Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар
Татар теле һәм әдәбиятыннан ХII Халыкараолимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.
Татар теле һәм әдәбиятыннан ХII Халыкараолимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр. Бүләкне ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин тапшырды.
- Һәр тарихи чор үзенең мәшһүр шәхесләрен тудырган. Шулар арасыннан күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин: «Һәрбер кеше вә һәрбер кавем вә милләтнең бәхетле булуларына баш сәбәп гыйлемдер», дигән. Татар мәгарифе өлкәсендә шундый мәртәбәле бүләкләрнең булуы, аның үсеше өчен әлбәттә бик әһәмиятле, – дип сөйләде ул.
Каюм Насыйри премиясенә Казан шәһәренең 261 нче балалар бакчасы коллективы һәм 80 мәктәп директоры Роберт Мансуров лаек булды.
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясенә Казан шәһәренең 321 нче балалар бакчасы коллективы һәм Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәпнең информатика укытучысы Резеда Шәрипова лаек дип табылды.
Фотолар Альберт Сабирныкы һәм mon.tatarstan.ru сайтыннан
Комментарийлар