9 апрель 2025 яңалыклары
-
«Җәлил» операсы сәхнәдә
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе “Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше” фестивале оештыра. Фестивальне Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы башлап җибәрә.
-
50 меңнән артык бала лагерьларда бушлай ял итәчәк
Юлламалар республика бюджеты хисабына тулысынча түләнәчәк.
-
Кукмарада математика белеме үсеше мәсьәләләре хакында сөйләшәчәкләр
Бүген Татарстанның Кукмара районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе узачак. Биредә математика, табигый-фәнни белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
-
Экологик белем аша патриотизм тәрбияләү
Татар халкы элек-электән яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Соңгы елларда, әхлак тәрбиясенең таркала баруы, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый. Күп кешедә экологик белемнәр һәм экологик культура да җитеп бетми.