Логотип Магариф уку
Цитата:

Коллегабызга мактаулы исем тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз Мөршидә Кыямова да бар иде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. «Гражданнарыбызның профессиональлеге һәм максатчанлыгы аркасында Татарстан тышкы авырлыкларны ышанычлы җиңеп чыга һәм социаль-икътисади үсеш юлында алга таба хәрәкәтен дәвам итә. Фидакяр хезмәтегез һәм республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Алексей Песошин.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда гына да мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, парклар, скверлар, шулай ук юл инфраструктурасы объектларын кертеп, 468 объект төзелгән, ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Икътисадның социаль тармакларын цифрлаштыру, яшьләргә һөнәри белем бирү һәм патриотик тәрбия бирү буенча чаралар гамәлгә ашырылды. Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Икътисадның уңышлы үсеше республикага мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә, аларның төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Россиядә бүген  Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Алексей Песошин Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: «Сез республика территориясендә яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасын һәм милли традицияләрен саклауга һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Безнең республика үзенең күпмилләтле һәм күп конфессияле җәмгыяте белән дан тота, анда төрле халык вәкилләре тату һәм дус яши, бер-берсенең мәдәниятен саклый һәм баета».

ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Гаилә һәм мәктәп” журналының җаваплы сәркатибе, танылган журналист Мөршидә Кыямовага “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исемне тантаналы рәвештә тапшырды.

Тырышып эшләгән кешенең үз вакытында хөрмәтләнүе безне аеруча сөендерде. Мөршидә Галләм кызы – үзеннән олы коллегаларына таяныч, яшь каләм ияләре өчен остаз. Кыю сүзле, үткен фикерле хезмәттәшебезнең радио-телевидение аша чыгышларын да еш күрәбез, һәрчак мөстәкыйль фикерен  кыю итеп әйтә белә. “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет платформасында (ВК төркемендә) бара торган “Туфан самавыры” сәхифәсен дә автор буларак үзе оештырып, турыдан-туры эфирда үзе үк алып та бара. Күп кенә зыялыларыбыз ул тапшыруга эләгергә омтылалар. Бу да коллегабызның җитлеккән журналист икәнлеген дәлилли. Гомере буе мәдәният, дин, тарих, фән темасын яктыртты. Журналыбызда ул хәзер алып бара торган авторлык рубрикаларыннан “Нәселем силсиләсе”, “Татар мәгърифәтчеләре”, татар фольклорына багышланган “Бичура” проекты да яшь буынны милли җирлеккә авызландыру, тамырларыбыз белән  таныштыру җәһәтеннән гаять көнүзәк юнәлешләр булып тора.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: Мөршидә Кыямова һәм ТР Хөкүмәте сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ