Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан киносы быел халыкара конкурста үзен күрсәтә

XXII «Алтын мөнбәр»дә татар теле, хәтере, сәнгате һәм бүгенге тормышы турында нинди фильмнар күрсәтелә? Быелгы Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең милли конкурсында Татарстан картиналары шактый . 4–8 сентябрьдә узучы фестивальнең бу бүлегенә Татарстанда төшерелгән, республика турында сөйләгән яки Татарстан катнашында иҗат ителгән 15 фильм кергән. Бу инде милли киноның фестивальдәге саллы өлеше.

Ә XXII фестивальнең үзе дә рекордлар белән башланды: оештыручыларга 67 илдән 1030 фильм тәкъдим ителгән. Конкурс программасына 55 картина кергән. Быел фестиваль Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөрткән һәм Россия халыкларының бердәмлеге елы белән дә туры килә. 

Милли конкурста иң көтелгән премьераларның берсе — Илдар Ягъфәровның «Алифба» фильмы. «Алифба» сүзен ишетүгә үк балачак искә төшә. Ак кәгазь, зур хәрефләр, беренче укылган сүзләр… Ә шул китапны кемнәр эшләгәне хакында күпләребез белми. Фильм Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың язмышына багышланган. Алар төзегән татар «Әлифбасы» 43 тапкыр яңадан басылып, миллионнан артык тираж белән таралган. Әмма китапны кулына алган миллионлаган бала аның авторларының кем икәнен беләме икән?  Ягъфәров нәкъ шул сорауга җавап бирә дә инде. Картина документаль һәм нәфис кино алымнарын берләштерә. Төп рольдә — Камал театры артисты Эмиль Талипов. Проектка Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәм иткән. 

Ренат Хәбибуллинның «Тукай архивы» фильмы милли конкурста тәкъдим ителә. Картинада режиссер спектакль куярга әзерләнә, әмма тамаша уңышсызлык алдында кала. Шул рәвешле фильм Тукайга турыдан-туры биографик күзлектән генә түгел, бүгенге кеше һәм аның мирасы арасындагы мөнәсәбәт аша карый. Тукай турында яңадан кино төшерү җиңел түгел. Аның турында барыбыз да беләбез кебек. Әмма без белгән Тукай белән бүгенге буын ачасы Тукай бер үк кеше түгелдер кебек. Шуңа күрә архивка әйләнеп кайту — үткәнне кабатлау гына түгел. Ул бүгенге сорауларга җавап эзләү дә.

Татарстанның музыкаль хәтере дә экранда яңгырый. Радиф Кашаповның «Илһам Шакиров — бөек халык җырчысы» документаль фильмы бөек җырчының иҗат юлын аның белән аралашкан кешеләрнең истәлекләре аша ачарга тырыша. Фильм өчен хезмәттәшләре һәм аны белгән кешеләр белән 30дан артык әңгәмә яздырылганикән. Илһам Шакировның тавышын татарлар белә. Әмма җырчының шәхесен белү өчен бер генә җыр җитми. Документаль киноның көче дә шунда — ул тарихны «сөйләп» кенә калмый, аны сөйләүчеләрнедә экранга чыгара.

Милли конкурстагы тагын бер картина — Наил Хәйретдиновның «Сансара» фильмы. Режиссер әтисе — граждан авиациясе очучысы Марат Хәйретдинов истәлегенә фильм төшергән. Сюжет буенча Наил исемле уңышлы адвокат Мәскәүдән әтисен җирләргә Казанга кайта һәм мирас итеп авиация мәктәбен алуын белә. Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Зур тарих кайчак гаиләдән башлана. Бер кешенең язмышын сөйләгәндә дә чор турында сөйләргә мөмкин бит. Әти турындагы фильм — ул бары тик бер гаилә тарихы түгел. Ул хәтернең ничек саклануы турында да, ди автор үзе. 

Софья Чигированың «Моң» фильмы тулы метражлы нәфис фильмнар конкурсында катнаша. Картина Лаеш районында 17 көн дәвамында төшерелгән. Фильмда татар авылы тормышы һәм гаилә мөнәсәбәтләре үзәктә тора. «Моң»ның мөһимлеге — татар авылын экранда бары тик матур пейзаж итеп күрсәтеп калмавындадыр.Авылда да кешеләр яши. Алар сөенә, үпкәли, бәхәсләшә, ялгыша, кичерә. Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр дә һәрвакыт гади генә түгел...

Милли конкурста заманча технологияләргә мөрәҗәгать иткән эш тә бар. Андрей Лысяковның «Алтын хәрефләр» («Золотые буквы») фильмында Камал театры артистлары ясалма интеллект һәм уен двигательләре ярдәмендә узган гасыр башындагы театр атмосферасын яңадан торгызырга тырыша. Менә монда милли мәдәният белән яңа технологияләр очраша. Бүгенге тамашачыга тарихны сөйләү өчен архив фотосурәтен генә күрсәтү җитми. Әгәр ясалма интеллект, компьютер графикасы, виртуаль реконструкция үткәнне аңларга ярдәм итә икән, ни өчен аларны файдаланмаска?

Ринат Юзаевның «Ров» фильмы Казанның транспорт инфраструктурасы тарихындагы зур төзелешләрнең берсенә — Казан әйләнгесен төзүгә мөрәҗәгать итә.

Булат Минкинның «Баю-баюшки-баю…» фильмы исә Идел буендагы ачлык тарихын өйрәнә. Картина фестивальдә ябык күрсәтү форматында тәкъдим ителгән. 

Темалар төрле. Әмма барысының уртак бер ягы бар: алар Татарстанны төрле яктан күрсәтергә тырыша. Татарстан киносы анимациядә дә үз сүзен әйтә. Әдәбиятның экранга күчүе дә милли мирасны киләсе буынга җиткерүнең бер юлы.

«Алтын мөнбәр» быел да берничә көнлек кино күрсәтү белән генә чикләнми. 7–8 сентябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә фестивальнең эшлекле программасы дәвам итә. Анда кино индустриясенә кагылышлы очрашулар, фикер алышулар һәм кинопроектлар питчингы узачак. Быел питчингка 84 гариза килгән, шулардан 9 тулы метражлы фильм һәм 6 вертикаль сериал проекты сайланган. Гомуми бүләк фонды — 500 мең сум.

Фото: фестиваль матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ