5 октябрь 2025 яңалыклары
-
Укытучыма
Укытучым сез бит минем остаз, Өйрәтүчем бөтен нәрсәгә. Белем генә биреп калмыйча, Өйрәтәсез кул эшләренә.
-
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
«Мәгариф» , «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Укытучыңны котла, без бүләклибез» акциясен игълан итә дип ишеткәч, шунда ук үземнең яраткан укытучыма Халиуллина Нурфия Маннан кызына җылы котлау сүзләрен язып җибәрәсем килде.