Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы яллар әкияти мизгелләр бүләк итә

Кышкы каникулда Татарстан мәдәният учреждениеләре Яңа ел мәдәни программасын кызыклы итеп әзерләде. Республикада гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәрендә күпсанлы чаралар планлаштырылган. Программада яшьләр, өлкәннәр һәм өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу мизгелләре шактый күп. Яңа ел каникулын чын гаилә бәйрәмнәре итеп оештырырга мөмкин булачак.

В.И.Качалов исемендәге театр 11 гыйнварга кадәр яңа ел репертуар чоры форматында эшли. Иртәнге куелыш афишасында балалар өчен танылган әдәби әсәрләр, ә кичке сеансларда өлкәннәргә әсәрләр  тәкъдим ителә. Театр яшь һәм өлкән тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе – «Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары» мюзиклын уйнаячак.

Түбән Кама драма театры сәхнәсендә Миңнуллинның «Виртуаль дөнья» премьера спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак.Спектакль виртуаль һәм реаль дөнья арасында баланс, тере аралашу һәм дуслык кыйммәтләре турында мөһим мәсьәләләрне күтәрә.

Яшь тамашачылар өчен Кариев театры һәм Казан ТЮЗы «Гости из космоса и Новый год» спектакльләрен һәм Яңа ел интермедиясен, «Василиса Премудрая» әкиятен әзерләделәр. «Әкият» театрында «Снежная королева – зимнее путешествие» спектакле һәм чыршы тирәли әкияти интермедия күрсәтеләчәк.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы традицион Раштуа фестивалендә көтә. Быел биредә төрле музыка жанрларын яратучылар өчен программа: 10 кичке концерт һәм 12 балалар өчен тамаша әзерләнгән. 

Данлыклы Казан циркында «Конёк-Горбунок» яңа ел цирк әкиятен тамаша кылырга мөмкин. Монда рекордлы санда тамашалар планлаштырылган (61) – программаны 100 меңнән артык тамашачы карый алачак, ди проект авторлары. Бу абсолют гаилә куелышы, ул бер үк вакытта төрле яшь төркемнәре тамашачыларын кабул итүгә исәпләнгән, ягъни өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы булачак.

Кышкы яллар – вакытыгызны гаилә белән бергә уздырырга менә дигән форсат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ