Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан сәхнәсендә “Җәлил” операсы!

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе “Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше” фестивален Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы башлап җибәрде.

Казан консерваториясе горурланып Нәҗип Җиһанов исемен йөртә һәм үзенең 80 яшьлек юбилее елында кабат нигез салучысының иҗатына мөрәҗәгать итә. Элегрәк «Качкын», «Алтынчач», «Илдар» опералары куелган иде инде. «Җәлил» операсын куюның идея илһамчысы - консерватория ректоры, профессор Вадим Роберт улы Дулат-Алеев. “Җәлил” операсы татар халкының бөек мәдәният эшлеклеләре Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһановның легендар дуслыгына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм консерваториябезнең 80 еллыгына багышлана.

Спектакль башланыр алдыннан Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямов тамашачыларга легендар шәхесләрнең дуслыгы һәм иҗатлары хакында сөйләп узды.

Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган операсы Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм ныклык символына әверелгән күренекле татар шагыйре Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган тирән эмоциональ әсәр булып тора. Җәлилнең героик язмышы, Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе өчен башкарылган батырлыгы, аның каһарманшагыйрь образы композитор тарафыннан күпкырлы итеп, зур көч һәм ышандырырлык итеп тудырылган, диде.

Шагыйрь белән композиторның иҗади дуслыгы 30 нчы елларда башлана. Җәлилнең 1942 елның 9 мартындагы хатында шундый юллар бар:

«Кадерле Нәҗип! 26 февральдә Мин төньяк-көнбатыш фронтка батальон комиссары булып киттем. Мин сезнең барыгызны да, гаиләмне, Казанны бик еш төшемдә күрәм, бик сагынам. Безнең дуслыгыбызны бик, бик кадерлим, шундый ихлас, кайгыртучан дустым булу белән бик бәхетлем».

Тарихка күз салсак, 1942 елның июлендә шагыйрь каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Анда ул гитлерчыларга каршы яшерен  эш алып бара. Моабит төрмәсе казематларына ташланган Җәлил, үз иҗатын корал итеп, көрәшен туктатмый. 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның ун  иптәше җәзалап үтерелә. Ә «Моабит дәфтәрләре» гаделлеккә юл эзли… Җәлилнең үлемсез шигырьләре туган илгә кайтып җитә «Литературная газета»ның баш мөхәррире Константин Симонов аларны беренче тапкыр 1953 елда бастырып чыгара. 1956 елда Муса Җәлил үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ә 57 елда «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы Ленин премиясенә лаек дип табыла. Каһарман шагыйрь иҗаты  дөньяның 60 теленә тәрҗемә ителә. Опера һәм балет театрына Җәлил исеме бирелә, башкалада һәйкәл куела.

«Җәлил» — татар трагик опера-поэмасы. 1958 елда Тукай премиясенә лаек була. Опера премьерасы 1957 елда Татар опера һәм балет театрында уза.

Казан консерваториясенең опера студиясе куелышында шагыйрь ролен ике артист башкара: берсе чын шәхесне күрсәтеп, героик батырлык вакыйгаларын кичерә, икенчесе исә – шагыйрьнең вакыт аша үткән һәм Үлемсез шигырьләрдә гәүдәләндерелгән җыелма образы. М. Җәлил партияләрен тәмамлаган Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров һәм Айгиз Хәйдәршин башкарды.

М.Җәлилнең хатыны Әминә образында Россиянең бик күп музыка конкурслары лауреаты Сөмбел Кыямованы күрдек. Опера буенча Зиләйлүк темасы булды - бу Әминә һәм туган як лейтмотивы. “Мин үземнең образда иремә, туган ягыма, якыннарыма тугрылыкны күрсәтергә тырыштым, - ди җырчы. - Моңынчы яшь кыз образларын гына башкарган бар иде: Татьяна, “Евгений Онегин” операсыннан, Донна Анна “Дон Жуан” операсыннан, Гаджибековның “Аршин мал алан" опереттасыннан Гөлчахра партиясе, Су-Слу “Түләк” операсыннан, Имре Кальманның “Принцесса цирка” опереттасыннан Мари партиясе.... Бу операда мин ана, шагыйрь хатынын башкардым. Олы йөрәкле, көчле рухлы, тугъры, мәхәббәтле татар хатыны”.

Спектакльдә консерватория студентлары, консерватория каршындагы музыка мәктәбе укучылары катнашты. Спектакль сәхнәсендә 70 тән артык музыкант утырды, зур хор катнашуы әсәрнең уңышына зур өлеш кертте. Консерватория каршындагы опера студиясе җитәкчесе Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаппарова һәм Казан консерваториясенең симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, дирижер Ринат Халитовның нәкъ шушы катлаулы әсәргә алынуы үзе бер- каһарманлык буларак бәяләнә. Милли операларга сусаган тамашачы спектакльне кайнар алкышларга күмде.

Консерватория каршындагы опера студиясе милли әсәрләр күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итте. Ә Казанда музыкаль театр ачу мәсьәләсе һаман хәл ителмәде. Нәкъ менә консерватория каршындагы опера студиясе эшчәнлеге күптән көтелгән театрны ачуга этәргеч булмасмы икән?

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ