«Каршы алдың, газиз әнкәм кебек, Укытучы апам, елмаеп»
Беренче укытучым, Гөлнара Радиковна! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
Беркайчан да авырмагыз, гел шундый матур, сөйкемле булыгыз! "Бишле"гә укучыларыгыз күп булсын!
Яратып һәм хөрмәт итеп, укучыгыз - Казан шәһәре 27 гимназиясенең 1б сыйныфы укучысы Регина Буторина.
Сентябрьнең бере!
Тәүге тапкыр,
Китап-дәфтәрләрне тутырып,
Мәктәп бусагасын атлап кердем —
Белем дөньясына омтылып.
Каршы алдың, газиз әнкәм кебек,
Укытучы апам, елмаеп!
Сизеп алдың бугай, минем каушап,
Куркып калганымны, моңаеп…
Шул көннән соң иң гүзәл кешегә
Әйләндегез барыбыз өчен дә.
Хәрефләр танырга өйрәттегез,
Таныттыгыз җиһан серен дә! (Факия Шәрәф)
Комментарийлар