Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөршидә Кыямова: «Элитар сәнгатькә йөз тотар вакыт җитте»

Бүген матбугат конференциясендә Габдулла Тукай премиясенең бүгенге көндәге әһәмияте турында фикер алыштылар.

Биредә катнаштылар: Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова; Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, композитор Эльмира Галимова; ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов; шагыйрь Зиннур Мансуров; журналистлар  Мөршидә Кыямова һәм Рузилә Мөхәммәтова.

Дискуссиядә Тукай премиясенең әһәмияте һәм дәрәҗәсе, аның яшьләргә бирелүе хакында фикерләр яңгырады. 

Матбугат конференциясе «Татар-информ» журналистлары Тукай премиясе хакында халыктан сораштыру видеосы белән башланып китте. 

Фикерләр ике якка бүленде: кемдер гади халыкның бөек Тукай премиясен нәрсә икәнен белмәгәне өчен «гаеп үзебездә, журналистикада кызык-мызык язып утырабыз. Кирәкле темаларны яктыртып, халыкка җиткермибез» дисә, ә кемдер бу ситуациядә гаеплеләр юклыгына басым ясады. 

Мәсәлән, журналист Мөршидә Кыямова татарның сакланып калган элитар сәнгатен югалтмаска кирәклеген ассызыклады: 

— Әлеге видеода гади халык төшерелгән. Бар элитар сәнгать, бар массакүләм сәнгать. «Базарда үз көнен күрүче апага Тукай премиясен белү ни өчен кирәк?» дигән сорау туа. Кеше үз хаҗәтеннән чыгып яши: кемнедер әдәбият кызыксындырмый һәм ул аңа кирәкми дә — үзенчә бәхетле яши. Безгә бу очракта элитар сәнгатьтә йөз тотарга кирәк. Татарның бөртекләп сакланып калган шул катламын югалтмаска кирәк, минемчә.  

Спикерлар яшьләргә әлеге премиягә игътибары җитмәвенә басым ясады. Һәрберсе үз фикерен җиткерергә тырышты. Шул җәһәттән Мөршидә Кыямова дәүләт бүләгенең суммасы аз булуын искә төшереп узды. 

— Яшь кеше даһи эшләр башкарып, минемчә, 1 миллион сум акчага кызыкмый. Нәрсә соң ул 1 миллион сум акча?  Хәзерге көндә аңа нәрсә алып була? Премия күләме, минемчә, 5 миллион булса кызыксынучылар яшьләр арасыннан күбрәк булыр иде. Бүләкне, бәлки, 3 дәрәҗәгә бүлеп бирергә кирәктер. Мәсәлән, заманында Сталин премиясен биргән кебек.

Шулай ук журналист әдип исемендәге дәүләт бүләген ни өчен журналистларга тәгаенләнмәве белән дә кызыксынды. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ