ни капли, понимаешь?!» Аннан, яман сүгенеп, өстәп куя: « Когда уже хотя бы раненых забрать дадут сволочи?!» Ә һавада бертуктаусыз дошманның кешесез очкычлары безелди. Аларның тавышы, бергә кушылып, аерган корт күченең гөжләвен хәтерләтә.

Илнар боларны күрми дә, ишетми дә. Бүген аның газиз әнкәсен җир куена салдылар. Соңгы тамчы суларын каптыра алмады ир әнисенә. Күрә алмады, үз куллары белән кадерләп озата алмады ул әнкәсен. Командирның « Булышырмын, җибәрү җаен ничек тә табарбыз» дигән вәгъдәсе дә үтәлә алмый калды. Якыннары китеп бара Илнарның, әнә янда сөйгән « пушка Мушка»сы гына хәзер. Ир үзе хезмәт күрсәткән артеллерия пушкасын яратып шулай атап йөртә монда, кайчандыр сөйгәнен шаяртып шулай Мушка дип дәшә иде ул.

Ә газиз хатыны – Мөршидәсе инде күптәннән аның янында түгел, аерылды аларның тормыш сукмаклары. Хәер, « газизем» дип әйтерлек кадерли алдымы соң хатынын, балаларын Илнар? Ир күңеле еракка, үткәннәргә йөгерде. Ә бит бик матур башланган иде тормышлары, югыйсә. Бер уку йортында укып йөргән чаклар, матур туй көннәре, еш булмаса да ерак районда яшәп яткан әби-бабайга кунакка кайтулар төсле кино кадрлары кебек бер-бер артлы күз алдыннан йөгереште. Кайда чатнады тормыш касәсе, кайда ялгышты шатлыкта да, кайгыда да бергә булырбыз дип кушылган пар? Ул сугышта йөргән арада балаларның икесе дә башлы-күзле булып куйганнар әнә, кай арада үсеп, буй җитте соң алар?! Ир балалар үстергән чакларын искә төшерергә теләде. Тик аерым-аерым мизгелләрдән торган бу «фильм» да ертык тукыма өлешләреннән торган юрганны хәтерләтте. Ир балаларның ничек үскәнен күрми калганын аңлады. Бергәләп уйнау-шаярулар, бергәләп сәяхәт итүләр, гаилә бәйрәмнәре үткәрүләр бу фильм сценариесенә язылмаган булып чыкты.

Акча яратты Илнар, аны күп һәм тиз булдырасы килде. Матур гына эшләп торган җиреннән җитәкчесен, аннан бигрәк дәүләт эше, кайнана-кайната һәм ике кечкенә сабые арасында тиендәй бөтерелгән хатынын тәмам гаҗәпкә калдырып, өеннән зуррак акча эшләргә дип чыгып китте ир. Тик ансын гына бер җирдә дә көрәп бирмиләр булып чыкты. Туксанынчы елларда башлап караган эшләре, әнисе әйтмешли, « бисмилласыз» башландымы, әле криминал төркемнәр басымына, әле бюрократия киртәләренә бәрелеп бер-бер артлы җимерелә торды. Өйдә сирәк күренгән ир тапкан акчасын тагын да ишәйтү юлларын уйлап янды. Кайткан-киткән арада отышлы уеннар уйнарга хирысланып китте. Отышлардан бигрәк оттырулар күбрәк булса да, шәйтан мәлгүн эченә генә түгел, җелегенә кереп оялаган иде инде. Алай гына түгел, тәмам эреп, тамырлар буйлап акты сыман әлеге шәйтан. « Бу оттыру вакытлыча, күбрәк акча салсаң, отышың да зуррак булыр, әйдә, әйдә, уйна тагын!» – дип котыртып, дәртләндереп торды яшь ирне. Илнар шулай уйный торды – бурычлар арта торды.

Берничә тапкыр бу исерүдән айныттырга теләп сүз башлаган Мөршидәсен ир ишетмәде. Дөресрәге, ишетергә теләмәде. Ә Мөршидәсе горур иде, эшчән иде. Тормыш арбасын җигелеп тартты, эшендә үрнәк булды, бакча тутырып җиләк-җимешен үстерде, балаларын укытты, туган-тумачага һәрчак ачык йөзле, тәмле телле булды. Һәрвакыт йөзеннән бәхетле елмаю китмәгән бу көчле хатынның эчендә нинди утлар янганын эштәгеләр дә, якыннары да белмәде… Аерылышканда да гаделлек даулап йөрмәде хатын, соңнан берничә эштә эшләп түләсә түләде, милек өлешен ире сораган күләмдә табып, суд залында ук кулына тоттырды. Бу акчаларның бер атна эчендә отышлы уеннарда эреп юкка чыкканын белгән көнне йөрәгеннән Илнар дигән исемне мәңгелеккә сызып атты хатын...

Эх, кире әйләндереп кайтарасы иде шул чакларны! Өр-яңадан башлыйсы иде барсын да! Тик тормыш дигәнең каралама дәфтәр бите түгел шул! Ялгышларны гафу итми!

Илнар күзләренә йокы эленгәнен сизми калды.

Кинәт Илнарның колагына әнисенең пышылдаган тавышы ишетелде: « Улым!» « Әни?! – диде Илнар гаҗәпләнеп. – Син ничек килеп җиттең монда?!» Ана дәшмәде, салкын куллары белән улының тиргә баткан маңгаен сыпырды. « Әни, бик сагынган идем үзеңне. Бик күп сөйлисе сүзләрем бар, әни. Монда тормышны гел башкача аңлыйсың икән ул. Дөрес яшәлмәгән, әни, аңлыйсыңмы, дөрес яшәлмәгән. Чуалган уйларны рәтлисе, адашкан сукмакларны табасы бар, әни! Кем булышыр миңа?!» Бу юлы ана улының чаларган чәченнән сыйпады: « Аллаһка таян, улым! Бер Аллаһка таян, балам!» Ир әнисенең кулларын учларына алырга үрелгән иде – саташулы-уяулы төн соңгы ямаулыгын тегеп бетерә алмады, якында гына көчле шартлау колакны томалады. Мизгел эчендә үз позициясенә торып баскан Илнар дошман ягына очлы борынын сузган пушкасына җавап ядрәсен кигезеп өлгергән иде инде. « Вы-стрел!» Илнар үзе дә сизмәстән: « Аллаһга тапшырдык!» – дип куйды. Бер-бер артлы күкне ярып очкан ядрәләр ялкыныннан тоташ утка әйләнгән күк йөзе исә « Аллаһка таян! Аллаһка таян!» дип гүләде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ