Укытучыма
Укытучым сез бит минем остаз, Өйрәтүчем бөтен нәрсәгә. Белем генә биреп калмыйча, Өйрәтәсез кул эшләренә.
Җитәклисез милли түгәрәкне,
Чын күңел биреп шушы эшегезгә.
Өч ел дәвамында өйрәндем мин,
Милли эшләнмәләр бизәргә.
Күңел биреп,җан җылысын өреп,
Була синнән диеп торганда.
Алга бардым,урыннар яуладым,
Рәхмәт яусын сездәй остазга.
Сабырлык белән барысын аңлаттыгыз,
Энә белән бик тиз дуслаштым.
Үзем теккән эшләнмәгә карап,
СөбханАллаһ диеп сокландым.
Укытучым, рәхмәт чын күңелдән,
Сез бит минем өчен горурлык.
Мин бит бары сездән үрнәк алам,
Киләчәктә үрләр яуларлык.
Җәләлова Камилә Дамир кызы,
180 нче күп профильле полилингваль гимназиянең 6Г сыйныф укучысы
Комментарийлар