Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик белем аша патриотизм тәрбияләү

Татар халкы элек-электән яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Соңгы елларда, әхлак тәрбиясенең таркала баруы, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый. Күп кешедә экологик белемнәр һәм экологик культура да җитеп бетми.

Илсөяр ИБРАҺИМОВА, 
Чүпрәле районының З.М. Арсланов исемендәге 
Кече Чынлы урта мәктәбенең 
югары квалификация категорияле 
биология һәм география укытучысы

«Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз». М.М. Пришвин

Ак белән караны аерырга өйрәтик
Замана алга бара чын күңелдән сөенәбез, ләкин тирә-як мохит моңардан зыян гына күрүен онытып җибәрмәскә тиешбез. Шуңа да яшьләрдә патриотик рухта әхлакый, экологик тәрбия бирү  бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора. Иң аянычы – балаларыбызның бер-берсенә карата игътибарсыз, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал. 
Икътисадның үсеше табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы аркасында балаларга, кеше сәламәтлегенә куркыныч яный башлады. Яшьләрнең еш авыруы, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе – аларның рухи зәгыйфьлегендә. Бу хәл уку-укыту эшендә дә үзен сиздерә. 
Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарын аңлау кыенлашты. Фильмнарга килгәндә дә, балалар күбрәк фантастикага өстенлек бирәләр. Ләкин  җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең табигатен, халкын яратып чын гражданин, патриот булып үсәргә тиеш. Табигать белән аралашу хәзерге заман кешесенең иң зур мохтаҗлыгы булып санала. Ә бу аралашуны бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебезгә төзергә туры киләчәк.

Табигатькә мәхәббәт
Патриотизмның бер чагылышы – табигатькә мәхәббәт, шуңа күрә мин бөтен эшемне экологик белем аша үткәрәм, аның асылы – табигать белән гармониядә яши белүче, әйләнә-тирә мохиткә карата үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңларга сәләтле яңа экологик фикерләүче кеше формалашуда. Планетабызның тышкы күренеше кешенең табигый ресурслардан артык файдалануы нәтиҗәсендә үзгәрә. Яшел урманнар, үсемлек һәм хайван төрләре кими, ә минераль ресурслар бетә. Су объектларын һәм һаваны пычрату, чүп-чар ташлауларның артуы нәтиҗәсендә азык-төлек куркынычсызлыгы, энергетика һәм төче су проблемалары торган саен катлаулана бара. Нәтиҗәдә бу миллион еллар дәвамында тотрыклы булган табигый халәтне какшата. Кеше табигатькә, аның әйләнә-тирәсенә үз мөнәсәбәтен үзгәртергә, табигать законнарын белергә һәм өйрәнергә һәм шулар нигезендә үз тормышын үстерергә тиеш. Безгә табигать законнарына туры килә торган яшәү рәвешен үстерергә кирәк. Югыйсә кеше һәм җәмгыять Бөек стихияле бәла-казаларга тарып, алардан һәлак булачак. 

Ватанга мәхәббәт
Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан – халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире. Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил, туган ил, кешенең туган ягы, туган җире.
 Патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул. Туган илне сөю, ватанчылык хисе – кеше күңелендәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис. Халык аны әхлакый сыйфатларның иң олысы дип исәпли. Еш кына авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңүне күздә тота. Бу хис батырлык төшенчәсе белән якын, аваздаш. Батырлык ул максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз-үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала.

Туган якка мәхәббәт
Туган якка мәхәббәт уяту эшен башлап, без аның турындагы белемнәрне сайлап алабыз, системага салабыз, туган якның бөтен ил белән бәйләнешен күрсәтәбез. Өлкән укучыларның экологик культурасын формалаштыруда мәктәптән тыш массакүләм чаралар: конференцияләр, бәйрәмнәр, экологик темаларга рольле уеннар: КВН «экологик калейдоскоп» – бик популяр уен, чөнки ул фәнни эчтәлекне юмористик формага кертә; ярышлар рухын һәм спорт дәртенең беркадәр өлешен үз эченә ала, әзерлеккә бөтен классларны җәлеп итә: командаларда катнашучыларны, бизәүчеләр төркемен, сораулар һәм миниатюралар авторларын, ата-аналарны (гамәли ярдәмчеләр һәм иганәчеләр буларак), җанатарларны. «Умники и умницы», «Счастливый случай» уеннары, «Здоровье – ваш выбор» сюжет-рольле шоу-уены предметара багланышлар ярдәмендә экологик проблемаларның комплекслылыгын, тере һәм терек булмаган табигатьнең бердәмлеген һәм үзара тыгыз бәйлелеген, аларны уңышлы хәл итү өчен төрле фәннәр һәм белем тармакларының көчләрен берләштерү кирәклеген күрсәтергә мөмкинлек бирде. Югары сыйныф укучылары район һәм республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда һәм акцияләрдә дә актив катнашалар.

Ата-аналар белән эш
Мәктәп һәм гаилә бердәм булганда гына куелган максатларга уртак тырышлык белән ирешеп була. Гаилә белән тыгыз элемтәләр булдырырга, дәрестән тыш вакытта балалар белән эшләргә теләүче ата-аналарны актив җәлеп итәргә кирәк. Ата-аналар белән агарту эше үз эченә түбәндәгеләрне алырга мөмкин: ата-аналар җыелышлары; җыелышлар-бәйрәмнәр; җыелышлар-конкурслар; җыелышлар-остаханәләр; индивидуаль һәм төркем консультацияләре; ата-аналарны экологик куркынычтан саклау көннәре, Халыклар бердәмлеге көне, Ватанны саклаучылар көне, Җиңү көне, Россия бәйсезлеге көне һ.б. буенча уртак эшкә җәлеп итү. Шәхесне патриотик тәрбияләү – кешенең идеалларын, кыйммәтләрен һәм хисләрен формалаштыруның озакка сузылган процессы. Патриотлык тумыштан килгән сыйфат түгел, ә гаиләдә, уку йортларында тәрбияләнә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль-мәдәни мохит ярдәмендә формалаша.

Вазгыять
Билгеле булганча, хәзерге вазгыятьтә туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрде һәм ул, пессимизм булып, үсеп килүче буынга күчте. Ватанпәрвәрлек ул барлык гражданнар да, кемнең кем булуына карамыйча, илгә файда китерү өчен тырышып эшләгән җәмгыятьтә генә була ала. Ватанпәрвәрнең хезмәте илгә бәла китермәскә тиеш; ул бүгенге уңыш, отыш белән яшәмичә, киләчәге турында кайгыртырга бурычлы. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту – укытучының төп вазифасының берсе. Бу хакта никадәр иртәрәк уйлансак, балаларга патриотик тәрбия бирүне никадәр уңышлырак башкарсак, үсеп килүче буын шуның чаклы патриотик карашлы, гражданлык ягыннан актив, экологик яктан мәдәниятле булачак. Балаларны чын күңелдән, актив рәвештә яратырга өйрәтү урынлы. Әгәр без аларны шул рәвешле яратырга өйрәтсәк, илгә ышанычы арткан буын тәрбияли алачакбыз.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ