11 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Тәнне – кием, күңелне әдәп бизи
Әтием яисә бабам кыш көне салкын урамда авылдашы белән күрешкәндә нигә бияләен сала икән дип гаҗәпләнә идем балачакта. Баксаң, гап-гади очрашу вакытында да әдәп саклаган, әңгәмәдәшенә хөрмәт күрсәткән икән алар. Этикет тәртибе әнә шулай безнең нинди вазифа башкарып, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, үз-үзебезне ничек тотарга кирәклеген бер эзгә сала да куя. «Кунакта «мин» дип чәчрәп чыкма», «Өлкәннәрдән узып сөйләшмә» кебек кагыйдәләр милли хәзинә генә түгел, ә халыкара кыйммәткә ия. Тышкы кыяфәтебезне яңа кием белән үзгәртер өчен акча да җитсә, күңелебезне әдәп белән нурландырыр өчен гыйлем кирәк. Әдәп булган җирдә тәртип була.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Минем мәктәбем» сервисын яхшырту турында фикер алыштылар
«Минем мәктәбем» («Моя школа») цифрлы сервисын илнең 85 төбәгендә 1,5 миллион кеше куллана. Бу саннар цифрлы белем бирү юнәлешенә багышланган мөгаллимнәр җыелышында әйтелде. Россиянең сигез регионында узган әлеге күләмле чара 4600 укытучыны бер мәйданга җыйган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы яллар әкияти мизгелләр бүләк итә
Кышкы каникулда Татарстан мәдәният учреждениеләре Яңа ел мәдәни программасын кызыклы итеп әзерләде. Республикада гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәрендә күпсанлы чаралар планлаштырылган. Программада яшьләр, өлкәннәр һәм өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу мизгелләре шактый күп. Яңа ел каникулын чын гаилә бәйрәмнәре итеп оештырырга мөмкин булачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марта Мартьянова – җиңүче!
Якташыбыз Марта Мартьянова Россия Кубогына ия булды. Ул, Татарстанның «Динамо» командасы вәкиле буларак, хатын-кызлар арасында фехтование буенча рапиралар белән ярышта шәхси беренчелектә җиңү яулады. Бу ‒ Россия Кубогына ярышларда икенче медалебез. Аңа кадәр ир-атлар арасында кылыч буенча ярышларда шәхси беренчелектә бронза медальне татарстанлы Марк Мекешкин яулаган иде




