«БДИ – ул җиңел!» онлайн-марафоны башлана
21-25 апрель көннәрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга әзерләнергә ярдәм итү максатыннан «БДИ – ул җиңел!» (ЕГЭ - это про100!) онлайн-марафонын уздырачак.
Трансляцияләр “ВКонтакте” һәм Rutube’та булачак.
Марафон БДИ биремнәрен аңларга, белемнәрне тикшерергә һәм әзерлек стратегиясен эшләргә ярдәм итәчәк. Катнашучылар реаль вакытта аралашып, имтиханны уңышлы тапшыру өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеген беләчәк.
Укытучылар, йөз балл җыючылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары тәҗрибә белән уртаклашачак. Психолог Лина Дианова киңәшләр бирәчәк, ә БДИ эшләүчеләр туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк.
Комментарийлар