Иң кирәкле сүзне сез әйтәсез...
Хөрмәтле Эльвира Рамил кызы! Сезне Укытучы көне белән котлыйбыз! Хезмәтегез, эшегезгә мәхәббәтегез, шәкертләрегезгә булган мәхәббәтегез, һәрберебезгә ышанганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт укыйбыз.
Без Сезне педагог буларак та, матур кеше итеп тә бәялибез. Киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр һәм шәп укучылар телим.
Хөрмәт белән, Казан шәһәре 27 нче гимназиясенең 5а сыйныфы укучысы Бобкин Дима
Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр… Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңлен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!
Комментарийлар