Арча педколледжы милли проект буенча 13,3 млн сумга ноутбуклар алачак
Проектның максаты - урта һөнәри белем бирү системасында мәгариф кластерлары булдыру.
Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында 13,3 млн сумга 161 ноутбук алачак. Бу хакта мәгълүмат ТР Дәүләт сатып алулар комитеты сайтында урнаштырылган.
Проектның максаты - урта һөнәри белем бирү системасында мәгариф кластерлары булдыру.
ТР Дәүләт сатып алулар комитеты рәисе Марат Җыятдинов дәүләт сатып алуларының милли проектлар максатларына ирешү өчен мөһим булуын ассызыклады. 2023 елда милли проектлар кысаларында 43,3 млрд сумга 1 366 контракт төзелде.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар