Марсель Әхмәтҗанов вафат булган
ТРның атказанган фән эшлеклесе, танылган археограф, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов вафат булган.
Ул шулай ук Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты иде.
Әхмәтҗанов үз гомерен татар мәдәниятен, фольклорын, телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә багышлады, йөзләгән шәҗәрә һәм меңләгән кулъязма китап җыйды.
Комментарийлар