Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Россия – минем офыкларым» төбәк форумы узачак

23 сентябрьдә Казанның Совет районындагы 11 нче күппрофильле лицейда «Россия – минем офыкларым» төбәк форумы узачак. Анда укучылар, педагоглар, мәгариф оешмалары вәкилләре, эш бирүчеләр һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Укучылар өчен һөнәрләр белән танышу практик мәйданчыклары эшләячәк. Алар мәгълүмати технологияләр һәм робототехника, медицина, криминалистика, ветеринария, туризм һәм кунакчыллык, электр монтажы, натураль күн белән эшләү, буяу һәм бизәү технологияләре буенча мастер-классларда катнаша алачак.
Форумда акыллы теплицаның эш тәртибен дә күрсәтәчәкләр. Укучылар реле стендын җыеп сынап карый һәм интеллектуаль квизда катнаша алачак.
Пленар утырышта Татарстанда 2026/27 уку елында Бердәм һөнәри юнәлеш бирү моделен гамәлгә ашыру турында фикер алышу узачак. «Россия – минем офыкларым» курсының төбәктәге эчтәлеге һәм укучылар өчен шәхси һөнәри маршрутлар булдыру мәсьәләләре дә күтәреләчәк.
Катнашу өчен теркәлү 9:00 сәгатьтә башлана, форумның тантаналы ачылышы 10:00 сәгатьтә узачак.

 

Фото: форум матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ