Марта Мартьянова – җиңүче!
Якташыбыз Марта Мартьянова Россия Кубогына ия булды. Ул, Татарстанның «Динамо» командасы вәкиле буларак, хатын-кызлар арасында фехтование буенча рапиралар белән ярышта шәхси беренчелектә җиңү яулады. Бу ‒ Россия Кубогына ярышларда икенче медалебез. Аңа кадәр ир-атлар арасында кылыч буенча ярышларда шәхси беренчелектә бронза медальне татарстанлы Марк Мекешкин яулаган иде
Марта Мартьянова – Казан шәһәренең Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучысы. Республиканың олимпия чемпионнары үстерүче данлыклы спорт мәктәбе һәм фехтование турында укыгыз.





Комментарийлар