Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
«Мәгариф» , «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләре «Укытучыңны котла, без бүләклибез» акциясен игълан итә дип ишеткәч, шунда ук үземнең яраткан укытучыма Халиуллина Нурфия Маннан кызына җылы котлау сүзләрен язып җибәрәсем килде.
Йөрәгемдәге ихлас хисләремне шигъри формага салу яхшы бүләк дип исәплим.
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Һөнәрегез бигрәк катлаулы.
Рәхмәт әйтә-әйтә дәвам итәм
Белем дөньясына атлауны.
Бар җиһанга мактау, хөрмәт сүзе
Сезгә атап бүген түгелгән.
Күпме нәни йөрәк бер-бер артлы
Җылы алган сезнең күңелдән.
Комментарийлар