11 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марта Мартьянова – җиңүче!
Якташыбыз Марта Мартьянова Россия Кубогына ия булды. Ул, Татарстанның «Динамо» командасы вәкиле буларак, хатын-кызлар арасында фехтование буенча рапиралар белән ярышта шәхси беренчелектә җиңү яулады. Бу ‒ Россия Кубогына ярышларда икенче медалебез. Аңа кадәр ир-атлар арасында кылыч буенча ярышларда шәхси беренчелектә бронза медальне татарстанлы Марк Мекешкин яулаган иде




