Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2026»: Бердәм команда уңышы

Татарстан педагоглары «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында быел 7 номинациядә көч сынашты. Алар арасында чыгыш ясаган «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме» тәрбиячеләре аерым игътибарга лаек. Анда Казандагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җиңүче булды.

     – Нәни балаларны көн-төн тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә, бәйгедә катнашу кайгысы юк та кебек. Сез барыбер тырышкансыз, әзерләнгәнсез. Бәйгедә катнашкан һәркем – җиңүче»,  – диде әлеге номинациядә җиңүчеләрне  олы  сәхнә түрендә тәбрикләгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

       Быел призлы урыннарны Бөгелмәдәге 115 нче  һәм Казандагы 99 нчы балалар бакчалары тәрбиячеләре Эльвира Бәдриева  белән  Гөлчәчәк Лотфуллина бүлеште.  Лаеш районының Столбище бистәсендәге «Сказка» балалар бакчасыннан  Рамилә Абдуллина лауреат  булды.

     –  Балалар белән мин алар кебек уйнарга, уйларга һәм аралашырга тырышам. Туган телне уеннар аша бала күңеленә сеңдерергә тырышам.  Үз кулларым белән ясаган уенчыкларым да җанлана, бала белән тәрбияче арасында нәни күперчек барлыкка килә.  Курчакларым да татарча сөйләшә. Алда мине тагын сынау көтә – Бөтенроссия бәйгесендә үз осталыгымны күрсәтә алырмын, дип уйлыйм, – диде  Алсу  Мәсхут кызы.

 Шунысын да әйтик: Татарстанда «Ел тәрбиячесе» титулына ия булган Елена  Бербина да  Казандагы 78 нче балалар бакчасында эшли.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да  бәйгедә республикабызның башка төбәкләреннән югары әзерлекле булулары белән аерылып тордылар. Хәер, әлеге номинациядә абсолют җиңүче булган башкалабыздагы 11 нче лицей укытучысы  Резидә Курамшина чыгышы буенча Буадан, ул М. Вахитов исемендәге гимназиядә  белем алган. 

«Россия ел укытучысы – 2026» конкурсының Татарстан буенча абсолют җиңүче  Илья Тарасов та Казандагы Советлар Союзы Герое  Сабир Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. «Безнең нәселдә педагоглар юк, бу өлкәдә беренче сукмакны  салучы мин», – диде ул.  

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның бәйгедә катнашучы барлык укытучыларны җиңүче буларак танып, бу юнәлештә уңышлы эшләгән  мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, шул исәптән Казан  мәгариф идарәсе башлыгы  Ирек Ризвановка Рәхмәт хаты тапшыру да очраклы түгел. Ел укытучысы конкурсында ирешелгәннәр – бердәм команда уңышы ул.  Республика күләмендә абсолют җиңүче булган педагогларны алда – Россия күләмендәге бәйгеләр көтә,  Татарстан командасы шуңа әзерләнә.  

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ