Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале узачак
5 октябрь-1 ноябрь көннәрендә «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге»нең 35 еллык юбилее уңаеннан «Татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале узачак. Бу хакта Новосибирск татарларының Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.
Фестиваль программасында – күрнекле шәхесләр белән очрашу, Татарстан киносы атналыгы, Татарстан һәм Себер йолдызлары концертлары, һөнәрләр һәм кулинария буенча мастер-класслар.
Чара кысаларында «Супер әби» бәйгесе һәм «Уңыш бәйрәме» үткәрелүе көтелә.
Фестиваль 5 октябрьдә «Евразия» концертлар залында «Дуслар арасында» концерты белән ачыла. Ә 1 ноябрьдә филармониянең камера залында юбилей гала-концерты узачак.
Комментарийлар