Татар киносы киң прокатка чыга
16 апрельдән Татарстан кинотеатрларында режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмының киң прокаты башлана. Фильм Татарстан, Беларусь Республикасы һәм Мәскәү кинематографистлары тарафыннан татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул ук исемдәге әсәре буенча төшерелгән иде.
Тугры мәхәббәт, әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышлар турында сөйли торган фильм кино сөючеләрнең күңеленә хуш килер.
Танылган кино режиссер Салават Юзеев картинаны роуд-муви стилендә төшергән, бу фильм-сәяхәт. Аның төп вакыйгасы беренче тапкыр очрашкан өлкән яшьтәге әтисе һәм инде олы улының драматик мөнәсәбәтләре белән тулы сәяхәттә бара. Лентада төп герой үзенең яшьлеге, ул кайчандыр саклап кала алмаган һәм яшь чагындагы чын мәхәббәте турындагы истәлекләр тасвирлана. Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасындагы кебек үк, картинаның режиссеры – аның улы Салават Юзеев нәфис кинематографик ысуллар ярдәмендә чиксезлекне һәм мәхәббәткә тугрылыкны чагылдыра, дип хәбәр итә “Татаркино”ның матбугат хезмәте.
Фильмда төп рольләрне ТР халык артисты Рәфыйк Таһиров, ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, артист Булат Гатауллин, һәм Казан театр училищесы студенты Эльза Кәримова.
Әлеге картина «Евразия» халыкара кинофестивалендә, Узуд шәһәрендә (Марокко) халыкара кинофестивалендә, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә бүләкләр алды, шулай ук «Фаджр» халыкара кинофестивалендә (Иран) һәм «Тоджи Сомон» кинофестивалендә (Таҗикстан) катнашты.
Фото: Татаркино





Комментарийлар