«Җәлилле иҗат» бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде
Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы һәм Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән берлектә журналга язылучылар арасында «Җәлилле иҗат» дип аталган бәйге игълан ителгән иде.
Җиңүчеләрне бүләкләү 24 март көнне Казан шәһәрендәге Муса Җәлил музей фатирында узды. Мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм редакция хезмәткәрләре музейдагы Җәлил дөньясына чумдылар. Ләйсән Фәндияр кызы уздырган экскурсия барышында һәркем үзе өчен Җәлил шәхесен төрле яктан ачты. Экскурсиядән соң, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләр белән биредә танышырга була.
Фото: Гүзәл Закирова





Комментарийлар