Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың «Сөембикә» балалар бакчасы Тукай варисларын бәйгегә дәшә

Быел Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасында “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән мөһим эчтәлекле, әһәмиятле бәйгене унбишенче мәртәбә уздыралар.

Туган телебез – Тукай телендә иркен аралашасызмы? Димәк, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен! Тиздән сөекле шагыйребезнең туган көне, юбилее җитә. Димәк, Тукай варисларын барлар чак. Быел Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасында “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән мөһим эчтәлекле, әһәмиятле бәйгене унбишенче мәртәбә уздыралар. Бу инде икеләтә шатлык, икеләтә юбилей дигән сүз!

- Туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә нигез иң элек гаиләдә салынган кебек, Тукай рухы, Тукай шигърияте белән танышу да ана сөте белән иңдерелә һәм балалар бакчасында дәвам ителә. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай теле» дип саф татарча сөйләшәбез, Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә кулланабыз. Тукай варислары белән беррәттән, аларны тәрбияләүче татар гаиләләрен барлау, бәяләү саф татар телендә – туган телебездә башкарыла, – ди балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, «Татар гаилә»се фонды һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылган «Мин – Тукай варисы» дип исемләнгән бөтенроссиякүләм бәйгенең финалы 24 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 64 нче санлы балалар бакчасында үткәреләчәк. Алар укытучылардан гаризалар белән бергә видеоязмалар көтә.

Бәйгенең таләпләре белән балалар бакчасы сайтына урнаштырылган нигезләмәдән таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ