“Куркынычсызлык синнән башлана” онлайн-олимпиада старт алды
2025 елның 15 апрелендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык синнән башлана” бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Учи.ру” оештырган олимпиада тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган.
Катнашучылар куркыныч хәлләрдәге гамәлләр, табигатьтә һәм шәһәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен тикшерәчәкләр. Мәктәп укучылары 60 минут эчендә 15 сорау чишәчәк, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аудио белән аерым мәсьәләләр әзерләнгән.
“Учи.ру” сайтында теркәлеп, 2025 елның 30 июненә кадәр катнашырга мөмкин. Катнашучылар сертификатлар, грамоталар яки дипломнар, ә актив сыйныф укытучылары рәхмәт хатлары алачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар