Тәнне – кием, күңелне әдәп бизи
Әтием яисә бабам кыш көне салкын урамда авылдашы белән күрешкәндә нигә бияләен сала икән дип гаҗәпләнә идем балачакта. Баксаң, гап-гади очрашу вакытында да әдәп саклаган, әңгәмәдәшенә хөрмәт күрсәткән икән алар. Этикет тәртибе әнә шулай безнең нинди вазифа башкарып, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, үз-үзебезне ничек тотарга кирәклеген бер эзгә сала да куя. «Кунакта «мин» дип чәчрәп чыкма», «Өлкәннәрдән узып сөйләшмә» кебек кагыйдәләр милли хәзинә генә түгел, ә халыкара кыйммәткә ия. Тышкы кыяфәтебезне яңа кием белән үзгәртер өчен акча да җитсә, күңелебезне әдәп белән нурландырыр өчен гыйлем кирәк. Әдәп булган җирдә тәртип була.
Бияләең сал
Барлык кагыйдәләр турында «Лица» яхшы манералар мәктәбенең этикет буенча халыкара белгече Любовь Бариева сөйли.
– Кешенең исәнләшүеннән үк аның турында беренчел фикер туа бит. Үзебезне дөрес тота белмәсәк, безнең белән сөйләшеп тә тормаулары яисә бөтенләй үпкәләүләре ихтимал, – ди ул. – Шулай итеп, кем беренче булып сәламләргә тиеш соң?
– Ир-ат – хатын-кызны;
– кечкенәләр – өлкәннәрне;
– званиесе һәм вазифалары түбәнрәк – үзеннән өлкәнне;
– бер кеше – төркемне;
– килеп кергән кеше – бүлмәдәгеләрне.
Ир-ат һәм хатын-кызга карата таләпләр аерыла. Кемне сәламләвенә карамастан, һәр очракта да ир кеше торып басарга тиеш. Хатын-кыз утырган килеш кенә исәнләшсә дә гаеп түгел.
Ир яше буенча өлкәнрәк булса, әйтик, ул – профессор, ә хатын-кыз студент икән, беренче булып хатын-кыз сәлам бирергә тиеш.
Парлап очрашсагыз, иң элек хатын-кызлар исәнләшә, аннан гына ир-атлар күрешә.
Күп очракта сәламләү кул биреп күрешү белән төгәлләнә. Тарихи яктан, күрешү яхшы ният белән коралсыз килүне, дустанә мөнәсәбәтне аңлаткан. Заманча җәмгыятьтә исә кайбер кагыйдәләрне истә тоту зарур:
1. Кул биреп күрешү турындагы карарны хатын-кыз кабул итә, шуңа күрә беренче булып кул бирүче дә ул.
2. Яше, вазифасы һәм званиесе буенча өлкән кеше үзеннән кечерәккә кул бирә.
3. Күрешергә дип сузылган кулга җавап бирмәү кимсетүгә тиң.
4. Һәрчак уң кул белән күрешегез. Имгәнү яисә кулның пычрак булуы гына искәрмә була ала. Мондый очракта гафу үтенергә онытмагыз.
5. Кул кысу ышанычлы, ләкин тупас та, артык йомшак та һәм озак та булмасын.
6. Хатын-кыз перчаткасын салырга мөмкин, ләкин бу мәҗбүри түгел. Ир-ат исә бер очракта да кулына киенгән килеш исәнләшергә тиеш түгел.
Исәнләшү бары тик дустанә тавыш белән күзгә карап кына яңгырый ала. Сезнең кәефегез булмавы сәламләүдә чагылырга тиеш түгел. Үзеңнең проблемаларың хакында кешегә сөйләү, алай гына да түгел, дорфа кылану бер кысага да сыймый.
Оялчанлык урынсыз
Африкадагы Масаи кабиләсенә килеп төшсәгез, дустанә сәлам бирүегезгә төкерер иде алар. Әйе-әйе, туры мәгънәсендә сезгә төкерерләр иде. Күңелне күтәрә торган күренеш булмаса да, түзәргә туры киләчәк, чөнки алар бүләк алганда да, яңа өйгә күчкәндә дә, туганнар белән очрашканда да шулай эшли. Ярый әле, Африкада яшәмибез. Безнең татар халык мәкале «Кунак булсаң – тыйнак бул» ди. Ә этикет кагыйдәсе тыйнак булсаң да, кунак булып килгәч, дөрес итеп таныша белергә кирәклеген искәртә. «Оялып, сүз катырга да кыймыйча тору килешми, – ди Любовь Бариева. –Үзең белән таныштырырга туры килгәндә, исәнләшкәннән соң, «Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез», – дип, исемегезне атау җитә. Яңа танышыгызга елмаеп, күзләренә карап, «Танышуыма шатмын», – дияргә, шулай ук аңа исеме белән эндәшеп куярга да онытмагыз. Болай иткәндә, дустанә мөнәсәбәт урнашыр, аның исемен истә калдыру да кыен булмас. Хатын-кызларга комплимент ясау да урынлы. Ир-атлар һәм яше, статусы түбәнрәк торучылар өлкәннәр белән беренче булып таныша».
Әгәр үзең белән генә түгел, чарадагы бүтән катнашучылар белән дә таныштыру җаваплылыгы сезнең җилкәгә йөкләнсә, түбәндәгеләрне белеп торыгыз:
1. Ялгыз хатын-кызны гаилә пары белән таныштырганда, иң элек хатын-кызның исеме әйтелә.
2. Соңга калучылар булса, аларны алдан килүчеләргә тәкъдим итәләр.
3. Әгәр яше, җенесе яисә статусы буенча бертигез кешеләр белән таныштырасыз икән, иң элек үзегез яхшы белгән кунаклар турында әйтеп узарга кирәк, калганнар белән иң соңыннан танышалар.
4. Туганнарыгыз белән таныштырганда, исемен әйткәннән соң туганлык дәрәҗәсен дә билгеләп узарга кирәк.
5. Кемнедер җәмәгать чараларында тәкъдим иткәндә, аның мавыгулары турында да кыскача әйтеп узыгыз. Ә партнерлар белән эшлекле очрашу вакытында аның эш урыны һәм башкарган вазифасы турында да әйтү мәҗбүри.
6. Кешеләр күп җыелган чараларда, гадәттә, кешенең исемен кычкырып әйтеп бөтен кеше белән берьюлы таныштыралар.
«Танышу» ребусы

1. Танышу вакытында уң кулда телефон тотып, игътибарны аңа юнәлтү тыела.
2. Утырып түгел, басып танышабыз.
3. Күзләргә карыйбыз.
4. Күрешү өчен кул сузабыз.
5. Исемебезне ачык итеп әйтәбез.
6. Үзебез турында ике факт әйтәбез. Мәсәлән: «Мин Булат, рәсем ясарга һәм футбол уйнарга яратам».
7. Аралашканда, елмаю мәҗбүри.
8. 1–2 комплимент кызганмыйбыз: «Алсу, миңа синең толымнарың ошый», «Кәрим, синең кроссовкиларың бик затлы».
Бу кызык!
Белеп макта
Урта Көнчыгышта комплиментлар әйтүгә игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, беренче тапкыр кемгәдер кунакка барасыз икән, «Кәнәфиегез бигрәк уңайлы» дигән ише мактаулар әйтергә ашыкмагыз. Андагы гадәт буенча, күзегез төшкән әйберне хуҗа кеше сезгә бүләк итәргә мәҗбүр булачак. Начар түгел анысы... Тик шул ягы бар: аңа җавап итеп, сезгә дә аныкыннан ким булмаган бүләк бирергә туры киләчәк.





Комментарийлар