Укытучыбызга
Хөрмәтле укытучыбыз Гүзәл Рәшит кызын Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Гүзәл Рәшитовна!
Һәрчак мөлаем, ачык йөзле, шат күңелле укытучыбыз! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт, бәхетле, гел шундый көләч, шат булыгыз! Бишенче сыйныфка күчкәндә укытучыбыз кем булыр микән, дип борчылган идек. Юкка икән — беренче көннән үк безне үз канатыгыз астына алдыгыз! Сезнең кайгыртуны, яхшы мөнәсәбәтегезне тоеп укуы шундый рәхәт! Рәхмәт сезгә! Эшегездә зур уңышлар телибез! Сезнең өмтеләрне акларга сүз бирәбез!
Хөрмәт белән, Казан шәһәре Вахитов районының Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясенең 5 Б сыйныфы укучылары исеменнән укучыгыз Әмирхан Борһанов.
Комментарийлар