Татарстан һәм СПбПУ мәгариф-фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтә
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка визиты вакытында ТР һәм Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты (СПбПУ) арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау тантанасында катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм СПбПУ мәгариф, фән, кадрлар әзерләү һәм фәнне профессиональ белем бирү белән интеграцияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк.
Иннополис университеты шулай ук СПбПУ белән белем бирү программаларын үстерү һәм уртак тикшеренүләр, шул исәптән робот техникасы өчен композицион материаллар лабораториясен булдыру турында килешү имзалады.
Әлмәт дәүләт технологик университеты “Югары нефть мәктәбе” һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты инженерлар әзерләү, фәнни тикшеренүләр һәм уртак проектлар өлкәсендә СПбПУ белән хезмәттәшлек итәчәк.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Комментарийлар