Казан Россия халыклары спартакиадасы ярышларын кабул итәчәк
2026 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак.
Татарстан Республикасы – ярышлар узачак җиде төбәкнең берсе. Расланган календарь нигезендә, Казан сигез спорт төре буенча турнирлар кабул итәчәк: регби-7 (ир-атлар һәм хатын-кызлар), скейтбординг, ат спорты, футбол (хатын-кызлар), байдарка һәм каноэларда ишкәк белән ишү (гребля), ишү (гребля) спорты, спорт гимнастикасы һәм ядрә белән ату.





Комментарийлар