Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда ачык ишекләр көне

Чарага теркәлергә кирәк.

12 апрельдә  Казан федераль университеты Бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Программада – институтларга бару, фәнни коридорлар һәм уку аудиторияләре буйлап йөрү, институт һәм факультет җитәкчелеге, студентлар белән ачыктан-ачык сөйләшү, фәнни-популяр лекцияләр, лабораторияләргә экскурсияләр.

Чит шәһәрләрдән килгән абитуриентлар өчен бер көн эчендә берничә институтка бару мөмкинлеге каралган. Программа һәр институт өчен актуаль булган универсаль блокларны үз эченә ала.

Абитуриентларны потенциаль эш бирүчеләр белән очрашулар һәм карьера үсеше турында мәгълүмат көтә. Ата-аналар  кабул итү комиссиясендә консультацияләр ала алачак.

Һәр институт өстәмә бонуслар әзерләгән: күргәзмәләр, уеннар һәм башка бик күп нәрсә.

Чарага сылтама буенча теркәлеп була

Фото: КФУ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ